#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге эш онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

Кулыма каләм алырга җомга көнне Сабанак мәчетендә элекке укучым Айрат Муратбакиев белән очрашу мәҗбүр итте. Егетнең гаиләсе бар, кызы, улы үсә, шәһәрдә яши, эшли. Авылда да ял йорты бар. “Мин татар телен яратам, сездән белем алу, телне өйрәнү, татарча җырлауларны искә алам. Киләчәктә догалар өйрәнү теләгем дә бар”, - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, мин бик сөендем.

Мин үзем дә намазга, дин юлында белемемне арттырырга курсташларым Бибиниса, Әминә үгетләүләре буенча, тормыш иптәшем Рифхәт үлгәннән соң гына бастым. Аңа кадәр балачакта, укыган-эшләгән елларда әнием өйрәткән “Ихлас”, “Фатиха” сүрәләре хәтердә булдылар. Завуч, директор булып эшләгән елларымда да бернинди үгетләүләргә карамыйча, никтер коммунистлар партиясе сафына кермәдем, төрле сәбәпләр табып читләшеп йөрдем. Сәбәбе аңлашыла. 1963 елда тормышка чыккач та, яшерен генә булса да никахлаштык, шөкер.

Аннан Хуҗайлан авылына, дустым Луиза Шәфик кызының авырып яткан әнисе янына, укытучы булган Әминә апаның хәлен белешергә дип килгәч, ул миңа: “Мә, кызым, бу минем сиңа соңгы бүләгем”, - дип “Ислам дине йолалары” китабын бүләк итте. “Нишләп миңа, үз балаларына түгел?» дип уйлап куйдым.

Күрәсең, Ходай шул вакыттан миңа юл күрсәткәндер. Тик гарәп әлифбасын үзлектән өйрәнсәм дә, гарәпчә укырга өйрәнергә, авылда яшәгәч, мөмкинчелегем булмады, Аллаһым гафу итсен.

1989 елның февраль аенда Маслау рус мәктәбенә эшләргә килгәч, күрәм, мәктәптә 60-70 процент татар балалары. 1989-1990 нчы уку елында директор итеп билгеләделәр, шуннан файдаланып, башлангыч класс укытучыларын (татар милләтеннән булганнарын) татар телен укытырга өндәп күндердем. Соңрак 5 нче класста укытып китәр өчен укытучы эзли башлаганда, безнең бәхеткә ул елда Казаннан 6-7ләгән яшь укытучы килде. Шулар арасында пединститутны кызыл диплом белән тәмамлаган Флера Хәсәнованы (Сәйфуллина) безнең мәктәпкә сорап Маслауга алып кайттым һәм ул безнең белән гаиләмдә үз кызыбыз шикелле яшәде.

1 ел эшләгәч, Сатылган, Хуҗайлан мәктәбенә юлланганнары кире Казан ягына кайтып бардылар, ә Флера Сәгыйть кызы Тубыл шәһәрендә пединститутта шул елны ачылган РТОга (рус-татар бүлеге) эшкә чакырылып, үзе турында бик зур һәм матур эзләр калдырып, РТО бүлеге ябылганчы эшләде.

Маслау мәктәбендә 1 ел эшләсә дә, себер-татар балалары өчен зур хәзинә, үрнәк булды. Кечелекле, кешелекле, матур, талантлы укытучыны балалар да, авыл халкы да үз итте.

Мәктәптә “Ләйсән” татар җыр ансамбленә нигез салучы булды. Шул вакыттагы түгәрәкнең эш планы, өйрәткән җырлары әле дә үземдә саклана. Билгеле, ул китеп баргач, якты маяк эшен юкка чыгару гөнаһ булыр дип, мин үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, җырлап-уйнап яшәргә тотындым. Шуның өчен җитәкчелек вазифасын ташларга туры килде.

Флера Сәгыйть кызы турындагы кыска гына хатирәләрем “Яңарыш” газетасында чыккан (№-12, 19.03.2021) Казан филология университеты профессоры Фоат Галимуллинның “Себер юллары урау” исемле мәкаләсе эченә кереп, Флерабызның педагогик хезмәт юллары кайда, ничек башланганына бер дәлил булырга хакы бар. Аның Тубыл пединститутында эшләгән чордагы бетмәс-төкәнмәс милләт өчен башкарган эшләрен яза, искә ала башласак, алары инде бу язмага сыймаслар.

Мәктәптә үз телен өйрәнмәгән, укымаган бер генә укучы да булмады, читтән килгән балаларга ташлама булмады. «Татар булып тугансың икән – син мөмкинчелек булганда өйрән, үз телеңне белергә тиеш”, - дигән таләп булды минем, ә “кем тели, кем баласын укытырга теләми” дигән сорауны беркайчан да куймадым.

Телне генә белү түгел, күп укучыларым дин юлына аяк басканнар, намаз укыйлар, менә шулар белән дә горурланып яшим мин.

Ә минем башкарган эшләремнең нәтиҗәсе: Россия Федерациясенең атказанган укытучысы исеменә лаек булу гына түгел, ә үземдә горурлык хисләре уяткан укучыларым.

Хәзерге картайган көнемдә дә “Яңарыш”ыбыз аша өлкәдәге татар телен укыту проблемаларын күзәтеп барам, алдынгы укытучылар – Гүзәлия Муллачанова, Халидә Кирамова, Асия Зимагулова һәм башкалар, 15 нче мәктәп, Вәчир, Лаемтамак мәктәпләре укытучылары уңышлары өчен шатланам. «Сез гади укытучылар гына түгел, ә милләт рухын, татар телен, динен саклаучылар. Уңышлар сезгә, исән-сау, бәхетле булыгыз”, - дигән теләкләремне юллыйм үзләренә.

Кешенең изге, кылган эшләре эзсез югалмыйлар, гомеребезне, эшебезне үзебезнең укучыларыбызда дәвам итеп яшибез, дигән уйлар тынычландыра.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836