#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Без алар белән горурланабыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

8-6Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы - РФ мәктәп укучылары арасында иң масштаблы интеллектуаль ярыш. Ел саен олимпиадада миллионлаган талантлы балалар катнаша. Аның дипломы мәгарифтә яңа мөмкинлекләр ача торган абруйлы бүләк булып санала. Тәртип нигезендә, олимпиада 4-11 сыйныф укучылары өчен дүрт этапта - мәктәп, муниципаль, төбәк, йомгаклау этабында 24 гомуми белем бирү предметы буенча уза.

14 февральдән 16 февральгә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың төбәкара йомгаклау этабын уздырды. Олимпиадада РФнең 27 субъекты катнашты. Бу-8-11 сыйныф укучылары, региональ этап җиңүчеләре һәм призерлары. Безнең Төмән өлкәсен 18 укучы тәкъдим итте: Альбина Әхәтова, Эльза Фәйзуллина (Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе), Земфира Вәлиева, Азалия Корманалиева (Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбе), Риана Бабшанова, Дианира Ибукова, Юлия Сәгыйтуллина (Тугыз урта мәктәбе - Вагай районы, Зареченская урта мәктәбе филиалы), Рузалина Бәширова (Аусак урта мәктәбе, Вагай районы), Камилә Барсукова, Ләйлә Нагипова (Вәчир урта мәктәбе, Тубыл районы), Аделина Имангулова, Элиза Ниязова, Камил Шәмсетдинов (Юрмы урта мәктәбе - Вагай районының Шишкино урта мәктәбе филиалы), Зарина Зиганшина (Аслана урта мәктәбе – Яңа Атьял урта мәктәбе филиалы, Ялутор районы), Эльвира Зөлбохарова (Муллаш урта мәктәбе, Төмән районы), Надия Мөхәммәдзянова (Талымхан урта мәктәбе – Каскара урта мәктәбе филиалы, Төмән районы), Раилә Сәйдимова (Индрәй урта мәктәбе, Төмән районы), Алсу Фазылова (Лаемтамак урта мәктәбе, Тубыл районы).

15 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. 16 февральдә Педагог һәм остаз елына багышланган нәфис сүз бәйгесе үтте. Балалар өчен мәдәни-экскурсия программасы оештырылды. Без Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларда булдык.

Шул ук көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданың ябылу тантанасында катнаштык. Төмән өлкәсен тәкъдим иткән делегациябездә катнашучыларның барысы да призерлар булды һәм олимпиаданың халыкара этабына чакырылды. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән югарыда санап үтелгән призерларыбызның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүләкләнде.

Казан шәһәрендә үткәрелгән бу кыска вакыт эчендә балалар берләште һәм киләчәктә эшләү өчен уңай энергия алды. Призерларыбызга һәм укытучыларыбызга киләчәктә дә җиңүләр, көч һәм илһам телибез! Без алар белән горурланабыз! Шулай ук Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына рәхмәт белдерәсем килә.

Рената БӘШИРОВА,
Вагай районы, Аусак урта мәктәбе директоры
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836