coronavirus2

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Изге гамәлләрне башкаручы

последние и лучшие новости искусства в мире

49-2Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә матур чаралар еш үткәрелә. Үткән җомгада мәчетнең мөселман дини оешмасы әгъзалары авылның ихтирамга лаек кешесе Кормангали Шәмсетдиновны 75 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Җомга намазына җыелган ирләр өлкә диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков вәгазен игътибар белән тыңладылар.

Ул җомга намазының әһәмияте, мәгънәсе, тыелган гамәлләр турында сөйләде. Олы хөрмәт белән Кормангали Абделазис улын юбилейлы туган көне белән котлап, Россия мөселман дини идарәсе һәм мөфтиләр берләшмәсе председателе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең тәбрик сүзләрен җиткереп, аның указы нигезендә бабайны күпьеллык намуслы хезмәте, Төмән өлкәсе мөселман өммәте тормышында актив катнашканы, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән программаларга ярдәм күрсәткәне өчен Россия мөселманнарының «Казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.

Өлкә дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җылы теләкләр юллап, изге Коръән китабы тапшырды.

Шулай ук тәбрикләү сүзләренә авыл хакимияте башлыгы Лия Вәлишина һәм ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Вәлишина да кушылдылар, бүләкләрен бирделәр.

Әлбәттә, Кормангали агадан тормыш юлы турында да сорашып алдык.

– Инәкәм Сабира Арипова – Индрәйнеке. Аның атасы Мөхәммәдъяр Әбделвәхит улы башлык була. Сугышка балык җибәрә, - дип истәлекләре белән җайлап кына уртаклаша башлады ул. - Елымда йөргән вакытларда Сәлимгәрәй чәчкә: “Сезнең карттагыз безне кән туйдырган, аталар сугышта, җәйгесен күл буйга килеп куябыз, көтәбез. Яртышар чиләк, берәр чиләк биреп кайтара. Масаеп китәбез. Өйдә ашарга ичмә юк”, - диде.

Инәкәм буртук өергән. Аның түләве аз булган. Карттам башлык булгач, аның янында йөрим, дип, ирләр белән бертигез эшли башлаган. Ул вакытта шоколад-җимешләрне чиләкләп бүлгәннәр. Башка авыллардан ятимрәк балалар Индрәйгә килеп торганнар. Инәм Муллашка кияүгә чыга. Картнәм икедән туганы Якуб Тилимбаевны бергә алып, күч шикелле баралар. 1947 елны мин туганмын. 9 бала без гаиләдә. Минем исемне кем дип әйтергә белми торганда, Корбан гаете көнне туганга, карттам “Кормангали” дигән. Шулай Кормангали исемле булганмын. Карттам дини кеше булган. Мин дә аның белән намаз укыган булып утырганмын. 12 яшемдә “Колхуалла”ны өйрәндем.

Аннан Төмәнгә, аннан Шыкчага китеп калдым. Мин үзем начар укыдым. 1943 елда сугыштан яраланып кайткан Сәет әкәмә керәм. 16-17 яшь тирәләрендә бу. Ул тагын догаларны өйрәтте. Туганым Ялуторга укырга керергә тәкъдим итте. Имтиханга керер алдыннан “Аятел-көрси”не укыдым, теләкләр теләдем. Шулай уңышлы гына имтихан тапшырып, электрчы булырга укый башладым. Яхшы укыган балалар 3-4 тапкыр имтиханга кергәннәр. Миңа дога булышты.

Электромонтер булып Богандинка, Винзилада эшләдем. Югары вольтлы линияне Аманатка, Кыштунлыга, Княжево, Головинога суздык. Соңрак Төмәндәге “Горремстройтрест”ка урнаштым. 1968 елда Червишевский тракттагы “Пышма” кибетенә электр үткәргән идек.

Аннары дин көчлеләнеп китте. Сөләйман абый Шәмсетдинов Яңавылда мөселман оешмасы җитәкчесе булган. Заречный микрорайонында гыйбадәт йорты сатып алдылар. Мәчет тә булып китә. Ул елларда урманчы булып эшли идем. Сөләйман абый дини китап бирде. Мин укырга вакыт таба алмаган булып йөрим. Төш күрәм: Сөләйман абый, укыдыңмы, 48 яшь тулганны көтәсеңме, ди төшемдә. Мин укый башладым. 18 ел урманчы булганнан соң, авылдагы балык тотучылар артеленә кереп киттем. Бервакыт дачалар якта балык сакларга куйдылар. Шунда 25 ноябрьдә “Ясин”не өйрәнергә керештем. Март аенда тәмамладым. Ихластан өйрәнсәң, тиз икән ул. Мәчеткә җомга, тәравих намазларына барам. 54 яшьтә биш намазны да укый башладым.

Мине догалар укырга өйрәткән Сәет бабам сугыш кырында: “Исән-сау кайтсам, намаз укыячакмын”, - дип вәгъдә бирә. Яраланып булса да кайта, Индрәйгә килеп мулла була, үзеннән соң Юныс Тилимбаевны өйрәтеп калдыра.

Оныгым Рафаэль Маргановны җитәкләп мәчеткә килә идек. Мәчеткә җиткәнче аңа догалар өйрәтәм. Шактый гына белем туплады. Олысы Марсель дә белә. Кызым Айгөл гел ярдәм итеп тора.

Яше шактый булса да, Кормангали ага әле мәчеткә намаз укырга йөри, дини йолаларны алып бара: никах укый, балага исем куша, мәетләрне юа, җеназа намазы укый һәм башкалар. Тирә-як авылларга да чакыралар аны. Ел саен хатынының туган ягы Вагай районына барып, цым үткәрүдә катнаша.

“Аллаһның кушканнарын үтәргә, тыйганнардан тыелырга кушкан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм. Бу бик авыр эшләр. Биш вакыт намаз үтәргә, ураза тотарга, Коръән ашларында катнашырга кирәк. Без ашларда Аллаһка гыйбадәт кылабыз. Бөтен гамәлләрне бабаебыз башкара. Изге гамәлләр кылган кешене халык та карап-көтеп кенә тора, кайчан абыныр икән, дип саклый. Шуңа да сабыр булырга кирәк. Сабырлык – ул исламның яртысы.

Кормангали ага аксакалыбыз булып калды. Ике атна элек хатынын да Аллаһы Тәгалә алып китте. Авылда олы кешеләр бар, тик алар намаз укымыйлар, мәчеткә йөрмиләр. Мәетне юарга мин дә аннан өйрәндем”, - дип авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов Кормангали Шәмсетдинов турында сөйләп китте.

Аннары намаз укылды. Мәчеттә оештырылган чәй өстәлләре артында хөрмәтле аксакалның исәнлек-саулыгына догалар әйтелде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836