Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ураза тотуны Аллаһы Тәгалә әмер иткән һәм бу әмерне үтәүче әҗер савап ала. Фарыз уразаны тотмаган кеше Кыямәт көнендә җәзага лаек була. Ураза тотучы мохтаҗ һәм ач кешеләрнең хәлен аңлый башлый, анда мәрхәмәтлек хисе уяна. Ураза тотучының калебе йомшара һәм ул Аллаһы Тәгаләгә якыная. Ураза кешене үз-үзен кулда тотарга өйрәтә, тәкъваллык күрсәткече булып тора, чөнки аның ураза тотуы хакында Аллаһ һәм ул үзе генә белә. Кешене тәртипкә өйрәтә, чөнки ул көн саен иртә һәм кич билгеле бер вакытта ашый.
Аллаһы Тәгалә ураза тотучының догаларын кабул итә. Рамазан аенда мөселман гайбәттән һәм явызлыклардан ныграк тыела, шулай ук Коръәнне ешрак укый, ә болар исә аның тәкъваллыгын арттыра. Ураза тоту күп авыруларны кисәтә һәм дәвалый. Ураза сабыр булырга өйрәтә, мөселманнарның кардәшлеген һәм бердәмлеген көчәйтә, гөнаһлар кичерелә. Ураза тотучылар гына “Райан” исемле җәннәт ишегеннән керерләр, инша Аллаһ! Безнең әби-бабайларыбыз безгә динебезне тапшыра алганнар, ә безнең киләчәгебез динебезне саклауда, белүдә һәм үтәүдә.
Габдулла ЮЛДАШЕВ, Төмән шәһәре.