Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Безнең Аслана авылында олы хөрмәткә ия булган укытучы – Рафаил Исмәгыйль улы Магжанов яши. 2002 нче елның сентябрь аенда лаеклы ялга чыккач, тынгысыз җан, туган як тарихын өйрәнеп – “Аслана мәктәбенең тарихы документлар һәм иллюстрацияләрдә”, “Туган як киңлекләре”, Туган авылым - Кулик”, “Аслана – үткәннән киләчәккә” дигән 4 китап бастырды. Шундый бай материал туплаганда авторга күпме тырышлык, түземлек кирәк булган һәм күпме көч түгелгәненә ис-акыл китә. Бу китаплар якташлары йортларына зур шатлык алып килде, чөнки язылган тарихи вакыйгалар беркемне дә ваемсыз калдырмый, аларда һәркем үзләренең якыннары турында кызыклы, кирәкле мәгълүматлар таба. Р.Магжанов “Аслана – үткәннән киләчәккә” дигән китабында: “... һәр укучыга авылның бай тарихы белән танышырга мөмкинлек бирелә. Бу җирдә күпме буын яшәгән һәм безнең ата-бабаларыбыз батырлыклар күрсәткәннәр. Авыл күпме тарихи вакыйгалар кичергән, ләкин һәр гаиләгә тирән кайгы китергән Бөек Ватан сугышы авыл тормышын айкап үткән. Күпме аналар яу кырында балаларын югалттылар да, тол хатыннар күпме әче яшьләр түктеләр.
Китапта язылган кешеләрнең күбесе бакыйга күчтеләр, әмма аларны онытырга безнең хакыбыз юк...”, - дип яза. Менә мин дә Рафаил Исмәгыйль улының китабы ярдәме белән үземнең онык-нәбәрәләрем өчен якыннарым турындагы мәгълүматларны саклап калырга тырышам. Сугышта Исмәгыйловлар гаиләсеннән - Баһаветдин Шәйхетдин улы, Исламетдин Баһаветдин улы, Имаметдин Баһаветдин улы, Әлләметдин Айнетдин улы, Мирхәмит Сәфәргали улы, Әхмәт Сафиулла улы, Миргали Сәфәргали улы, Хәлитулла Нәҗметдин улы, Әхмәтулла Сафиулла улы, Аймран Хәлитулла улы катнашалар. Ә Айнетдин Шәйхетдин улы белән Гөлбәширә Шәйхетдин кызы хезмәт фронтында булалар. Р.Магжанов якташларының туган һәм үлгән елларын гына билгеләмәгән, һәр солдатның тормыш юлына да тукталып үткән. Ул китабын көнчыгыш акыл иясенең: “Кеше киләчәккә ашкына. Үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенгесенә шөкер итеп яши”, дигән сүзләре белән башлый. Без дә тарихыбызны, безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен җәлләмәгән батырларыбызны онытмаска тиеш...
Мин еш авылымның Г.Тукай исемендәге урамы буйлап үтәм. Кайвакыт ак тәрәзәле җыйнак йорт тирәсендә Ватан сугышы ветераны Шәмгун Хәйруллинның хатынын очратам. Шәмгун Карам улы 1924 нче елның 10 нчы сентябрендә Кулик авылында туа. Аслана тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлагач, Тубыл ветеринар училищесына укырга керә, ләкин сугыш башланып, 1942 нче елда аны Омск шәһәренең хәрби училищесына укырга җибәрәләр. Хәрби әзерлек үтеп ул Ленинград шәһәре тирәсендә барган бәрелешләрдә катнаша. Шунда авыр яраланып, Ташкент шәһәрендәге госпитальгә барып эләгә һәм бер ярым елдан соң туган авылына кайтып төшә. Ул күп төрле орден-медальләр белән бүләкләнә. Сәламәтлеге яхшыдан булмауга карамастан, укуын дәвам итеп, ветеринар һөнәре буенча кулына таныклык ала, озак еллар авылда мал врачы булып эшли. Ничек авыр булганын бары тик тугры хатыны Равия апа һәм балалары гына беләләр. Авылдашлары күңелендә Ш.Хәйруллин акыллы киңәшләре, вакытлы ярдәме, яхшы күңеллелеге белән истә калды. Бу юлларны мин Р.Магжановның китабын файдаланып яздым. Хәтер - безнең һәм киләчәк буын өчен дә бик кирәк, чөнки ул кеше кадерен күтәрә, өйрәтә, тәрбияли. Шундый китап язган өчен авторга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Күптән түгел Рафаил Исмәгыйль улы “Ялутор районының хөрмәтле гражданины” дигән югары исемгә лаек булды. Моны ул үзенең фидакарь хезмәте, кешелеклелеге, тырышлыгы белән казанды. Без, якташлары, аны чын күңелдән котлап, шатлыгын уртаклашабыз.
Рафия ӘЙТБАЕВА. (Р.КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).