30

coronavirus2

48-15

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Туган тел дәресләренә зур теләк белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Вакытында мин дә үз мәктәбемнең укучысы идем. Ә хәзер инде күп еллар рус теле һәм татар теле укытучысы булып эшлим.

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала.

Безнең заманда һөнәрләрнең иң асылы - укытучы һөнәре булып санала иде. Мәктәптә “бишле” билгесенә укыган укучылар, һичшиксез, укытучы булырга тиеш, дип уйлый идек. Бәлки шуның өчен дә минем алдымда: “Кем булырга?” - дигән сорау тормады. Башка һөнәрләр турында уйлап та карамадым.

Мин кечкенә чактан ук укырга яраттым. Биш яшемдә укырга өйрәндем һәм көн дә, хәтта көненә берничә мәртәбә, авыл китапханәсенә китап алырга йөри башладым. Сеңелемә, иптәшләремә дә кычкырып укый идем.

Беренче сыйныфтан ук мине укытучым Венера апа Фәизова (безнең вакытта укытучыларны апа дип кенә әйтеп йөртәләр иде), үзенә ярдәмче итеп, укуны начар үзләштерүчеләр белән бер партага утырта башлады. Мин аларны күзәтеп, дөрес итеп язарга һәм укырга өйрәтеп утырырга тиеш идем. Шулай итеп, укытучы һөнәрен башлангыч мәктәптән үк үзләштерә башлаганмын булып чыга.

Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Рәшидә апа Фәхретдинова һәм рус теле укытучысы Фәриха апа Нотфуллинаның дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аларның искиткеч кызыклы дәресләре миңа да шул юлны сайлауга этәргеч булган, күрәсең. Мин Тубылда Д.И.Менделеев исемендәге дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем алдым.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Ә бит татар теле дәресләре мәктәптә иң авыр дәресләрдән санала. Әйе-әйе! Чөнки бүгенге көндә хәтта авыл балалары да күбесенчә үз телләрендә түгел, рус телендә аралаша башладылар. “Нигә кирәк соң ул татар теле”, - дигән фикерләр дә бар. Татар теле укытучысының иң төп бурычы – укучыларда татар теленә, татар милләтенә хөрмәт һәм аны ярату тәрбияләү. Һәм иң мөһиме - бүгенге шартларда укучыларда татар теле дәресләренә кызыксыну уяту. Ә замана баласын коры сүз белән генә мавыктырып булмый хәзер. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә.

Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.

Укучыны татар телен өйрәнүгә кызыксындыруның бер юлы булып, информацион технологияләр куллану тора. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның роле зур. Бу техник чаралар гына түгел, һичшиксез, укыту процессына яңа караш.

Үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер текстларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Бергәләп PREZI, kahoot һәм башка программаларны кулланып проектлар, презентацияләр, кроссвордлар, тестлар эшләү, чишү дә укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксындыруны арттыра. Бигрәк тә укучылар kahoot программасында тестлар эшләп ярышырга яраталар.

Телдән җавап бирүне камилләштерү максатыннан, яңа теманы аңлатканда һәм ныгытканда сингапур (“Куиз-Куиз-Трейд”, “Модель Фрейер”, “Микс – Фриз – Груп”, “Таймд Раунд Робин”, “Тик-Тэк-Тоу”, “Континиус Раунд Робин”, “Клок Баддис”) структураларының элементларын еш кулланам. Урынлы кулланылган структуралар укучыларны активлаштыра, сөйләм телләрен баета, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.

Бу яңа заманча методлардан башка, инде традицион булып өлгергән: дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда татар халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итү, дәресләрдә тәрҗемә эшләренә зур урын бирү, диалогик сөйләмне актив куллану, фикер алышу – бик әһәмиятле методлар булып калалар.

Традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен -дәрес, практикум–дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип табам. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү - укучыларның яраткан эше. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Укучыларны татар теле дәресләре белән кызыксындыру өчен, белем бирүнең төрле вариантларын, яңа технологияләрен кулланып, метод һәм алымнарның төрле ысулларын файдаланып эшләргә кирәк. Шул вакытта гына татар теле укытучысы үзмаксатына ирешә алачак һәм укучылар туган тел дәресләренә мәҗбүри түгел, ә зур теләк, кызыксыну белән белән йөриячәкләр.

Фирдәүс АЛЕЕВА, Түбән Тәүде районы,
Киндерле урта мәктәбе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836