#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шагыйрә белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

17-69 нчы апрель көнне Шыкча урта мәктәбендә кызыклы һәм эчтәлекле очрашу булды. Мәктәпкә себер татар шагыйрәсе, укытучы ветеран, җитәкче, язучылар союзы әгъзасы, талантлы әңгәмәдәш Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллина килде. Биредә укытучы ветераннар – Мөнирә Гарифханова, Фаимә Хәсәнова, Әлфинур Муллачанова, Хәмдия Кызылбаева, Вәсимә Сәитова, авыл шагыйрәсе Гөлсинә Колчакова, мәктәп директоры Гөлнара Кәримова һәм мәктәп укучылары катнаштылар. Очрашу барышында Галия Абайдуллинага багышланган презентация карап үттек, аның тормыш юлы белән танышып киттек.

Укучылар Галия апаның унлаган шигырен яттан сөйләделәр: “Гөлгенә”, “Әлли-бәлли”, “Укытучыма”, “Яратам мәктәбемне”, “Себер җирем”, “Халкыма”, “Кемне яратам”, “Өч кыз”, «Гореф-гадәтләр”. Бу очрашуга без шактый әзерләндек, алдан Галия апаның үзе турында язган “Хатирәләр” мәкаләсе белән танышкан идек. Шуннан соң укучыларда шактый күп сораулар туды. Ул һәркайсына тулы җаваплар бирде, хәтта күз яшьләре чыгардай вакыйгалар да булды. Очрашуда Галия апаның тормыш иптәше Ризмөхәммәт Абайдуллин да чыгыш ясады. Галия апаның “Гаепсез корбаннар” поэмасы иптәшенең туганнарына багышланган. Билгеле шагыйрәбез бүләккә үзе белән китаплар да алып килгән: “Моңга манып шигырь язам”, “Сораулар борчыйлар”. Ә инде үзе укыган шигырьләре бигрәк тә күңелгә ятышлы булдылар. Ахырда Галия апа очрашу алдыннан язган “Шыкчалыларга” дип аталган шигырен бүләк итеп укыды. Соңгы куплетлары болай иде:

Рәхмәтен бирсен һәм насыйп итсен
Ходай кушканнарын эшләргә;
Теләкләргә өметләрне кушып,
Уңышларга күмелеп яшәргә.

Мең рәхмәтле булып кайтам, дуслар,
Сез дә риза булып калыгыз;
Үпкәләмәң, башка бүләгем юк,
Шигырьләтә генә алыгыз.

Түгәрәк өстәл артында Галия апа үзен борчыган проблемалар турында да, авырлыкларга бирешмичә тормыш юлыннан горур атлавы турында да сөйләде. Очрашу берничә сәгать барды, чәй эчтек, мәктәп музеенда булдык, башлангыч сыйныфларның дәресенә дә кереп чыктык. Галия апа кайтып китсә дә, аның үгет-нәсыйхәтләре, теләкләре күңелебездә озак сакланыр, чөнки ул – үрнәк хатын, ана, укытучы, шагыйрь, журналист, артист, ә иң кирәклесе ул тормышны ярата, язмышына риза, канәгать булып, шөкер итеп яши. Молодец, Галия апа!

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836