#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үпкәм юк үткәнгә

последние и лучшие новости искусства в мире

50-7Көн артыннан көн үтә тора. Үзебез картайсак та, йөрәгебез яшь булгач, сизмибез икән гомернең шулай узганын.

Безнең өчен кадерле Рәшидә Корман кызына 7 ноябрь көнне 85 яшь тулды.

Үпкәләмичә үткәнгә мин исемә төшерәм: кирәк чагында кырыс булган, иң усалларга мисал булган, түземле, хезмәт кешесе, хуҗабикә һәм тормыш иптәшенә терәк, балаларына сөекле әни булган Рәшидә апа.

Ул Аллаһыдан бирелгән сәләтле укытучы, тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остазы. Зур белем туплаган, үзен бөтенләйгә яраткан эшенә багышлаган, талантлы, акыллы, сизгер, сабыр, анда бетмәс-төкәнмәс энергия. Фәнен яхшы белгән, таләпчән, игътибарлы, ярдәмчел, ышанычлы дус та.

Әйткәнемне исбатлап, мин тормыш юлымдагы бер мизгелне исемә төшерәм. Мин бәхетле дип үземне әйтә алам, чөнки тормыш юлымда Рәшидә апа белән бер мәктәптә эшләдем. Бүгенгедәй исемдә, без 7-8 сыйныфта укыганда, авылыбызга ике укытучы килде. Берсе – сары чәчле, икенчесе – ак йөзле, кара, дулкынланып торган көдрә чәчле япь-яшь апалар. Сары чәчлесе Динә апа – математика белгече, ә Рәшидә апа татар теле, рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде.

Ул вакытта мәктәптә балалар саны күп, укытучылар коллективы да зур. Гел яңадан-яңа укытучылар да килеп тордылар. Динә апа озак эшләмичә, тормышка чыгып, Тубыл шәһәренә күчеп китте. Рәшидә апа күрше авыл егете Рифкать әкә белән очрашып, мәхәббәтен табып, тормышка чыгып, күрше Тубысы авылына күчеп, озак еллар җәяүләп йөреп безнең авылдагы мәктәптә эшләде.

Озакламый        завуч вазифасын үтәп, укучыларның гына түгел, укытучыларның укытучысы да булды.

Рәшидә апа безне, яшь укытучыларны аңлап, эшләргә өйрәтеп, ялгышларны төзәтеп, җанны эретерлек сүзләр әйтеп, гомер юлыбызда безгә юлдаш булып эшләргә өйрәтеп яшәде, эшләде. Безнең мәктәптә тәрбияви юнәлешкә зур игътибар бирелде, укучылар белән уртак тел табарга ярдәм итте. Дәресләребезне тыңлаганнан соң, анализ ясап җылы сүзләр белән күңелебезне күтәреп: «Менә шушында болайрак булса, я болайрак сөйләсәң, синнән яхшы укытучы килеп чыгар», - дип әйтә иде. Аның сүзләреннән соң канатланып эшлисе килә иде.

Туган җир тарта бит. Тормыш җилләре Рәшидә апаны туган ягына алып кайта. Иптәше Рифкать абыйны һәм мәхәббәт җимешләре - ике кызын һәм улын алып, Маслау авылындагы мәктәпкә директор булып эшләргә күчте. Эшен яратып башкара. Ата--аналар белән элемтәдә булып, бергәләп укучыларына укуга мәхәббәт уяткан, күпләргә һөнәр сайларга ярдәм иткән ул.

Хәзерге көндә лаеклы ялда, өлкән яшьтә булуына карамастан, төрле чаралар оештырып, катнашып яши. Авыл халкын җыеп очрашулар үткәрде, укучылары белән дә күрешеп, аралашып тора.

Ул кунакчыл, өенә барсаң пәрәмәче, пилмәне, тәмле ашлары һәрвакыт әзер, беркемне дә кайнар чәен эчермичә кайтармый, өстәвенә бүләк тә тоттырып кайтара. Апаның дуслары да күп, дуслар кадерен белеп, саклап яши.

Һәрвакыт Тубыл шәһәренә килеп концертлар карый. Килгән кунакларга җылы сүзләр әйтеп, рәхмәтләрен белдерә. «Яңарыш»ның да иң якын дусты, һәрвакыт мәгънәле, кызыклы, файдалы, уйландыргыч мәкаләләре бастырылып чыга.

Үпкәләмим үткәннәргә, чөнки тормыш юлымда үрнәк алырлык һөнәри осталыгы булган укытучылар, хезмәттәшләр ярдәмен тоеп яшәдем.

Хөрмәтле Рәшидә апаны зур юбилее белән котлап, төпле киңәшләре, җылы сүзләре, нурлы йөзе өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Суфия БАКИЕВА (ӘЮПОВА)
Вагай районы, Икенче Вагай авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836