#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин юлына басканына 30 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

50-4Аллаһы Тәгалә кешене төрле юллар белән дингә алып килә. Тубыл шәһәренең тарихи мәчете хәзрәте Уразмөхәммәт Бариев бала чактан әнисе Сания Әсхәт кызының (мәрхүмә) намаз укуын күреп үсә. Бариевлар гаиләсендә сигезенче бала булып туган Уразмөхәммәт тә дин юлына баса, апасы Рәйханә намазларын калдырмый. Аларның гаиләсе Вагай районының Аксурка авылыннан Тубыл шәһәренә күченеп килгәннән соң, Уразмөхәммәт унбишенче мәктәптә укый, мәктәпне тәмамлап, ул әкренләп дин белән кызыксына башлый.

1999 нче елны Коръән укырга өйрәнә. “Әбделмәҗит хәзрәт Алеев (мәрхүм) шәһәрдә дин дәресләрен оештырган иде. Мин гарәп телендә укырга аның дәресләрендә өйрәндем. Тәрҗемәсен аңламаган булсам да, уку авыр бирелмәде. Хәзер хәзрәтне хөрмәтләп искә алам. 1994 нче елны изге Рамазан аенда беренче мәртәбә ураза тоттым. Иртә белән сәхәр ашаганда Аллаһы ризалыгы өчен таң атканнан кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыелып тору ниятен кылган изге көн онытылмый икән. Ул елларны шәһәрдә бер генә мәчет эшләде. Мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәге, яхшы күңелле кешеләр иде. Аларны догалар белән искә алам: Арслангәрәй хаҗи Арангулов, Исхак хаҗи Вафин, Дамир бабай Галеев, Камил бабай, мәчетебез бакчасын гөл-чәчәктә тоткан, өлкән яшьтәге Махия әби (мәрхүмнәр). Тубыл мәчетенә намазларын калдырмыйча йөргән вафатларның урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Танылган архитектура һәйкәле булып саналган тарихи мәчетебездә изге дини йолаларны башкаручылар, динебезне саклап калуда күп көч куйган Ибраһим хәзрәт Сухов, Васил хәзрәт Фәйзрахманов булдылар. Ибраһим хәзрәт бүген дә шәһәрнең яңа Җәмигь мәчете хәзрәте буларак изге эшен дәвам итә”, - дип сөйләде.

Уразмөхәммәт Мөхәммәдкалый улына 2007 нче елны Хаҗ гамәлләрен үтәргә бәхетле мөмкинлек була. Ул елларны сагынып искә ала ул. 2001 нче елны Богыруслан шәһәрендә дини белемен күтәрү курсларында укып сертификат алып кайта. Аның тормыш юлы бүген дә дин белән бәйле. Шәһәр халкы дини бәйрәмнәргә, шатлыклы вакыйгаларга, ашлар үткәрү мәҗлесләренә, кеше вафат булганда Коръән укытырга Уразмөхәммәт хәзрәтне чакыралар. Хәзрәт чын күңеленнән кешенең кайгы-шатлыклары белән уртаклаша белә. Бүгенге көндә безнең милләттәшләребез мәчеткә сирәк йөрүләре турында ул борчылып сөйләде. “Елына бер мәртәбә мәчеткә килеп, хәзрәттән мәрхүмнәргә багышлап Коръән укытып, дога кылып кайту дөрес түгел. Мәчеткә ешрак килергә, җомга намазларын калдырмаска тырышырга кирәк. Тубыл шәһәрен Себернең рухи үзәге дип саныйлар. Шулай булгач, рухи байлыгыбызны, гореф-гадәтләребезне татарлар онытмасын иде. Безнең дин юлында булган якташларыбыз әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбызны сакласыннар. Бүгенге көндә шәһәребездә ике мәчетнең дә ишекләре ачык. Мөселманнарның изге урыны - мәчетләребезне буш итмик. Коронавирус пандемиясе вакытында сынауларга бирешмичә, сакланып, бердәмлектә, тынычлыкта, иминлектә, татулыкта яшәргә язсын”, - дип теләкләрен юллады Уразмөхәммәт хәзрәт.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836