#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл йөрәге - мәчет

последние и лучшие новости искусства в мире

27-5Рамазан ае тәмамлануга, Гает бәйрәмен Түбән Тәүде районының Урманбаш авылында каршы алырга туры килде. Әй, ямьле дә инде Гаетнең беренче көне. Ул икенче төрле, сызылып кына таң атып, дөньяга олуг изге көн туа. Кешеләр дә, хәтта хайваннар да бу көнне башкача. Кошлар да кирәк-кирәкмәгәнгә шаулашмый, алар да бәйрәмне тантана итә.

Авылда мәчет юклыктан, Гает намазына Миңсылу белән Фердинанд Гайнетдиновлар йортына җыелдылар. Яшьләр, олы абзыйлар - 30-40лап кеше килгәннәр.

Өлкәннәр күп түгел, менә яшьләрнең уразадан соң, рухланып килүләре куандыра, әлбәттә. Урманбашта элекке картлар бакыйга күчкәч, алардан калган буш, иске йортлар күп, авыл искереп бетә кебек. Әмма, болай булгач, авыл күтәрелер, яңа үсеш алыр, - дигән өметләр уяна. Чөнки бөтен көч-куәт яшьләрдә. Ә алар монда бик актив булырга охшаганнар. Әле бала-чагалар да иртә таңнан уянып, яулык бәйләп, түбәтәй киеп килгәннәр.

Авыл мулласы Илдус Исмәгыйль улы Хикмәтуллин Гает намазын укыды, аннары вәгазь сөйләде.

Ураза гаете көнне һәр мөселманга Гает намазы уку, фәкыйрьләргә садака биреп, хөрмәт күрсәтү саваплы гамәл санала. Шуның өчен барлык килүчеләр садака тараттылар.

Урманбаш авылында яңа мәчет төзү турында сүз кузгатыла да, авылдашлар бер карарга килә алмыйча бу сорау тукталып кала икән. Чыннан да, аларның хәлләре яхшыдан түгел. Үзгәртеп кору чорыннан башлап аларда эш юк, совхозлар таркалган. Ә бит мәчет төзү өчен бик күп акча кирәк. Мәчетләрне хәзер авыл халкы үз көчләре белән төзи. Бер карасаң, бетү ягына китеп барган авыл бу мәсьәләне ничек күтәреп чыксын, дисең. Әмма, мәчет ул гыйбадәт йорты, Аллаһы Тәгаләнең йорты. Әгәр дә авыл халкының иманы нык булып, зиратларда яткан ата-ана, әби-бабай рухларын шатландырырга, үзләренә тәмугъ утларын кичәрлек саваплар эшләргә теләсәләр, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур. Ул алучы да, ул бирүче дә. Өлкәбездә йөзләгән мәчетләр төзелде һәм берсе-бер төзелә алмыйча ярты юлда тукталып калмады. Моның өчен авыл халкының теләге һәм иманы көчле булса, Аллаһы Тәгалә үз юлын күрсәтә, әмма аның сынавын да үтәргә туры киләчәк. Мәсәлән, мәчет төзү өчен җир алып, шул документлар белән йөреп, урынына җиткереп чыгу иң авырыдыр, аны җиңеп чыксаң, калганы үз җаена төшеп, эш алга таба китә.

Ә инде мәчет манарасында ай балкып торса, бу авыл ямьләнеп һәм нурланып китәчәк. Шулай ук мәчетле авыл беркайчан да бетми. Мәчет – ул авылның йөрәге.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836