#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казандагы форумда

последние и лучшие новости искусства в мире

26-7XI Бөтенроссия дин әһелләре форумына мәркәзебез Казанга өлкәбездән 40 кеше барды. Өч көн эчендә төрле төбәкләрдән җыелган меңләгән кеше арасында алар «Ислам нуры», «Милли тормыш һәм дин» күргәзмәләрендә; дискуссион мәйданчыкларда, пленар утырышта һәм «Изге Болгар җыены»нда катнашканнар.

Әлеге дәрәҗәле чарада өлкәбезнең иң актив дин әһелләренә, милләтпәрвәрләргә мактаулы бүләкләр тапшырылган: милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар Конгрессының өлкәбездәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының 100 еллыгына» медале, «Төмән Җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасы рәисе, имам Галимҗан хәзрәт Бикмуллинга Бөтендөнья татар Конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале, Төмән шәһәренең Кугавыл (Матмасс) мәчете имамы Руслан хәзрәт Садретдиновка, Төмән шәһәре «Кырынкүл» җирле мөселман дини оешмасы рәисе Егаетдин хәзрәт Рамазановка, Тубыл шәһәре мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймовка Бөтендөнья татар Конгрессының Рәхмәт хаты бирелә.

Әлеге форум эшләрендә катнашкан өлкәбездәге дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сәфәрдән кайтып, фикерләре белән уртаклашты:

- Килеп житкәч, көннең икенче яртысында, программа буенча, секцияләргә бүлендек һәм дискуссион мәйданчыкларга киттек. Мин үзем һәм фикердәшләрем булган 4 секциянең берсендә - «Интернет челтәрләрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре»ндә катнаштык. Үземнең чыгышымда Төмән өлкәсендә 30 ел дәвамында чыгып торган «Яңарыш» газетасына тукталып, аның әһәмиятлелегенә тиешле басым ясадым, чөнки газета бүгенге көндә һәрбер йортка кәгазь формасында гына түгел, ә интернет челтәрләр аша да җиткерелүен, актуальлеген һәм халык арасында зур роль алып торуын сөйләдем.

Өченче көнне Болгарга бардык. Изге җирдә намазлар укып догада булдык.

Барчабыз исеменнән ошбу бик тә файдалы һәм әһәмиятле булган форумнарны оештырып баручы - Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар Конгрессы һәм ошбу катлаулы булган чараларны оештыруда катнашучыларга исәпсез-хисапсыз рәхмәтләребезне белдердек.

Былтыр очрашу мөмкинлеге булмаганга, танышлар, фикердәшләр белән рәхәтләнеп сөйләшеп, тәҗрибәләр уртаклаштык. Динне, телебезне үстерү юлында башкарылган эшләребез, аларның мөһимлегенә басым ясадык.

Пленар утырышта форумның резолюциясе кабул ителә. Анда илебезнең мөселман өммәсе вәкилләренең хәзерге чорның матди һәм рухи тормышындагы җитди сынауларны сабырлык, акыл, оешканлык белән кичерүләре әйтелә. Соңгы елларда татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә мәчетләр саны 1500гә җиткән. 2022 елда Ислам диненең изге Болгар җирендә кабул ителүенә 1100 ел тулуны да лаеклы кабул итүгә тукталып үтелә. Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә милләттәшләребезнең демографик хәленә, милләт буларак саклануына игътибар бирергә, татар телебезне саклау юнәлешендә эш алып барырга, яшьләрнең рухи халәте, уй-хисләре, рухи-дөньяви карашлары турында кайгыртырга чакырыла. Мөселман мәхәлләләрендәге, мәчетләрдәге эшчәнлекне камилләштерүгә, татулыкны ныгытуга, сәләтле кадрлар әзерләүне, хәләл стандартлар нигезендә азык-төлек җитештерүне дәвам итүгә һәм башка күп мәсьәләләргә тукталдылар.

Татарстан хөкүмәте белән Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган мондый чаралар татарларны барлауга, аларның зур милләт икәнлекләрен күрсәтүгә, берләштерүгә корылган. Төбәкләрдә дә җыен-форумнарда алынган тәҗрибә, тәкъдимнәр кулланылсын, ял итеп, күңел ачып кына кайту булмасын иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836