#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гасырга якын гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

5-6Матур әдәбиятта ана образын гәүдәләндергән әсәрләр бик күп. Шагыйрьләребез, язучыларыбыз үлемсез әсәрләрендә Аналарга дан җырлаган. “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле поэмасында Һади Такташ:

“Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда”
, - дигән.

Безнең Талымхан авылында күпне күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган әби-бабайларыбыз күп. Дөньяда гасырга якын – 95 яшь гомер иткән Мохупчамал әби Хәнәфиева шундыйларның берсе.

Берзаман иптәшем белән бергә Яркәү районының Карагай авылында кунакта булдык. Ерак җирне якын итеп килеп, Талымхан авылыннан икәнебезне белдергәч, бездән:

- Ә сез Мохупчамал апаны беләсезме? – дип сорадылар.

- Беләбез, беләбез! Безнең авыл кешесе ул, Талымханда туып-үскән, - дидем мин.

- Ул бездә – Карагай авылында да байтак яшәгән кеше. Тырыш, йомшак күңелле, сабыр холыклы әйбәт апа иде. Иптәше белән бергә өч бала үстерделәр, - дип безгә сөйләп киттеләр.

“Мохупчамал апа Хәнәфиева бүгенге көндә Талымханда тора. Улы һәм килененә оныкларын тәрбияләргә булыша. Улы – Рият - совхозда токарь, килене – совхоз ашханәсендә пешекче булып эшлиләр. Кызлары Дамира апа белән Лениза апа Төмән шәһәрендә яшиләр, әйбәт тормыш кичерәләр, үзләре дә, кияүләре дә менә дигән урыннарда эшлиләр, икешәр бала тәрбиялиләр”, - дип сөйләдем мин.

Мохупчамал апа Хәнәфиева үткән гасырда - 1926 елның 27 декабрендә Фатыйма апа һәм Абдрахман абый Зәлиловлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Абыйлары Әүбәкир, Әүбәшир, Нәзир һәм апалары Найлә белән Майра сеңелләре тугач, бик шатланалар. Бер-бер артлы Әкрам һәм Фәүзия дөньяга килеп, гаиләгә ямь өстиләр.

Күп балалы Зәлиловлар гаиләсендә һәрберсе авыл мәдрәсәсендә укып, 4 классны тәмамлыйлар, эш сөючән, ярдәмчел булып үсәләр. Илдә репрессия җилләре уйнаганда, Зәлиловлар үзләре үстергәнне урдылар, җыйдылар, урманда җиләген, гөмбәсен, файдалы үләннәр дә җыйдылар. Олыраклар колхоз басуларында җир сөрделәр, бәрәңге утырттылар, балыкка йөрделәр.

Канкойгыч Бөек Ватан сугышы бу гаиләне генә түгел, бөтен совет халкының тормышын өстен-аска актарды. Ләкин авыл малайлары бирешмәде, чыныктылар гына. Дәресләр беткәннән соң, укытучылары белән басуда башак җыйдылар, бәрәңге чүпләделәр, печәнен дә чаптылар, утынын да кистеләр, фермада бозау, сарык карадылар, күлләрдә балык тотып, аны җыю пунктына озаттылар.

1941 елның июнендә яшь Мохупчалмалга әле 14 кенә яшь була. Гәүдәң җиңел, диеп, аны Талымхан-Каскара арасына курьер итеп билгелиләр, ә апасы Майраны Каскара авыл советына секретарь итеп утырта. Егерме чакрымлаган юлны көймәдә, кайвакытта җәяүләп үтәргә туры килә. Кышкы салкыннарда атлар чанада кызларны тиз генә чаптырып алып кайталар.

Безнең Мохупчамал авылдашларына хат, посылка, телеграммалар, повесткалар ташый. Менә сугыш тәмамлана. Шул көнне Мохупчамал авылына җәяүләп чабып, сөенеч хәбәр алып кайта. Ә шулай да сугыш үзенең кара канаты белән Зәлиловлар гаиләсенә дә кагыла. Кемнеңдер атасы яки бабасы, улы яки абыйсы сугыш кырында ятып кала, ә Мохупчамалның икенче абые Әүбәшир өенә кайта алмый.

Еллар үтә, сулар китә, Зәлиловлар гаиләсендәге балалар, туган ояларыннан кошлар таралган кебек, төрле якларга юнәләләр. Наилә апа – Төмәндә, Әүбәкир абый – Яркәүдә, Майра, Нәзир, Әкрам – туган авылларында нигезләнделәр.

Мохупчамал апа бервакыт олы абыена Карагайга кунакка бара һәм туган авылына әйләнеп кайтмый, Карагай авылы егетенә гашыйк була да, аңа кияүгә чыга. Яшьләр тату гаилә корып, өч балалы булалар.

- Мин “Лесхоз”да эшләдем, шунда эшләп, лаеклы ялга чыктым. Агач утырттым, киселгән, янган урманны яңарттым. Кечкенә генә үсентеләрне яңа җирләргә күчердем. Мин утырткан кечкенә генә ботаклар инде зур урманга әйләнделәр, - дип сөйләде әби.

1985 елның ахырында Мохупчамал әби туган якларына әйләнеп кайта. Үз авылымда ялгыз булмам, дип, баласы Рият белән Талымханда яши башлады. Карагайда совхоз таркалганда, Талымханда авыл хуҗалыгы гөрләп яши иде. Рият “Каскара” совхозында токарь булып эшләп китә.

- Мин армия сафларынача һөнәр алып, эшләп өлгергән идем. Солдатлар рәтендә булып, минем осталыгым БАМ төзелешендә чыныкты гына. Туган авылым Карагайга кайткач, тагын биш ел токарь булып эшләдем. Талымхан авылында 17 ел дәвамында үз һөнәремә тугрылыклы булдым. Совхозыбыз ятимләйгәч, мин дә эшсез калдым, дип әйтергә була. Үземнең бәхетемне гаиләмдә, әнием, балаларым, оныкларым янында таптым. Тормыш иптәшем Мәрвәр белән әнине тәрбиялибез, аның сәламәтлеге турында кайгыртабыз. Матур авыл табигате, балыклы күлләр безнең тормышыбызга ямь, бәхет өсти. Аллаһы Тәгалә минем әниемә тагын күп елларга исәнлек-саулык, балаларыма да озын, бәхетле тормыш бүләк итсен, - дип сөйләде Рият.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836