#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ялуторда татар фильмы күрсәтелде

последние и лучшие новости искусства в мире

48-519 ноябрьдә Ялутор шәһәренең “Премьер” кинотеатрында Илдар Ягъфәровның татар телендәге «Исәнмесез» фильмы күрсәтелде. Өлкәбездә татар киносын күрсәтүне “Ак калфак” оешмасы башлап җибәрде. Төмән шәһәрендә яшәүчеләр берничә фильм карау бәхетенә ирештеләр.

«Исәнмесез» - татарда тәнкыйтькә юлыккан шул рәвешле исәнләшүнең мәгънәсен ачыклап бирә. Еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәткә таянып, кешелеклелек, телне саклау, ярдәмчеллек кебек темаларны үз эченә алган тирән эчтәлекле фильм.

Оештыруда башлап йөрүче Лиана Гаптеләхәтова Ялуторда күп кеше җыелуын һәм зур рәхмәтләр белән саубуллашуларын, бик рәхәтләнеп карауларын хәбәр итте.

- Татарларыбыздан җылы сүзләр ишетү күңелне үстереп җибәрде. Башка фильмнарны да алып килергә булдык. Шул көнне үк 10 декабрьдә шул ук кинотеатрда булачак “Әпипә” музыкаль фильмына билет та алып куйдылар. Ә бу көнне килми калучылар өчен “Исәнмесез”не 3 декабрьдә кабатлап күрсәтергә уйладык. Шулай татар телендәге киноларга мәхәббәт уятырга тырышачакбыз. Безнең режиссерлар югары дәрәҗәдәге кинофильмнар төшерәләр. Горурланып карарлык алар.

Аннары мәчеткә бардык. Анда Раил хәзрәт Мәхмүтов җылы каршы алды. Бергәләшеп сөйләшеп чәйләр эчтек. 3 декабрьгә дә мәдәни программа әзерләп куйдык: музейга керәчәкбез. “Ак калфак” оешмасына керергә теләк белдерүчеләр дә булды.

27 ноябрьдә Төмәндә “Азбука кино” кинотеатрында “Исәнмесез”не күрсәтәчәкбез. Әниләр көне белән тәбрикләп, якын кешеләренә күңелле ял оештырырга теләүчеләр өчен дә уңайлы булачак. Чакырып калабыз.

Ялуторда Шәүкәт хәзрәт Латыпов киноны бик ошаткан. Яшьләр, олылар өчен дә карарга кирәкле фильм, диде ул. Берничә тапкыр күземнән яшьне дә сөртеп алырга туры килде, ди.

Раил хәзрәт: “Исәнмесез” фильмы, иң беренчедән, татар телендә. Бу татарларыбызга бик кирәкле эш. Татар телебез бар, башка халыклар да татарлар бар икәнлеген күрсеннәр. Өлкәдә яшәүчеләр белән үзара мөнәсәбәт урнаштыруда бу мөһим. Үзебез өчен дә бергә җыелуны оештыруда, татар телебезнең әһәмиятен күтәрүдә дә зур роль уйный.

Аннан соң, татарларның югары дәрәҗәдәге кино да төшерә белүен күрдек. Ул әйбәт төшерелгән, иң кирәкле темаларны эченә алган: гаиләдәге мөнәсәбәт, бер-беребезне аңлау, күрешү, ярдәм итү. Күп кешеләрнең күңеленә, аңына тәэсир итә. Шатланып карадылар ялуторлылар, мактап чыктылар, - дип үз фикерен җиткерде.

Татар киносы, спектакле тамаша гына түгел, тирән эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Аларда тәрбияви мәгънә салына. Рәхмәт оештыручы кызларга.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836