#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Алтын куллы токарь

последние и лучшие новости искусства в мире

6-6Күптән түгел Төмән шәһәренең «Транснефть-Сибирь» акционер оешмасында олы хезмәт юлын үтүче Рәшит Таймасов компания президентының Мактау кәгазенә лаек булды, аның фоторәсеме Мактау тактасына куелды. Бу турыда безгә «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Ибраһимов хәбәр итте. «Рәшит Фәрит улы бик тыйнак кеше. Үзенең казанышлары турында беркемгә дә сөйләмәячәк.

Без аның уңышларына чын күңелдән сөенеп, олы мактауларга лаек дустыбызның төп эшендә генә түгел, җәмәгать эшендә дә бик актив булуын билгеләп үтәсебез килә. Рәшит югары разрядлы токарь буларак, аның кулы белән Төмән өлкәсе музейларында һәм чик буе даны почмакларында бик күп экспонатлар ясалган. Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы янында урнашкан чик сакчылары паркында хәрби техника урнаштыруда да Рәшитнең өлеше зур булды. Безнең сафта шундый алтын куллы, тырыш, ярдәмчел, кешелекле дустыбыз булуга бар күңелебездән горурланабыз, аңа олы рәхмәтебезне белдереп, гаиләсенә изге теләкләребезне юллыйбыз», - дип ул Рәшит Таймасов белән газета укучыларыбызны да таныштыруыбызны сорады.

Рәшит Фәрит улы 1965 нче елда Яркәү районы, Рәгес авылында, 5 бала тәрбияләп үстергән Наҗия Әйтбай кызы белән Фәрит Гани улы Таймасовлар гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, 8 нче сыйныфка хәтле Маранка авылында укый, ә урта белемне Яркәү авылы мәктәбендә ала. Аннары Төмән шәһәренең 2 нче һөнәри училищесында сызымчы-конструктор һөнәренең серләренә төшенә. Кулына таныклык алып, практика узган арада Армия сафына чакырыла һәм ул 1983-1985 нче елларда Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Физик эштә чыныгып, балачактан спорт белән шөгыльләнеп үскән авыл егете биредә үзен сынатмый. Үрнәк хезмәте һәм спорттагы уңышлары өчен бүлек командиры һәм чик буе нарядын җитәкләгән Рәшит Таймасов Советлар армиясе отличнигы һәм 2 дәрәҗәдәге чик буе гаскәрләре отличнигы билгеләренә лаек була. Командирының әти-әнисенә улларын мактап язган хатларын укытучылар класс сәгатендә укучыларга укып, аннан үрнәк алырга өндиләр. Армиядән соң Рәшит Фәрит улы Төмән шәһәренә кайтып, моторлар төзү заводына токарь булып эшкә урнаша. Биредә ул 20 елдан артык хезмәт итә. Үзгәртеп кору чорында завод таркалгач, ул «Транснефть – Сибирь» оешмасына килә. Шул көннән бирле 13 ел вакыт узган. Бүгенге көндә Рәшит Фәрит улы Рәмзилә Әгъзам кызы белән Индрәй авылында яшиләр. Алар 3 бала үстереп, хәзер 2 оныкларына шөкер итәләр. Рәмзилә Әгъзам кызы озак еллар Төмән шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, 8 ел элек, Индрәй авылына күчкәч, ул мәктәпкә эшләргә керә. Рәшит Фәрит улы иҗади кеше. Балачактан оста рәсем ясаган, бу сәләте аның балаларына да күчкән. Шулай ук ул буш вакытларында гитарада, гармунда уйнарга ярата. Ә иң мавыктыргыч шөгыле дип – төрле запчастьләрдән җыеп ясаган мини тракторында хуҗалык эшләрен башкаруны саный. Кыш җитүгә тракторы белән 5 сыйныфта укучы улы һәм шәһәрдән кунакка килгән оныкларына кардан тау ясап, чаңгыда шуарга урын әзерләп куя. Шулай ук ул «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы оештырган чараларда катнаша, иптәшләре белән мәктәпләргә, һөнәри, югары уку йортларына барып хәрби әзерлек дәресләре үткәреп торалар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836