#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ислам диненә озын юллар үтеп килдем

последние и лучшие новости искусства в мире

48-5Соңгы елларда иманга килеп, дин юлына керүчеләр артты. Намазга басучылар, ураза тотучылар, хаҗга баручылар да күбәйде. Бу хәл мөселманнар арасында гына түгел, башка диннәрдә дә күзәтелә.

Дин турында фикерләр бихисап. Иң элек сорауларыбызга җавап бирерлек, гаять кызыклы кеше белән танышуыбыз бу теманы кузгатуга этәргеч булды.

Ставрополь краенда туып-үскән рус егете Сергей Николай улы Фирстовның ислам динен кабул итеп, бүгенге көндә Төмән шәһәрендә гаиләсе белән яши. Бер күрүдә үк бу кеше күңелебездә кызыксыну хисе уятты.

Аның белән очрашкач, бик кызыклы әңгәмәдәш булуы да билгеле булды. Ислам динен кабул итүгә исемен Мөхәммәт дип куштырган.

- Мөхәммәт, сез ислам диненә кайчан килдегез һәм моңарга нәрсә этәргеч булды?

- Иң беренче, диннең милләте юк дип әйтәсем килә. Бала чактан олыларга төрле сораулар бирә идем. Мәсәлән, әнинең муенында тәрене карап (миңа 9 яшь иде), “Ни өчен шулай?” – дигән сорауга әнием җавап бирә алмады. Китаплар укып, төрле диннәрне чагыштырдым, аннары кешегә фикерләү өчен акыл бирелгән. Акыл адәм баласын хайваннан аера һәм аңа фикерләү, уйлау мөмкинлеген тудыра. Уйланып, фикерләп, кешеләр табигатьне дә җанландыра.

Миңа Ислам дине бер көн эчендә килеп кермәде. Ул еллар белән бергә, мин үсеп җиткәч килде. Мәсәлән, Ибраһим (с.г.в.) пәйгамбәрнең бердәнбер улын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итеп китерергә әзер булуы мине нык тетрәндерде. Күп китаплар укып, эзләнүләр һәм шулай ук ялгыш юллар, хаталар ясау, уйланулар, фикерләүләр мине 33 яшемдә исламга китерде.

- Кешелек дөньясында дин каян килгән?

- Дин ул мәдәният, фән генә түгел, аның өчен кеше үзенең вакытын, сәламәтлеген, гомерен дә кызганмый. Диннең барлыкка килү сәбәбе ул – кеше. Тагын шуны әйтергә кирәк: дин кайвакыт көчәя, кайвакыт зәгыйфьләнә һәм башка күп төрле халәтләрдә була.

Мөселман халкы, нинди генә сорау туса да, иң әүвәл кулга Коръән алырга тиеш. Әгәр анда җавап тапмасак, хәдисләрдән карыйбыз.

Күп кенә кешеләр яшәгән вакытларында Аллаһы Тәгаләнең барлыгын оныталар. Әмма тормышның тар ишекләренә килеп кысылсалар гына, Аллаһыны исләренә төшерәләр, ялынып, ялварып шушы афәтләрдән коткаруын үтенәләр.

“Бог милостив”, диләр, хәлләре җайлангач, Аллаһыны тагын оныталар.

Кабатлап әйтәм, җир йөзендә төрле диннәр яши. Ислам дине Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм баласына туганда ук иңдерелсә дә, башка диннәр дә сакланган. Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяга кешеләрне китерүенең сәбәбе – компьютер кебек программа буенча яшәтү түгел. Ул кешегә акыл һәм пәйгамбәрләр юлын куйган. Шул ук вакытта башка юллар да күрсәткән. Акыл һәм күңелгә салынган иман белән Аллаһы Тәгаләнең хак юлын табарга бөтен мөмкинлек тудырылган. “Минем колларым хакыйкый юлдан яши алырлармы”, - дип. Ул башка диннәрне дә калдырган. Менә мин дә Ислам динен иң хакыйкый юл итеп сайладым. Исламга баскач, бүтән ишектән кереп, башка дөньяга чыккандай булдым.

Нәрсә ул шәригать диярсез? Шәригать ул – Аллаһының кануннары. Һәркем ялгышлыклар, гөнаһлар ясарга мөмкин, әмма аларны кичерергә, шул ялгышлыкларны төзәтергә була.

- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Христиан динендәге кеше Исламны кабул итүе, безнең өчен ниндидер илаһи халәт булып тоелды һәм Аллаһы Тәгалә безгә - татарларга үрнәк итеп, Мөхәммәттән мөселман кешесе ясагандыр. Аллаһының кодрәте зур һәм ул чиксез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836