#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Олы йөрәкле Фәйрүзә

последние и лучшие новости искусства в мире

2-10Ерак 1986 елда тыйнак кыз Фәйрүзә Урозаева Уват районына килә. Шунда ук биредәге урыннарның әкияти табигате, текә ярлы чал Иртеш, күпсанлы елгалар һәм күлләр, гөмбә һәм җиләк-җимешләргә бай урман аның күңелен яулап алалар. Бигрәк тә аңа биредә яшәгән ачык йөзле һәм хезмәт сөючән кешеләр ошый. Авылның төп байлыгы-күп балалы гаиләләр. Балалар яхшы укырга тырышалар, белемгә тартылалар. Киләчәктә алардан төрле һөнәр ияләре, белемле кешеләр үсеп чыга. Хәзер Төмән өлкәсенең һәм илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәләр. Алар белән авыл горурлана.

Героебызның язмышына бераз күз салыйк. Тубыл педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Фәйрүзә Нияз кызы Өге төп гомуми белем бирү мәктәбенә юллама белән килде.   Бу тотрыклы коллективка математика һәм физика укытучысы гына җитмәгән була. Аны хуш күреп каршы алалар. Яшь укытучы җиң сызганып кечкенәдән хыялланган эшенә керешә.

Ул 1961 елда Тубыл районы, Сумкино поселогында Абайдуллиннар гаиләсендә туа. Әнисе - Гөлсем Нияз кызы җирле мәктәптә хезмәт укытучысы була, әтисе - Нияз Гани улы судно ремонтлау заводында шофер хезмәтен башкара. Гаиләдәге ике абыйсы һәм ике апасы да Тубыл педагогия институтын тәмамлап, укытучылар булып эшләп, лаеклы ялга чыгалар.

Математика, физика һәм химия фәннәреннән тыш, хезмәт дәресләрен дә алып барырга туры килә. Балачагында әнисеннән алган белемнәре һәм осталыклары аңа тормышта кирәк була. Фәйрүзә Нияз кызы - оста куллы тегүче, бәйләүче. Аның кайгыртучан куллары белән тегелгән матур күлмәкләр һәм костюмнар һәрвакыт төрле мәктәп чаралары һәм бәйрәмнәрне бизиләр. Авыл сылулары да аның янына киңәш һәм ярдәм сорап киләләр.

Мәктәп ябылгач, ул социаль эш буенча белгеч булып эшли. Фәйрүзә Нияз кызы авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Кем генә булмасын, һәркайсы белән уртак тел таба белгән компетентлы, үз эшен белүче белгеч буларак танылып өлгерә.

Аның мавыгуы - бакча, чәчәкләр, аш-су, үзе кунакчыл.

Тормыш иткәндә яраткан ирен югалта. Вакыт бик тиз үтеп китә, балалар үсәләр. Олы кызлары Гүзәлия әнисе юлыннан китә, Уват районы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. Гаиләсе бар, беренче сыйныфта укучы улын тәрбияли. Азат төньякта машина йөртә. Балалар еш кына әниләре янына киләләр, аңа һәр эштә булышалар.

Ун ел элек Фәйрүзәне авыл хакимиятенә эшкә чакыралар. Хакимияттә эшләгәндә дә Фәйрүзә Нияз кызы үзен белемле хезмәткәр буларак таныта. Администрациягә килгән һәр кешене ул игътибар белән тыңлый һәм аны борчыган мәсьәлә буенча җентекле аңлатма бирә. Хезмәт сөючән, таләпчән, эш нәтиҗәләренә җаваплылык белән карый, яраткан эшенә иҗади якын килә. Фәйрүзә Ниязовна эшне оештыру, планлаштыру, анализлау сәләтенә ия. Авылда барган вакыйгаларның үзәгендә кайный. Авыл җирлегенең ветераннар советы әгъзасы булып тора, сайлау кампанияләрен оештыруда һәм үткәрүдә катнаша, туган як тарихын, милли мәдәниятен саклап калуга юнәлдерелгән туган якны өйрәнү эшендә актив катнаша.  

Намуслылык, җаваплылык, кешеләргә ярдәм итү теләге Фәйрүзә Нияз кызына халык арасында ихтирам казанырга мөмкинлек бирде.

Өге ветераннар советы әгъзалары, Уват районы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836