#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Педагогик хезмәт ветераны юбилее уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

5-8Тубыл районының Якуб Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан авылы мәктәбе музеенда кем генә булмаган! Монда истәлекле әйберләр, фото һәм тарихи документлар, экспозицияләр, 1000гә якын экспонат җыелган. Аларның тарихын белгән, музейның алыштыргысыз җитәкчесе булып күп еллар эшләгән, музейны бизәүче, рәсмиләштерүче, мәктәптә 45 ел хезмәт иткән ветеран укытучы Галия Мөслимова быел 75 яшен каршылый.

Башлангыч сыйныф укытучысы, пионервожатый, педагог оештыручы, завуч вазыйфасын башкарган мөгаллимә мәктәп музеенда эшләгән чорны, беренче остазы, мәктәп директоры Якуб Зәнкиевны җылы сүзләр белән искә алды.

“Хуҗайлан мәктәбе музее Тубыл районында иң яхшы мәктәп музейларының берсе дип танылды. Биредә күп еллар сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре, ветераннар, язучылар, танылган кешеләр белән очрашулар үткәрелде. Монда “Бөек Ватан сугышы”, “Төмән өлкәсенең оешу көне”нә, “Җиңү китергән төбәк” һәм башка темаларга багышланган кызыклы экспозицияләр бар. Музейның төп оештыручысы, мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Я.Зәнкиевка багышланган стендта бай мәгълүмат тупланган. Сугыш һәм тыл ветераннары, ветеран укытучылар, авылыбыз тарихы һәм кешеләре турында мәгълүмат белән музейга килүчеләр таныша алалар. Тубыл шәһәрендә һәм районда мәгариф юнәлеше буенча үткәрелгән чараларга килгән кунакларны безнең мәктәпкә, музеебызга алып киләләр иде. Бу традицияне бүген дә дәвам итәләр. Музейда авылыбыз тарихы да, танылган якташларыбыз, татар халкының гореф-гадәтләренә, себер татарларының көнкүрешенә багышланган мәгълүмат белән дә танышырга була. Музей буенча күп эшләрне укучылар, аларның әти-әниләре ярдәме белән башкардык. Авылыбыз тарихы безнең музейда урын тапты”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Галия апа Мөслимова.

Бүгенге көндә музей мәктәп укучыларына хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге булып тора. Коронавирус пандемиясе булганга күрә, хәзер күпчелек чаралар онлайн форматта үткәрелсә дә, укучылар һәм кунаклар музей белән кызыксыналар. Бу темага мәктәп мөдире Альбина Азисова: “Мәктәп музееның регистрация дәфтәрендә соңгы елларда барлыгы 600дән артык кеше булганы турында язмалар сакланган. Музей эше – педагогик процессның, тәрбияви юнәлешнең бер өлеше. Укучылар буыны алышына, эстафетаны музейның элекке активистлары, укучылары дәвам итсә дә, Галия Айсматулла кызы бүген дә мәктәпкә килеп безгә ярдәм итә. Ул мәктәп эшенә битараф булмаган, лаеклы ялдагы ветеран укытучы. Аның ярдәме безгә мөһим һәм кирәк. Безнең бердәмлек һәм аңлап эшләү тарихи вакыйгаларга һәм гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән. Мәктәп тарихын, кешеләрнең хатирәләрен саклау һәм барлау киләчәк буын өчен кирәк. Биредә балалар экскурсияләр үткәрәләр, фәнни–тикшеренү эшләрен язалар, проектлар төзиләр.

Музейның тарихы бик кызыклы. В.Ленинның тууына 110 ел тулу уңаеннан, укытучылар коллективы тәкъдиме белән комсомол комитеты һәм дружина советы мәктәптә музей оештырырга карар чыгаралар. 1980 елның январь аенда экспозицияләрне рәсмиләштерү башлана. Анда укытучылар, укучылар һәм ата-аналар актив катнаша. 1980 елның 22 апрелендә музей ачылу тантанасы була. Музейга керү тасманы кисү хокукы сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, мәктәп директоры Якуб Зәнкиевка, Тубыл шәһәренең хөрмәтле кешесе Шәфыйк Мөслимовка һәм музей җитәкчесе Галия Мөслимовага тапшырыла. 2001 нче елны музейга “Туган якны өйрәнү комплексы” исеме бирү турында таныклык бирелә. Музей эшенә бөтен күңелен биреп эшләгән ветеран укытучы Галия апаның тырышлыгы, ярдәмчеллеге яшьләргә үрнәк. Мирас итеп саклап калынган халкыбызның тарихы, мәдәниятебез, горурланып сөйләрлек күренекле шәхесләребез барлыгын без мәктәп музеенда күрәбез”, - ди.

Бүгенге көндә Хуҗайлан мәктәбендә “виртуаль музей” да эшләп тора. Эчтәлекле материаллар тупланган күргәзмәләрне, экспозицияләрне онлайн карарга мөмкинлек бар. Экскурсияләр рус, татар телләрендә алып барыла.

Туган ягы, халкы өчен мөһим юнәлешкә үзенең өлешен керткән, тырыш хезмәте белән танылган ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Галия апа Мөслимова 3 нче февральдә юбилеен каршы ала. Үзенең эшен һәм тормышны яраткан, ярдәмчел апа авылда иҗтимагый эшләрдә катнаша. Ул авыл советы ветераннар оешмасы әгъзасы. Өлкән яшенә карамастан, җәен бакчада эшли, аның ишегалдын аллы-гөлле чәчәкләр бизи, буш вакытларында якташларының гомер бәйрәмнәренә багышлап видеороликлар төшереп аларны шатландыра. Төрле бәйгеләрдә катнаша, ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белә. Галия Айсматулла кызын гомер бәйрәме белән котлап, рәхмәтләр әйтеп, аңа сәламәтлек теләүчеләргә кушылып, изге эшләрендә уңышлар телик, музее яңа, кызыклы экспонатлар белән баеп торсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836