Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәсениза Ибраһимова Төмән районының Талмы авылында 1922 елның 21 январенда туа. Әтисе Колчак һәм әнисе Хәлимәнең олы кызы була ул. Әбием сөйләвенчә, зур гаиләдә эне һәм сеңелләренә булышып үскән, хезмәт күп эләккән. Ике сыйныфны тәмамлагач (латин алфавиты белән укыган), алга таба укырга мөмкинлеге булмаган. 1942 елның 5 февралендә ул Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлитулла Зөлбохаровка кияүгә чыга. Колхозда басуда эшли, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә, гаиләдә алар 9ау була. Аннан оныкларны үстерергә дә ярдәм итә, хәзер 18 оныгы, 24 оныкчыгы һәм бер оныкчык баласы бар.
Әбинең куллары алтын безнең, тун һәм курткалар, балаларга мәктәп формасы, хатын-кызларга күлмәк тегә ул. Бөек Ватан сугышы вакытында көндез урман кисүдә, яисә зур күлләрдә балык тотуда эшли, кичләрен аларны озату өчен документлар әзерли. Сугыштан соң көндез фермада, кич белән эшчеләргә яңгырдан саклану өчен плащлар һәм эш өчен бияләйләр тегү белән шөгыльләнә.
100 яше тулуга карамастан, аның хәтере бик яхшы. Әби барлык истәлекле даталарны һәм хәтта оныкларының туган көннәрен дә хәтерли. Ул беркайчан да намазларны калдырмый, яхшы йөри, чәй әзерләп эчә һәм аш та җылыта ала әле.
Кадерле әбиебезне олы юбилее белән котлыйбыз. Борчулары читтә калсын, күңеленә шатлык кына керсен. Әби безнең өчен һәрчак үрнәк.
Тәнзилә БАКИЕВА,
Төмән районы, Муллаш авылы.