#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәүлет бәйрәме тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне быел мөселман календаре буенча 1 декабрьгә туры килә. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлет бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлет» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлет» — гарәп сүзе — туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, бүген иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була.

Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны — дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Ахырзаман Пәйгамбәре булган сөекле Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү хакында галимнәр ул вафат булганнан соң 600 елга кадәр тарихта мәгьлүмат тапмаганнар, белмәгәннәр. Шул еллар үткәннән соң, Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар әбү Сәгыйть бине Гали Расүлуллаһка мәхәббәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-ихсан садакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьләрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлет шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән.

Вафат көне рабигүл әүвәлнең уникенче көне булып Мәүлет көне белән бергә туры киләдер. Ул көнне Расүлуллаһның вафат булганын искә төшереп, һәркемнең үләчәген уйлап, Расүлуллаһка салават әйтеп, Коръән укып, тәүбә кылып үткәрергә тиештер. 

Бу кичә Кадер кичәсеннән соң безнең өчен иң сөеклесе, кадерлесе. Бу көнне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууына шатланучыларның гөнаһлары кичерелә, аның могҗизалы тормышы турында уку, тыңлау, сөйләү саваплы эшләрдән санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туганчы кешелек дөньясы караңгылыкта, рухи төшенкелектә, томаналылыкта яшәгән. Кешеләр кыргыйлашкан, хак дин онытылган, дөньяның бөтен илләре варварлыктан, усаллыктан әлсерәгән. Башка җирләрдәге кебек үк, Мәккәдә дә кансызлык соңгы чигенә җиткән, әхлаксызлык горурлык дәрәҗәсенең күрсәткече булып хезмәт итә башлаган. Хатын-кызларга түбәнсетеп караганнар, алар белән сату-алу иткәннәр. Ә хатын-кызның кыз бала тудыруы зур кайгы һәм хурлык булып кабул ителгән.

Кешелек дөньясының шушы коточкыч чорында Аллаһы Тәгалә яраткан затларның иң бөеге Мөхәммәд гәләйһиссәлләмгә җиде кат җир һәм җиде күк катламы, ягъни бөтен дөнья бертавыштан; «Хуш киләсең, Аллаһ Илчесе!» — дип тавыш биргән.

Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең (с.г.в.) дөньяга килүе, аның Ислам динен таратуы кыргый Гарәбстан халкын иманга китергән. Томаналык, усаллык, рухи әхлаксызлык Ислам тарафыннан юк ителгән. Шуннан башлап, Ислам диненең нуры бөтен җиргә таралып, кешелекне усаллыктан, рухи түбәнлектән, кыргыйлыктан саклап килгән.

Интернеттагы материалларны кулланып Наилә САФИУЛЛИНА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836