#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин әһелләре форумында катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

26-8Казанда узган “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илебезнең 73 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашты. Тубылның тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов әлеге тантанада булып кайтты. Ул: “Форумда Тубыл шәһәреннән алты делегат булдык. Без делегациябезне җитәкләүче тәҗрибәле имамыбыз Ибраһим хәзрәт Суховка рәхмәтлебез. Чараның рәсми ачылышы “Казан ярминкәсе” үзәгендә Коръән аятьләре белән башланганнан соң, форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде һәм форумның программасы белән таныштырды.

Аннары делегатларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, Пәйгамбәребезнең сүзләрен искә алып, динебез, кыйблабыз, милләтебез бер диде. Ул төрле төбәкләрдән мөселманнарны җыйган оештыручыларга, Бөтендөнья татар Конгрессына рәхмәтләрен белдерде. Без “Ислам нуры” күргәзмәсен, ”Хозур” нәшрияты тарафыннан дөнья күргән яңа китаплар карадык. Стендларда Коръәнне өйрәнү, мирасыбызны, телебезне, гореф гадәтләребезне саклау, барлау турында язмалар булды. Дискуссион мәйданчыкларда эшләү, фикер алышу да кызыклы һәм файдалы үтте. Мине “Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре” темасы кызыксындырды. Дини яңалыкларыбызны без инстаграммда эләбез. Алар барысы да Россия Федерациясе Законы кысаларында булырга тиеш. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне популярлаштыру темаларына җитди карарга тиешбез.

Бу форум кысаларында меңгә якын делегат изге Болгарда булды. Без тарихи урыннарны карадык, киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан әзерлек барганы, вакыйганы югары дәрәҗәдә үткәрү турында сөйләделәр. Минем өчен монда барган вакыйгалар, тарихи күренешләр, яңгыраган җырлар дулкынландыргыч булды, йөрәкләргә үтеп керде, күңелемдә онытылмаслык якты, җылы хисләр уятты. Рухи яктан баеп, халкым белән горурланып кайттым.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов илебез Президенты Владимир Путинга Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулганын үткәрүне хуплаганын, бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү кирәклеген әйтте. Ул диннәр арасындагы татулыкны саклау, ныгыту турында сөйләде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны, Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм бик күп күренекле дин вәкилләрен тыңладык, бергәләп намазга бастык”, - дип сөйләде

Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен, динен саклап калуда башкарган эшләре өчен Фәннур хәзрәт Казыймов Казаннан Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнеп кайтты. Фәннур хәзрәтне котлап киләчәктә дә җаваплы, изге эшләрендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836