Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл районы, Хуҗайлан авылында абзар тутырып мал асраучы, булдыклы, тырыш яшь гаиләләр яши. Илнара белән Рушан Казыймовларның гаилә корып гомер итүләренә 6 ел булган. Бердәм, тату гаиләдә әти-әниләрен сөендереп өч кызлары һәм уллары Хәсән үсеп килә. Кече кызлары Алиягә әле ике генә ай. Балаларына яшәү рәвешләре белән үрнәк булган Рушан белән Илнара бөтен эшне бергәләп эшлиләр, бер-берләренә ярдәмләшеп яшиләр.
Аларның хуҗалыкларында җәен-кышын эш кайнап тора. Илнара: “Мин тумышым белән Ваңгы авылыннан. Авыл хезмәтенә кече яшемнән өйрәнеп үстем. Хуҗайлан егете Рушанга тормышка чыкканда аның үз хуҗалыгында сыеры, бозаулары, аты бар иде. Миңа үз-үзеңне тәэмин итү программасы буенча 64000 сум ярдәм күрсәтелде. Шәхси хуҗалык алып барганнарга бер тапкыр бирелгән социаль ярдәмгә без тагын бер сыер алдык. Сыерлы кеше - сыйлы кеше, диләр. Элек-электән сыер асраган кеше сөт, май, каймактан өзелмәгән. Хуҗалыгыбызда кәҗәләр, сыерлар, атлар, тайлар, кырыкка якын сарык, йорт кошлары бар. Авылда тормыш җиңелләрдән булмаса да, безнең күңелебезгә ошый. Эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез. Артып калган ит, сөт, йомыркасын сатабыз”, - дип әйтә.
Үз-үзләренә кирәкле әйберләр тәэмин итү өчен авыл җирендә яшәүче һәркем тырыш һәм хезмәт сөючән булырга тиеш. Казыймовлар яшь гаилә булсалар да, яңа йорт төзи башлаганнар. Илнара Тимерхан кызы: “Яшәрлек йортыбыз булса да, яңа иркен йорт төзи башладык, чөнки балалар үсә. Авылыбызда мәктәп, ФАП, кибет бар. Матур табигатьле, балыкка бай булган Иртеш елгасын, Хуҗайлан авылын мин яраттым. Тормыш иптәшем белән без елгага балык тотарга да бергә барабыз. Җиңел булмаган йорт эшләрен, бакчадагы хезмәтне, хайваннарны карауны, бергәләп, бертигез башкарабыз. Тормыш иптәшем әтисе белән печән әзерли. Быел печән сатып, печән чабу өчен хуҗалыкта бик кирәкле тагын бер трактор алдык. Рушан оста машина, трактор йөртә белә, бөтен йорт эшенә уңган”, - дип, әңгәмәбезне дәвам итте.
Авылның төп байлыгы – аның тырыш, уңган кешеләре. Дүрт балалы Казыймовларга тормышта максатларына ирешеп, алга таба да бердәм, тырыш, үҗәт булуларын телик. Бу сыйфатлар аларга барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Хуҗайлан авылына, авыл халкына чын күңелдән чәчәк атып, уңышларга ирешеп яшәргә язсын. Авылда яшәп торган тырыш яшь гаиләләргә игелек, йортларына җылылык һәм уңайлыклар телибез.
Римма УМИТБАЕВА