#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кеше йөрмәгәч, мәчетнең ни хикмәте бар?

последние и лучшие новости искусства в мире

14-5Яркәү мәчетендә имам вазифасын үтәүче Фәрхәт хәзрәт Мәҗитов белән әңгәмә кордык. Яшь, белемле имам. Тормыш иптәше Гөлфәния белән Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итәләр. Якшәмбе көнне Фәрхәт хәзрәт балалар укыта, шулай ук хатын-кызлар да киләләр икән.

- Фәрхәт хәзрәт, сездә хәлләр ничек?

Бу сорауга җирле халык яисә татарлар: “Аллага шөкер”, ә дини мөселманнар “Әлхәмдүлиллә”, - дип җавап бирәләр.

Әлбәттә, безне мәчетләрнең ничек эшләп килүе һәм җомга намазларына йөрүчеләр кызыксындыра. Җомга көнне Яркәү мәчетенә 20ләп кеше килсә, аларның күбесе кавказ ягы мөселманнары икән.

 – Әлхәмдүлиллә, әле ярый алар йөри. Мәчеткә йөрүчеләр түгел, ә йөрмәүчеләр гаепле, - ди Мәҗит хәзрәт.

- Әйе, сезнең белән килешәм. Татарлар үзләре дә йөрмиләр. “Мәчетебезне тегеләр басты”, - дип әйтүләре ишетелә. Фәрхәт хәзрәт бу хакта аңлатма эшләре алып барасызмы?

- Әлбәттә. Яркәү тирәсендәге татар авылларына күп чакыралар, килеп тә алып китәләр. Һәр мәҗлес саен вәгазьдән соң, “Соңыннан әйтмәгез, мәчетебезне башка халыклар басты”, - дип, кабатлап торам. Яңа Кәешкүл һәм Иске Кәеш авылларында дингә бирелгән халык, әлхәмдүлиллә, алар белән эшлисе дә җиңел.

- Фәрхәт хәзрәт, шушы семинарларга йөреп, белем алуыгыз бик яхшы. Әмма алган белемнәрне халыкка җиткерә аласызмы?

- Хәлдән килгән кадәр тырышабыз, безнең максат -  татар халкын дин юлына бастырырга һәм аларга дөрес аңлатма бирүгә нигезләнгән. Вәгазьләребез дә күбрәк шундый темаларга.

Пәйгамбәребез: “Кыямәт көне алдыннан мәчетләрне зур итеп бизәп салырлар, ләкин намаз укучы булмас”, - диде. Икенче хәдисендә: “Ахыры заманның дәлиле – ир кеше мәчеткә керсә дә, 2 рәкәгать намаз  укымас”, - диелгән. (Мәчеткә кергән һәрбер кеше 2 рәкәгать намаз укырга тиеш). (Албани, “Дөрес хәдисләр җыентыгы”, 2560нчы хәдис).

Аллаһы илчесенең сүзләре бүген расланды. Кызганычка каршы, бу безнең илдә генә түгел, Төркиядә дә мондый күренеш күзгә чалына. Сүрия, Иордания, Согуд Гарәбстаны илләрендә дә бөтен яшьләр намазга йөри, дип әйтеп булмый.

Ләкин җомга намазларында кеше мәчетләрдә күп була. Кеше әлегә йөрмәсә дә, мәчетләр булуның хикмәте бар - мәчетне Аллаһы ризалыгы өчен төзегән кешегә, җәннәттә раббыбыз өй төзеде.

Гомер буе мәчете булган авыл белән мәчете булмаган авылның аермасы бик зур. Ул каян килгән?

Ниһаять, Аллаһы каршысына баргач: “Мәчетебез юк иде, динне тота да, өйрәнә дә алмадык”, - дигән сүзебез булмас.

Әгәр дә гади күзләребезгә Аллаһы Тәгалә күренеп торса, мәчетләребезгә барыбер йөрмәсләр идеме? Яки мәчеттән чыкмый ятарлар идеме икән? “Килегез! Укырга өйрәнегез!” дигән хәсрәтегезгә мәчет эчендә генә түгел, тышкы капкасы янында да басып кына торырга булса да, урын калмас иде, дип уйлыйм.

Аллаһы Тәгалә күңел күзләрегезне ачсын!

Аллаһы Тәгаләнең дөньяда могҗизалары бик күп, фәкать аны иманлы бәндәләр генә күреп, гыйбрәтләрен  алалар. Иманы булмаган кеше (сукыр, саңгырау кебек) Аллаһыны да, аның могҗизаларын да танымас (“Бакара” сүрәсе, 7, 18нче аятьләр).

Могҗиза – ул гадәти булмаган хәл. Гадәттә, Аллаһы Тәгалә кешене үз дәверендә хайванга әйләндерми, без аңа күнеккәнбез. Ә менә үзенең могҗизасы рәвешендә, башкаларга гыйбрәтле җәза булсын, иманлы кешеләргә тагын да иманнарын арттырыр өчен, Аллаһы Тәгалә бозыклыкның чигенә чыккан кайбер кешеләрен хайванга, дуңгызга, хәтта маймылга да әйләндерә (“Бакара” сүрәсе, 65 нче аять, “Мәйдә” сүрәсе, 60 нчы аять).

- Фәрхәт хәзрәт, әңгәмәгез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә эшегездә уңышлар китерсен.

Наилә САФИУЛЛИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836