#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бердәмлектә эшләргә язсын

последние и лучшие новости искусства в мире

4-7Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә ел ахырында иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында елга нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар корып, бердәмлектә аларны оештыру турында җыелыш үткәрелде.

Тубыл татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, “Заабрамка” - территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 15 нче мәктәпнең ветераннар советы оешмасы вәкилләре, мәктәп каршында оештырылган “Истоки” коммерциясез этномәдәни компонентлы партнер мәктәпләр оешмасы эшчәнлеге һәм бу оешманың 10 еллык юбилее турында сөйләделәр. Шулай ук мәктәпләр һәм укытучылар өчен бу мөһим вакыйгага әзерләнү турында фикерләр яңгырады. 10 елда күп эшләр башкарылганы, эшләрендә очраган проблемалар, укытучыларның уңышлары, киләчәккә куелган максатлар турында сүз алып барылды. Җыелышта катнашкан милләт җанлы якташларыбыз, укытучылар теләкләрен белдерделәр, узган елга нәтиҗә ясадылар. Тубыл татарлары милли–мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов, яшьләр оешмасы җитәкчесе Радик Фәизов яңа 2022 елны мәдәни чараларны бердәмлектә, ярдәмләшеп үткәрергә дигән уртак фикергә килделәр.

Җыелышта катнашучылар игътибарына Тубыл районында татар теле, әдәбияты укытылган мәктәпләр турында фильм тәкъдим ителде. Экраннан күрсәтелгән тапшыруны ветеран укытучылар карап, мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты белән кызыксынучы, өйрәнүче балаларның уңышларына сөенеп утырдылар.

Этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә тәрбияви эш тә татар телендә алып барыла. Бу мәктәп укытучыларының, укучыларның уңышлары, казанышлары турында ел дәвамында алган Мактау кәгазьләре, дипломнары да дәлилли. Җыелышта катнашучы һәр кунак теләкләрен әйтеп, тәкъдимнәр керттеләр.

“Заабрамка” - территориаль иҗтимагый үзидарә буенча Елена Нагорных, Майнур Пикеева чыгыш ясадылар. Бу участок буенча шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллинга еш мөрәҗагать итүләре һәм аның ярдәме турында сөйләделәр, проблемалар турында да әйтеп уздылар. Традициягә кертелгән җыелышны оештыручылар хезмәт ветераннарына Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.

Чара барышында узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалып, яңа елга планнар һәм бурычлар билгеләнде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836