#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтебез юлынан барыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

Газиз дин кардәшләрем, без бу дөньяга Аллаһы Раббыбызның рәхмәте, аның кодрәте белән яралтылган. Җир йөзенда бик күп милләтләр яши. Аллаһы Тәгалә дөньядагы барлык милләтләрне тигез күрергә, бер-беребезгә карата сабыр булырга чакыра Китапның эчтәлеген белер өчен аны ачып укып карарга кирәк. Шулай ук һәрбер милләтнең үз китабы бар. Үз киеме, үзе теле, гореф-гадәтләре, яши торган урыны, дине, тарихы, мәгьрифәте, шагырьләре, язучылары, җырлары, көе, башка милләтләрдән аермалы ашлары, музыка кораллары. Кайберәүләр башка халыкларга ияреп, аларга ошарга тырыша. Бу уйны тормышка ашырырга мөмкин тъгел. Без әти-әниебезне сайлап ала алмыйбыз, шулай ук милләтне сайлап булмый. Нинди генә милләттән булсаң да, без аны яратырга, сөяргә тиешбез.

Ватан да, туган җир дә тәкъдир. Кеше кайсы җирдә туган, шул җирне хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. Әти-әни, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне сакларга кирәк, аларның күп гасырлар элек төзегән юлларын бозарга, сүтәргә хакыбыз юк. Татар халкы дөньяда иң мәгьрифәтле милләтләрнең берсе. Аларның кануннары буенча яшәмәсәк, милләт бетүгә таба бара. Тел бетсә, милләт тә бетә. Хәзерге көндә татар теле дәресләре атнага 2 сәгать кенә укытыла. Татар балаларының да татарча укырга күп теләкләре юк икән. Кайбер укучыларның ата-аналары балаларыбызга артык дәресләр биреп, авырлык төшә диләр икән. Балаларының өсләреннән тузаннарын өреп торалар. Без үскәндә, мәктәптә укыганда төрлесен күрдек. Тормыш җиңел булмаган. Әти-абыйларыбыз сугышка киткәч, әниләребезгә булышыр өчен дөнья мәшәкатләрен үз өстебезгә алдык. Үгез җигеп җир сукаладык, утынын ташыдык, ачка үлмәс өчен җир казып туңган бәрәңге эзләдек. Кияр киемебез булмаган, тишек, иске киемдә йөрдек. Китаплар җитешмәгән, дәресләребезне бер өйгә җыелышып әзерләдек. Кышкы суыкларда, буран каплап киткән 3-4 чакрым җирне җәяү атлап күрше авылга укырга йөрдек. Ә кичен репетициягә барып, җыр-биюле театрлар, концертлар куйдык. Без зарланырга тиеш идек. Юк, без андыйлардан түгел. Элек патша вакытында да халык белемле булган. Минем бабайның 5 ир баласы, 1 кызы булган. Шулар арасында Гибатулла абыем зур белемгә ия. Гарәп, төрки телләрен белгән. Коръән китабын укып, шунда ук тәрҗемә итеп барган. Советлар власте урнашкач, мәктәпләр ачылган. Төмән шәһәренең Киров урамындагы 7нче мәктәптә балалар татар телендә белем алганнар. Анда Насимә апа Җаппарова укытты. 1950нче елларда Ленин урамында татар китапханәсендә, 1953 елга кадәр Ямбай авылында җидееллык мәктәп эшләде. Татарстаннан белгечләр килгәч, мәктәп ун еллыкка әйләнде. Барлык фәннәрне татарча укыдык. 1955 елда без 10нчы сыйныфны тәмамлап, күпләребез югары уку йортларына укырга керделәр.

Аллаһыбыз бүләк итеп биргән гомеребезне лаеклы үтик. Татар телебезне дә белергә, дини гыйлем алырга да тырышыйк. Бу эшләрне үзебез кайгыртырга тиешбез. Җирле шагыйрь Сәгыйть Сагитов үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк иткәч, мин аны беренче битеннән алып ахырына хәтле ике мәртәбә укып чыктым. Шагыйрь дә: “Телебез булса – милләт яшәр”, - ди. Аллаһы Тәгалә камил акыл белән яралтты безне, барыбызга да акыл бирде, шулай булгач, үзебезнең татар икәнебезне онытмыйк.

Хаҗиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН,
Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836