#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Коръәнне укырга өйрәнүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Дини белем алырга Җәмигъ мәчетенә йөргән төркем бу уку елында соңгы очрашуга җыелды. Алар Динар хәзрәт Нәфыйков җитәкчелегендә икенче ел Коръән укырга өйрәнгәннәр. Очрашуда катнашкан Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырды.

Берничә көннән башланачак Рамазан ае, аның төп шартлары турында сөйләшкәч, Бөек Ватан сугышы каһарманы – Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якин искә алынды. Өлкәбезнең, милләтебезнең горурлыгы булган Хәбибулла Хәйрулла улы турында Константин Симонов төшергән “Сельский учитель” документаль фильмыннан өзек күрсәтелде, укучылары Сәлимә Ахиярова, Рафаэль Гадиев күренешләрдәге укытучыларны, ул елларны хәтерләренә төшерделәр. Хәбибулла абыйның кызы Лариса гаилә истәлекләрен сөйләде. Күренекле шәхесебезнең “Шел солдат к победе” исемле китаплары күрсәтелде.

Равил абый Канафеев та сугышта катнашкан әтисе турында сөйләде: “Әтием танкчы булган. Одер елгасына кадәр җитә. Танкны бомбага тотканда берничә тапкыр исән кала. Бервакыт, чираттагы атыштан соң, янган танк эченнән командирын сөйрәп алып чыкканда самолеттан да атып китәләр аларны. Тик, бәхетләренә каршы, аларга уклар эләкми. Юлдагы траншеяда яткан торба эченә кереп качалар. Әтием сугышта “Кызыл байрак” исемле газета чыгара. Анда аның батырлыгы турында башкаларга үрнәк итеп языла. Константин Симоновның әтием янына да килгәне бар. Одер елгасын кичкәндә аягы нык яралана. Кисәргә уйлыйлар, тик ул рөхсәт бирми. Соңыннан аягы төзәлә”.

Аннары сугышта һәлак булган якыннары рухына дога кылып, үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

- Бу укулар атна саен ял көнне Җәмигъ мәчетендә иртәнге 9 сәгатьтән өйлә намазына кадәр үттеләр. Без дәресләрдә Коръән укуга күбрәк игътибар бирәбез. Башта гарәп хәрефләрен өйрәнүдән башлыйбыз. Аннары иҗекләп, аннары сүрәләр укуга күчәбез. Киләсе елга укуларны шушы төркем белән дә дәвам итәчәкбез, алфавиттан башлап өйрәнә торган яңа төркем дә җыярга исәпләп торабыз. Безнең диния нәзарәтенең өлкәдә шундый 18 якшәмбе мәктәбе бар, - дип аңлатып китте әлеге төркемнең җитәкчесе Динар хәзрәт Нәфыйков.

Төркемдә ике егете белән йөргән Рабига апа Хәлиуллина да бар иде. Рамил һәм Әнвәр инде күптәннән дин юлында икән. Икесе дә югары белемле, гаиләләре бар. Хатыннары да биш тапкыр намазларын алып бара торган иманлы кешеләр. “Балаларым артыннан мин дә дин белән кызыксына башладым, - дип сөйләде Рабига апа. – Үзем Яркәү районының Кала авылында тудым. Әтием Тәкиулла Калиев мулла булган. Икедән туганыбыз Әнвәр Калиев – Советлар Союзы Герое. Сабый вакыттан ук динне аңлап үстек. Намазга басканыма да ике еллап инде. Белемнәремне ныгыту өчен мәчеттәге курсларга килдем. Башта бу хәрефләрне беркайчан да өйрәнә алмам, дигән идем. Хәзер инде Коръәнне укый алам. Былтыр ураза вакытында изге китапны укый башлап, 3 айда тәмамладым. Быел эшем тизрәк барыр шикелле.

Рабига апа гомере буе сәүдә эшендә эшләгән, кибет директоры дәрәҗәсенә кадәр җиткән. Киләсе елга тәрҗемәсен аңлап барырга өйрәнергә планлаштыра.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836