#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Җиһанга нур чәчеп яши

последние и лучшие новости искусства в мире

2-7Санниково авылында яшәүче Нурҗиһан Назыйрова өлкәдә билгеле шәхес. Ул 40 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган ветеран укытучы. 40 елның яртысын диярлек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. “Яңарыш” газетасы чыга башлаганнан бирле Нурҗиһан апа газетабызның актив хәбәрчесе булып, укучыларыбызны кызыклы мәкаләләре белән сөендерә. Газетага язылу вакытында өйдән-өйгә йөреп, кайвакыт үз акчасына, авылдашларын гына түгел, күршедәге Үләртеш, Өстамак авылларында яшәүче милләттәшләребезне дә газетага яздыра.

Ноябрь аенда Нурҗиһан Мөхәммәтулла кызы 75 яшьлек юбилеен үткәрде. Ул Тубыл районы, Шаңшы авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Әнисе Ниязбикә Садыйк кызына ике кызын ялгызына гына үстерергә туры килә. Үзе гомер буе колхозда авыр хезмәт башкара, мактаулы эшчеләр рәтендә була. Нурҗиһан Мөхәммәтулла кызы авыл башлангыч мәктәбен тәмамлап, Хуҗайлан сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам итә. Балачактан укытучы булу хыялы аны Тубыл педагогия училищесына алып килә. 1966 елда диплом алгач, яшь белгеч туган Шаңшы башлангыч мәктәбенә эшләргә кайта. Ләкин ике елдан мәктәп ябыла, яшь укытучыны Полуяново мәктәбенә күчерәләр. Бераздан ул Өстамак авылы егете – Әнвәр Әйтмөхәммәт улына кияүгә чыгып, авылга күчеп киләләр. Биредә яшь укытучыны башлангыч мәктәп мөдире итеп билгелиләр. 1972 елдан лаеклы ялга киткәнче, Нурҗиһан Мөхәммәтулла кызының педагогик биографиясе Санниково урта мәктәбе коллективы белән бәйле. Монда читтән торып Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башлый. Озак еллар татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан ветеран-укытучы Фазилә Урамаева лаеклы ялга киткәч, 1987 нче елдан ул туган телдән белем бирә. Укучыларга төпле белем бирү, туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнми, гореф-гадәтләребезне, үз тарихыбызны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул максат белән “Татар фольклоры” түгәрәген алып бара. Бу авыр эштә аңа һөнәре буенча мәдәният хезмәткәре булган, баянда оста уйнаган тормыш иптәше Әнвәр Әйтмөхәммәт улы булыша. Балалар педагог җитәкчелегендә халык җырларын һәм уеннарын өйрәнәләр, татар халкының мәкальләре, әкиятләре, табышмаклары, гореф-гадәтләре белән танышалар. Төрле милли һәм дини бәйрәмнәрдә катнашалар. Берничә тапкыр укучылары «Таң йолдызы» район һәм өлкә милли иҗат конкурсларында чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннарга лаек булалар. Назыйровлар үз тамырларын ярату һәм хөрмәт итү фәнен балаларына да тапшырып, аларны җаваплы, хөрмәтле кешеләр итеп тәрбияләделәр. Лаеклы ялга чыккач та, Нурҗиһан Мөхәммәтулла кызы эшсез утырмый. Оныклар һәм йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, ветераннар советы әгъзасы буларак, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, өлкә, район газеталарына мәкаләләр яза. Санниково мәктәбенең педагогик хезмәт ветеранын еш кына мәктәпкә төрле чараларда катнашырга чакыралар. Авылда, районда узган милли бәйрәм, фестивальләрдә катнаша.

Хөрмәтле хәбәрчебезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836