#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү батыры

последние и лучшие новости искусства в мире

26-10Апаем – Зәйтүнә Хәбис кызы хәләл җефетенең вафатыннан соң, миңа аның хәрби бүләкләрен күрсәтте һәм бүгенге көнгәчә исендә калган тормышыннан эпизодларны сөйләде.

Тубыл районының Иштаман авылы Иртеш ярында урнашкан. 1941 елны искиткеч куркыныч ташкын була: ярга якын авыллар, кырлар, юллар, барчасы су астында кала. Авыл халкының хәле котылгысыз була, бөтен җирдә су, азык, кием юк, кешеләр төшенкелеккә бирелеп, соңгы әйберләрен алыштыралар.

Бу авылның Шәйтулла Садыйков 1924 елның маенда туган. Әтисе яшьләен үлгән, аннан башка гаиләдә тагын өч кечкенә бала була. Нәни сабыйларны балалар йортына тапшыралар (алар нигәдер тиздән үләләр). Күрше Тренина авылыннан бер бабай малайның матур җырлаганын ишетеп: “Мин сиңа үземнең гармунымны бирәм, ул сиңа тормышта яшәргә көч бирер”, - дип әйтә.

Бөек Ватан сугышы башлана, мобилизация игълан итәләр, пароход авыллар буенча ирләрне һәм 18 яшьлек егетләрне җыя. 17 яшьлек Шәйтулла сугышның нәрсә икәнлеген аңламаса да, үзенә бер ел өстәп сугышка язылырга була. Документлары булмый, аны яуга алалар. Пароходта аларны Төмәнгә китерәләр. Төмәндә төрле гаскәрләрдә дивизия һәм батальоннар формалаша. Шәйтулла разведка ясаучы батальонга, аннары фронтның алгы сызыгына эләгә. Бер елдан соң разведка ясаучы ротаның командиры итеп билгелиләр. 1941-1942 елларда авыл егетләрен кырган уклар аңа эләкми. Беренче көненнән канкойгыч куркыныч сугышның утына кергән яшь егет кыю разведчик булып ирешә. Хәрби дуслары аны Саша дип йөртәләр. Туган җирләрне азат итүе, батырлык һәм героизм күрсәтүе өчен Шәй- тулла Садыйков “Кызыл Байрак ордены“ белән бүләкләнә.

1944 елны Совет җирләрен азат иткәннән соң, гвардия частьләр составында Венгрия башкаласын азат итүдә катнаша. Будапешт өчен каты, кырыс сугышлар бара. Монда “Будапештны яулаган өчен“ медале белән бүләкләнә. 1945 елның январенда аның часте Пруссиянең баш шәһәре - үтеп керә алмаслык крепость Кенигсбергка якынлаша. Крепостьне алу язгача сузыла, әмма ул барыбер бирелә. Кенигсберг крепостен алуда каһарманлык һәм батырлык күрсәтүе өчен өченче мартта “Кызыл Йолдыз ордены”на лаек була.

Бу сугыш егет өчен соңгысы була, Шәйтулла Садыйков башына яралана, контузия ала, госпитальдә дәвалана. Сугыштан гомере буе җәфалаячак иңсәсендә яра белән ярым сукыр инвалид булып, дүрт еллык сугышның бөтен дәһшәтен күреп, әмма Бөек Ватан сугышы Герое булып кайта. Гвардияче, өлкән сержант, разведчик – Шәйтулла Садыйков югарыда күрсәтелгән хәрби бүләкләрдән тыш, 9 майда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Егеткә 21 яшь була. Сугыштан соң Тубылда яши, өйләнә, йорт төзи, балалары туа. Сугышта кичергәннәре йөрәгенә авырту белән кайта: ул хатирәләрен җырларда чагылдыра.

Тәнзилә Шәйтулла кызы исенә төшерә: “Дуслар яисә туганнар килсәләр, әгәр сүз сугыш турында барса, әти кулына баян ала да, мине янәшәсенә утырта да: “Әйдә, кызым, җырлыйк”, - дип әйтә иде. Мин аның бөтен җырларын белә идем, миңа кушылып җырлады, баянда яхшы уйнады. Җырларны үзе иҗат итте, без кечерәк концерт оештыра идек. Константин Симоновның “Живые и мертвые” китабын укуымны сорый иде...”.

Тренина авылындагы бабай, әйтерсең, егеткә тормышта нәкъ менә музыка, җырлар, баян ярдәм итәчәген алдан күргән. 1973 елны Шәйтулла Измаил улы 49 яшендә генә фаҗигале рәвештә һәлак була. Тубыл рәссамы Илдар Хәбисовның рәсемендә сурәтләнгән үзе төзегән йорты бүгенге көнгәчә Абрамка елгасы ярында тора. Ул данлы Зәйтүнә һәм Шәйтулла Садыйковлар гаиләсе турында истәлек.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836