#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ярдәм итүчеләргә рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш”та (№-18 (1792) - 29 апрель, 2016 ел) бастырылган “Авырлык берләштерә” мәкаләсендә Вагай районының Казанлы авылында 4 балалы (3, 13, 14, 16 яшьлекләр) Шиховлар гаиләсенең кыш көне төнлә өйләре януы турында язып чыккан идек. Аларга ул вакытта тирә-яктагы авылларда яшәүче халыклар да булышкан,  Тубылда узган Ринат Рәхмәтуллин концертында Фәрит Хәкимов оештыруында тамашачы 15650 сум акча да җыеп биргән иде. Себердә эшләүче туганнары җәйгә кадәр үз йортларына кереп яшәргә рөхсәт иткән иде.

Башта алар туганнары өендә яшиләр, аннары авыл советы элекке совхоз фатирын бирә. Олы кызлары Айгөл быел мәктәпне көмеш медальгә тәмамларга әзерләнә. Алсулары - 9нчы класста яхшы укый, Рамазан 8нчедә белем ала, иң кечкенәләре Гөлназ 3-4 яшьләр чамасында. Әниләре мәктәп ашханәсендә эшли, әтиләре вахта белән эшкә йөри. Агачтан ике  катлы өй салалар. Мәстүрә, Зиннәт Шиховлар гаиләсе тормышларындагы авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыларга, дусларына зур рәхмәтләрен белдерәселәре килә: “Бер ел элек, уйламаганда-көтмәгәндә, безнең гаиләбезгә зур кайгы төште: өебез янып китте. Шул кайгыбызда ялгыз калмадык, хәлләреннән килгән кадәр күпләр безгә материаль яктан булышырга, ярдәм итәргә тырышты, юату, тынычландыру сүзләрен әйтте. Вагай районы хакимиятенә, аның башлыгы Рамай Фәрит улы Сөнгатуллинга, КЦСОН җитәкчесе Мәдинә Әйтмәхәммәт кызы Кориковага, Төмән өлкәсе татар Конгрессына, “Бездә ятим бала юк” фондына (җитәкчесе Мөнирә Сираҗетдин кызы Хөснетдинова), Казанлы халкына, авыл хакимияте башлыгы Нәфисә Нәгыйм кызы Байбиковага, күрше Тугыз авылы халкына, Казанлы мәктәбе коллективына мең-мең рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның барысына да корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр, күп шатлыклар, уңышлар телибез”.

“Яхшылык җирдә ятмый”, - ди халык. Һәр бөртек булышлык меңе белән кире әйләнеп кайта. Шиховларга да үз йортларын булдырып, бала-оныклар шатлыгын кичерергә насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836