#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчетле, астаналы авылда

последние и лучшие новости искусства в мире

30-4Корбан бәйрәме алдында Тубыл шәһәренең баш имамы Ибраһим Сухов һәм тарихи мәчет хәзрәте Фәннур Казыймов Вагай районы Баеш, Икенче Вагай авыллары мәчетләрендә булдылар. Баеш авылында җәмгыятьтә исламның рухи әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм торгызу эшенә күп өлеш керткән өчен авылның дини оешмасы рәисе Нурикамал Хучашевага “Әл-ихсан” орденын тапшырдылар. Бу шатлыклы вакыйга турында Нурикамал апа: ”Азия мөселманнары оешмасының баш мөфтие шәех Нәфигулла Әшировның имзасы куелган таныклык белән мондый орден алганыма шатмын.

Безне зурлап авылыбызга килеп бүләк тапшырган Тубыл мәчетләре хәзрәтләренә рәхмәтләремне белдерәм. Бүгенге көндә безнең авылыбызда 45 кеше яши. Җомга көннәрендә авыл халкы белән мәчеткә җыелабыз. Зиннәтулла Хөсәен улы Шихов азан әйтә. Мәчеттә Мәүлид, Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрәбез. Моннан ун ел элек мәчетне төзүдә күп көч, тырышлык күрсәткән Әнисә Сәйнулла кызы Шихова бу изге эшне миңа тапшырды. Үземнең остазыма, авылыбызның хөрмәтле якташыбызга рәхмәтлемен. Әнисә апага 85 яшь булса да, мәчеткә җомга намазларына, дини бәйрәмнәргә килә. Ун ел дәвамында мәчеттә яңа ремонт эшләттек, фундаментын, идәнен яңарттык. Авылдашларым тату, ярдәмчелләр. Мин авылның дини оешмасы рәисе буларак, өлкә күләмендә узган дини белем үстерү курсларына барып, укып кайттым”, - дип сөйләде.

Вагай районының Баеш авылы күркәм, астаналы татар авылларының берсе. Монда 2000 нче елны тантаналы рәвештә яңа мәчет ачыла. 2010 нчы елдан мәчетне, астананы караучы Нурикамал Хәкимҗан кызы шатлыклары, хатирәләре белән уртаклашып, сүзен дәвам итте: ”Мин авылларда зур үзгәрешләр чорын кичергән кеше. Үзем бу авылда туып-үстем, мәктәпне тәмамлап техникумда, аннары читтән торып авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Совхозлар беткәч, авылда берәр гектар бәрәңге утырта идек, үз хуҗалыгыбызда 8 сыер, 10 мөгезле эре терлек, 36 сарык иде. Совхозда эшләп җитештерүне ничек арттырырга өйрәнгән белгечләр идек. Эшсез калгач, белемебез, тырышлыгыбыз кирәкте, эштән дә курыкмадык. Мин ике егет үстердем. Алар да ярдәм итә. Хәзер дә 26 сутый бәрәңге утыртабыз, сыер да асрыйбыз, бозаулар да бар. Дингә килүем очраклы түгел. Минем өй алдымда, юл аркылы изгеләр җирләнгән астана. Астананы карау, чистарту саваплы эш. 2017 нче елны хаҗ гамәлләрен дә исән-имин үтәп, шатланып кайттым. Мәчетле, астаналы авыллар үлмәс тә, бетмәс тә дип уйлыйм. Хәзер яшьләр туган авылларында яңа йортлар төзиләр. Авылым халкын, күрше татар авылларында яшәүче мөселманнарны Корбан гаете белән котлап исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836