#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатын-кызлар семинарда очраштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

20-5Узган елның февраль аенда Төмән мөселман хатын-кызларын Уфа шәһәрендә чыга торган “Аиша” мөселман журналының баш мөхәррире, танылган мөселман димче Гөлбикә Хайрльварина хатын-кыз бәхете турында сөйләшергә җыйган булса, 29 апрель көнне шәһәребезнең бик матур “Петр Столыпин” бизнес үзәгенең конференцияләр залында кояшлы Кырым иленнән килгән ханымнар белән очрашу булып үтте. Әлеге чара, гадәттәгечә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының матди ярдәме, Россиянең Үзәк мөселман диния идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиһаншин, хатыны Әлфия Зиһаншинаның тырышлыгы белән оештырылды.

“Женщина в ансамбле жизненных ролей” темасын яктырткан семинарда 200гә якын хатын-кыз катнашты. “Мөселман хатын-кызлары бик еш беркем белән аралашмыйча, өйдә генә утыралар. Бер карашка, бу әллә ни начар хәл дә түгел инде. Әмма алар тормышта күпме мөмкинлекләрне югалталар! Мәсәлән, үзенең гаилә һәм җәмгыять тормышын яхшы якка үзгәртер өчен яңа белем алуны”, - дип әйтә Әлфия Зиһаншина. Оештыручылар тарафыннан эшләр өчен бөтен уңайлыклар булдырылган иде. Чара Коръән сүрәләре белән башланып китте. Кунакларны сәламләп Илдар хәзрәт һәм Кырым Республикасының иҗтимагый палатасы әгъзасы Гөлнара Солтанова чыгыш ясап, семинар эшенә уңышлар теләделәр. Аннары авторлык лекцияне психолог, теолог Зәйнәб Баирова дәвам итте. Ул үзенең чыгышында мөселман хатын-кызның тормыштагы урыны, психологиясе, тормыш иптәшенә мөнәсәбәте, балага дөрес тәрбия бирү, ярату һәм бер-береңә ышаныч турында бик аңлаешлы, мавыктыргыч, истә калырлык итеп сөйләде, хатын-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап, акыллы киңәшләр бирде. Укучысы Айшә Дуран остазына ярдәм итеп торды, ул Кырым мөселман хатын-кызларының яшәеше, аларны берләштерер өчен нинди чаралар уздырылып торганы турында сөйләп, “Файдалы илим” проекты белән таныштырды. Төшке ашны семинар кунаклары “Максимилиан” ресторанында ашадылар. 20-4Аннары эшне дәвам итеп хиҗап кию, яулыкны матур итеп бәйләү буенча мастер-класс һәм психологик тренинг үткәрелде. Шулай ук хатын-кызлар Зәйнәб Баированың: “Хатын-кыз ир-кешедән аермалы буларак, берничә эшне берьюлы башкара ала”, - дигән сүзләрен раслап, үзара аралашып, аш-су рецептлары, телефоннар белән алмашып, төрле проблемалар турында да сөйләшергә вакыт таптылар. Форсаттан файдаланып, Кырым кунаклары чараны оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Ә Төмән мөселман хатын-кызлары шундый кирәкле белем, иман нуры бүләк иткән ханымнар белән кабат очрашырга язсын дигән теләкләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836