#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү

последние и лучшие новости искусства в мире

8-7Төмән районы, Талымхан урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җиде этномәдәни мәктәптән чираттагы семинарны «Рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм туган ил традицияләре нигезендә укыту-тәрбия процессын оештыру» дигән темага багышладылар. Һәр халык тарихы дәвамында ана теле, фольклор, этник символика, традицияләр, гореф-гадәтләр, рухи-әхлакый кыйммәтләр кешелек сыйфатларын формалаштырды.

Шуңа күрә мәктәптә балаларны этномәдәни тәрбияләү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рухи-әхлакый тәрбия - ул үз тарихында этнос тарафыннан эшләнгән рухи һәм матди кыйммәтләр комплексы. Традицияләр ярдәмендә һәр халык үзен, рухи культурасын, үз характерын һәм психологиясен бер-берсен алыштыручы буыннарда кабатлый. Нәкъ менә шуңа күрә күп гасырлар буыннар дәвамчанлыгы, балаларның ата-аналарының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә тугрылыгы - тормышның төп законы буларак каралган. Барлык ачык чараларны Талымхан урта мәктәбе укытучылары күрсәтте. Биредә 117 укучы һәм 30 мәктәпкә хәтле яшьтәге балаларга 12 укытучы белән 3 тәрбияче белем бирәләр. Бу мәктәптә һәр балага сәләт иясе кебек карыйлар. Укучылар бик тырыш, телләрен яхшы беләләр, матур сөйләшәләр, шуның өчен без аларга бик сокланып карадык. Беренче дәресне татар теле укытучысы Эльмира Садыкова «М.Җәлил иҗатына багышланган шигъри кунак бүлмәсе «Мин үз җырымны халыкка багышладым», дигән темага багышлады. Билгеле, февраль аенда герой-шагыйрьнең туган көне. Дәрес бик эчтәлекле, методик яктан оста төзелгәнлеге белән аерылып тора, балалар үзләрен актив күрсәттеләр. Тәрбиячеләр Олеся Низямова һәм Тәнзилә Хәмитова «Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт» дип аталган бик кызыклы чараны балалар бакчасындагы нәниләр белән күрсәттеләр. Бик тә тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучылары Тәслимә Мөхәммәтҗанова һәм Әлфия Мәхмүтова «Безнең заман геройлары» дигән темага актуаль экскурсия оештырдылар. Рус теле укытучысы Рәчия Сабирова һәм башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфирә Сәгүтдинова «Укытучы - бөек исем» дигән сыйныфтан тыш чараны Педагог һәм остаз елына багышлап күрсәттеләр. Алга таба район укытучылары берничә чыгыш ясадылар. Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова «Хәзерге көндә рухи-әхлакый тәрбия проблемасының актуальлеге», Индрәй мәктәбе укытучысы Зәкия Сәитова «Туган тел һәм әдәби уку дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп балалары шәхесенең рухи-әхлакый нигезләрен формалаштыру» һәм мин «ФГОС буенча яңа дәреслекләр» дигән темаларга күтәргән проблемаларны ачыкладык. Бу тәрбиянең асылы безнең балаларыбызның күңелендә туган йортка, гаиләгә, табигатькә, тарихка, мәдәнияткә һәм халкыбызның рухи байлыгына мәхәббәт орлыклары чәчүдән һәм үстерүдән гыйбарәт. 8-8Ватан, бердәмлек, рухилык бу сүзләрдә һәр кешегә якын образлар: ана һәм ата, һәр гаиләнең бердәмлеге һәм рухи асылы. Ничек итеп безгә, педагогларга, рухилыгыбызны саклап калырга, балаларны тәрбияләү өчен кирәкле ориентирлар сайларга, аларны үз тамырлары, шәҗәрәсе, үз халкының тарихы белән горурланырга, туган илне шулай яратырга өйрәтергә?! Баланы нәрсә кызыксындыра ала? Безнең күп гасырлык тарих һәм мәдәният. Сабырлык, игелек, юмартлык, шәфкатьлелек, рухилыкка омтылу булырга тиеш.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы татар теле һәм әдәбияты
укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836