Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән өлкәсе “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, публицист, педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Альберт Урамаевның исән чагында чыккан “Аккан сулар кире кайтмый” беренче китабы белән күпчелек укучыларыбыз таныш. Китап 100 данә белән Төмән дәүләт университетының редакция-нәшрият бүлеге типографиясендә басылып чыкты. Бу китапның редакторы педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков авторның икенче китабын чыгаруда да ярдәм күрсәтә.
Яңалыклары белән таныштырып: “Аккан сулар кире кайтмый” дип аталган беренче әсәрдә Альберт Урамаев үзенең нәселе белән бәйләп, себер татарларының тормыш-көнкүрешләре аркылы XVI гасырның икенче яртысыннан XX гасырның беренче яртысына кадәр булган тарихи вакыйгаларны үз күзлегеннән чыгып сүрәтли. Китапны укыганда авторның сүзгә бай булганын, үзенчәлекле итеп табигатьне тасвирлаганын күрә ала укучысы. Себер татарларының җирле колоритын саклау максатыннан кайбер сүзләр, җөмләләр җирле татарларның сөйләм теле үзенчәлекләрен саклап бирелгән. Себер татарларының тарихында булган фаҗигале вакыйгаларны, монда яшәгән халыкның тормышын, гаилә традицияләрен, чыдамлылыгын, бәхетле тормышка лаек булуларын Урамайлар токымы язмышы үрнәгендә күрсәтә автор. Китапның эчтәлеге туган якка һәм илебезгә мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән”, - дип сөйләде.
Клим Садыйков - бу китапның редакторы һәм корректоры. Туган як, туган төбәк һәркемнең күңел түрендә яши. Кеше шуңа күрәдер, өлкәнәя барган саен, туган ягын ешрак искә ала. Әлеге төшенчә һәммәбез өчен тагын да зур мәгънәгә ия була. Данлы себер ягы язучылары, җирле авторларыбыз монда туып-үсеп, монда яшәп, хезмәт итеп әсәрләр, шигырьләр иҗат итәләр. Аларны яшь буынга белү мөһим. Альберт Урамаевның икенче китабында тарихи хикәяләр нигезендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Саускан авылы халкының сугыш вакытында күргән авыр тормышын тасвирлый автор. Укучысын ул татар халкының гореф-гадәт, йолалары белән дә таныштыра. Үз төбәгендәге вакыйгаларны җентекләп өйрәнеп, мәгълүмат туплап китаплар чыгарган ветеран укытучы Альберт Урамаевның хезмәте бәяләп бетергесез. Аның икенче китабындагы һәр бүлегендә геройлар укучыларының игътибарын җәлеп итә, аларда кызыксыну уята. Бу китаплар рус теленә дә тәрҗемә ителсә, башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы, файдалы һәм кирәкле булыр иде. Яшь буын себер ягыннан чыккан язучыларыбызны белеп, аларның иҗади хезмәтләрен, яңа китапларын укып үссеннәр иде.
Клим абый сүзен дәвам итеп: “Кызганычка, Альберт абый белән яңа чыккан китабы турында сөйләшеп, аны котлап, шатлыгы белән уртаклашырга мөмкин түгел. Ул исән чагында китапны бастырып өлгермәдек. Аны укучылары да, якыннары да сагынып искә алалар. Аның иҗат иткән китаплары бүгенге көндә актуаль. “Аккан сулар кире кайтмый” тарихи хикәя шушы җирлектә яшәүче халкыбыз һәм яшьләр өчен бик кирәк”, - диде.
Альберт абый Урамаевның хикәяләрен, аның иҗатын “Яңарыш” газетасы битләрендә укучылары күп еллар яратып укыдылар. Аның китапларын укырга теләүчеләр, җирле авторларның иҗатын сөючеләр Тубыл район китапханәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
Римма УМИТБАЕВА