#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«80+” – яшәү чиге түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

4-3Салкын январь белән буранлы февраль очрашкан төндә, төгәл 80 ел элек Ялутор районы, Кактамак авылында “Кызыл урак” колхозының алдынгы эшчеләре – бригадир Борһанетдин Хисаметдин улы һәм сыер савучы Саҗидә Вәгыйз кызы гаиләсендә сигезенче һәм тугызынчы бала, игезәкләр: кыз белән егет якты дөньяга аваз салалар.

Әтиләре дә, әниләре дә күп балалы ишле гаиләдә туып-үскәнгә, игезәкләр туганны зур бәхет һәм байлык дип санаганнар. Хәзерге заманда сирәк очрый торган, гарәп сүзләре “бай”, “байлык” төшенчәсенә яраштырып Гайния, Гани дигән исемнәр кушалар.

Балалар зур, эш сөючән гаиләдә үсәләр. Бигрәк тә Гайнияне өч сугышта катнашып та, исән-сау әйләнеп кайткан әтисе яратып, иркәләп үстерә. Кыз сабыйларда табигый очрый торган авыруларны да җиңел кичерә, таза һәм матур булып үсә. Уку елларында беренчелекне бирми. Спорт уңышларына Кактамак-Аслана арасы 6 чакрымны көн саен һава шартларына карамыйча, укырга пычрак яки көртле юлдан җәяү йөрү дә ярдәм итә аңа.

Кактамак башлангыч һәм Аслана урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган Гайния район комсомол комитеты юлламасы белән медицина курсларында укып чыга. Сугыш елларында киң таралган йогышлы авыру белән көрәшә, Аслана авыл советы биләмәсендә яшәгән халыкны вакцинацияләүдә яшь шәфкать туташы Гайниянең дә өлеше бик зур була.

Инде чир таралуы куркынычы беткәч, авыл советы җитәкчеләре тәкъдиме белән Гайния Төмән кооператив техникумында укып чыга. Ләкин аңа һөнәре буенча озак эшләргә туры килми. Егерме яше генә тулган акыллы, Тубыл елгасы суын эчеп үскән озын толымлы кызга Кулик егете укытучы Әмир Ибраһимовның күзе төшә. Күп вакыт та үтми, 1959 елның көз аенда гөрләтеп туй ясыйлар. Әмирне, физика-математика укытучысын, Аслана урта мәктәбенә эшкә чакыралар. Гайния дә шул ук мәктәптә эшли башлый. Читтән торып Голышманово педагогия училищесын тәмамлый.

Шулай итеп, тырыш, тату, эш сөючән яшь гаилә тормыш башлый. Җиң сызганып эшли торгач, тиз арада Аслана авылының Тукай урамында зур һәм якты яңа йорт төзиләр. Бер-бер артлы шомырттай елгыр күзле, алма битле өч кызлары туа. Алар бик тырыш һәм акыллы булып үсәләр. Олы кызлары Рәмзия мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, Рузилә – бухгалтер, Гөлфара – экономист, югары белемлеләр. Бүгенге көндә мул тормыш корып, өлкәбез үзәгендә яшиләр.

Гайния башлангыч сыйныфларда балалар укыта. Йөзләгән баланың кечкенә йөрәгендә тормыш сөю учагын кабызган, кулларына белем ачкычлары тоттырып олы юлга озаткан Гайния апага һәрберсенең рәхмәтләре бик зур. Алар еш кына очрашалар, укытучы апа әле һаман да үзе укыткан балаларының ирешкән уңышларына шатланып яши.

Ветеран укытучы һәм язучы Рафаил Магжанов үзенең Аслана һәм Кулик мәктәпләре тарихы турындагы китапларында Әмир һәм Гайния Ибраһимовлар гаиләсенә аерым бүлек багышлаган.

Кызганычка каршы, һич тә кайгы-хәсрәт күрмичә яшәп булмый, күрәсең. Шул кадәр тату, зур гаилә корган, тырышып эшләгән, бик күп укучы балаларга төпле белем биргән укытучылар гаиләсен дә кайгы урап узмаган. 44 ел бер җан булып, сөеп-сөелеп яшәгән тормыш иптәше Әмир каты һәм озак авырудан соң вафат була.

Ләкин тормыш дәвам итә. Гайния югалып калмый. Үз мәхәббәтен саклап саф һәм матур тормыш алып бара. Йорт-курасы чиста, пөхтә, җәен чүп-чар, кышын кар да җыелмый анда. Бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә, гөлләр үстерә. Кызлары һәм уңган кияүләре, биш онык, өч нәбәрәсе олы әниләре янына бик тә еш кайталар. Ул аларны сагынып каршы ала, тәмле ашлары һәрвакыт әзер. Балаларының игелеген күреп шатлана, аларның уңышлары белән горурлана.

Хезмәт ветераны, күп грамоталар иясе, 35 ел гомерен балалар укытуга багышлаган сугыш чоры баласы Гайния, олы яшьтә булуына карамастан, туган мәктәбе яки авыл советы оештырган һәрбер тантаналы чараларда актив катнаша, яшь буынга үзенең керсез йөрәгендә сакланган киңәшләрен җиткерә. Үзен һаман унсигездә кебек хис итә.

Әнисенең истәлеге итеп саклаган борынгы “Зингер” машинасында үзенә кирәк-яракларын тегә. Туган җиренә, тугай-кырларга, күлләргә гашыйк булып яши.

Гайния апаның күңелен нәсел-нәсәбе һәм күрше-күләне белән аралашып бик тату яшәү дә ача. Гани энесе һәм Факия сеңлесе белән элемтәдә.

Гайния Борһанетдин кызы Ибраһимова-Хисамова Россия җитәкчеләре билгеләгән “80 + - яшәү чиге түгел!” девизын хуплап һәм үтәп, халыкка, олы буынга үрнәк булып яши.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836