#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Коръән укырга өйрәнделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

20-3Дин әһелләре өлкә мөселман диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге оештырган укуларга апрель ахырында, соңгы вакытларда гадәткә кергәнчә, “Дуслык-Ямал” ял базасына җыелдылар.

“Анда 70ләгән кеше катнашты, - дип хәбәр итте безгә дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Программадагы “Татар дин белгечләре мирасы” темасын Казан кунагы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы мөселман диния нәзарәте галиме Нияз Сабиров алып барды. “Без ул тема буенча XIX гасырда һәм совет чорында яшәгән дин белгечләре турында документаль фильмнар сериясен чыгардык.

Аларда рухи мирасыбызның бар байлыгы чагыла. Бүгенге көндә күп яшьләрнең чит ил галимнәрен тыңлау, укулары күзәтелә, аннары күпмеседер экстремист агымнарга кушылалар. Бу үз тарихларын, традицияләрен белмәүдән килә. Үз белгечләребез дә авыр вакытларда динне саклаганнар, дөрес итеп аңлата алганнар. Рухи остазлар булып ишаннар торган, алар белем биреп кенә калмаганнар, ә кешелеклелек сыйфатларын да сеңдергәннәр. Мәсәлән, Зәйнулла Рәсүлев, Мөхәммәдзакир Чистави.

Дагестан һәм Үзбәкстан якларында булганда, аларның әле дә безнең галимнәрнең хезмәтләреннән файдалануларын күрдем, - дип сөйләде ул.

Казан ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы Рамил Гыйззәтуллин фикх (ислам хокукы), тәҗвид (Коръәнне дөрес уку) буенча дәресләр алып барды. Тагын да программада “Имам бурычлары”, “Мәгълүмати тирәлектә, шулай ук интернетта, радикал карашлар һәм экстремистик идеяләр тарату. Яшьләр арасындагы эктремистик күренешләргә профилактика”, “Гаилә мөнәсәбәтләрендә Россия Федерациясе закончылыгы.20-6 Ата-аналар һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары”, “Төмән өлкәсе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән мөселман дини оешмалары бәйләнеше буенча актуаль сораулар” темалары бар иде.

Имамнар семинарларга бик теләп киләләр. Галимнәргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр, төрле мәсьәләләр буенча бер-берсе белән фикер алышалар. Мин бер-икесенең фикере белән кызыксындым. Менә алар ниләр сөйләделәр:

- Минем туган авылым Вагай районының бик матур җирендә урнашкан. Түгәрәгендә балыклы күлләр, Иртеш елгасы ага. Авыл буеннан гына Коллар елгасы үтә. Шуңа да микән Коллар дип исемләнгән авылым тирә-ягында косык (кедр) агачлары, җиләк-җимешләр үсә. Халкы иген чәчә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Авыл уртасында мәчет урнашкан. Аның урынына 2018-2019 елларда яңа мәчет аякка басачак. Мин үзем Бикбулат Вәкил улы Ниязов Коллар авылында туганмын. Гомер буе совхозда эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, дин юлыннан киттем. Галия Ярмаметова 23 ел дин юлында эшләде, мине дә өйрәтте. Авылыбызда 2 мулла бар. Мин имам вазифасын башкарам, әлеге семинарлар эшемдә нык ярдәм итәләр. Аларны оештырган, ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.

Ә Шамил Абдуллин да табигатьнең иң матур җирендә урнашкан туган яклары Тубыл районының Ишмәт авылын мактап китте: “Безнең дә авыл янында Ишмәт күле бар. Мондагы гүзәллеккә сокланып туймаслык. Авылым турында данлыклы сәнгать эшлеклесе Фәгыйль Кәримов бик матур итеп җыр да язган, - диде Шамил абый. – Кайчандыр чәчү, терлек үстерү кебек эшләр монда да булган. Уртасында ерактан аен балкытып мәчет утыра иде, кызганычка каршы 1957-1958 елларда манарасын җимереп, клуб ясадылар.

20-7Авылга язын, җәен, көзен йөрер өчен юл юк. Шул сәбәплеме, эше дә юккамы, бер кая да китмичә яшәүче ике генә гаилә калган. Җәйләрен килеп китүчеләр бар, җиләк-җимешен дә утырталар. Мин үзем 1962 елдан Яркәү районының Сорокино авылында яшим. Үземне армиядән көтеп алган Биктәр авылы кызына өйләнеп, 3 егет үстердек, 8 оныгым бар, бер оныкчыгым үсеп килә. Гомер буе совхозда трактор йөрттем. Пенсия яшенә җиткәч, иманга бастым. Сорокино авылында мәчет төзү өмете белән яшим. Әлеге уңайлы җир урыны булмау сәбәпле, тукталып торабыз. Өр-яңа бура да бар. Мөселман дини оешмасын да рәсмиләштердек”, - ул да оештыручыларга, өлкә җитәкчеләренә олы рәхмәтен юллады”, - дип тәмамлады сүзен Фатыйх хәзрәт.

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836