#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Без якташлар, телебез төрки

последние и лучшие новости искусства в мире

Белешмә: Хакас Республикасы - Россия Федерациясе Себер федераль округының Көнчыгыш-Себер экономик районы. Башкаласы – Абакан. Росстат мәгълүматы буенча халык саны -  537 666. Хакас теле уйгур (иске уйгур) төркеменә керә, төрки телләрнең көнчыгыш-хунн (көнчыгыш төрки) тармагы. Дүрт диалектны үз эченә ала: качинск, сагайск, кызыл һәм шор.

Күптән түгел Төмән өлкәсендә “Читiген” драма һәм этник көй хакас театрының данлыклы “Айланыс” фольклор ансамбле  хакас музыкасы көннәрен үткәрде. Өлкә  себер татарлары милли-мәдәни автономиясе чакыруы буенча фольклор коллектив шәһәрләр һәм авыллар буенча гастроль тур ясады. Урал округы халкы беренче тапкыр хакасларның  мәдәнияте белән танышты.

Без концертны Төмәннең  “Төзүче” милләтләр мәдәнияте  йортында карадык. Сәхнәдә матур үзенчәлекле милли костюмнарда “Айланыс” ансамбле артистлары тезелеп утырганнар. Кулларында төрле уен кораллары: кубыз, думбра, курай, шаманнарның шөлдерле барабаны һәм башкасы. Зур мәхәббәт һәм энтузиастлык белән йөрәкләргә үтеп керерлек көй, җыр, дәртле биюләре аша хакас йолаларын, традицияләрен күрсәттеләр. Ансамбльнең чыгышларын илебезнең төрле регионнарында шатланып, көтеп каршы алалар. Эшләгән дәвердә “Айланыс” Европа һәм Азия  илләрендә: Франциядә, Бельгиядә, Польшада, Голландиядә, Төркиядә, Монголиядә булган.

Ике кыз “Торгаяк” дигән бию биеде, алымнары башкортларныкына охшады. “Төмән җире татар кызлары”, Луиза Сөрмәтова репертуарыннан себер татарларының “Ция”, утка, атка, туган телгә, хатын-кызга багышланган җырларны башкардылар.

“Че” сүзе хакас телендә тылсымлы сүз, өндәмәне аңлата. Ул сүзне күкрәккә, тын юлына һава тутырып әйтергә кирәк икән. Җыр кушымтасында “Че” сүзен залда утыручы халык кычкырып әйтте. Тамак төбе (горловое пение) белән җырлауны моңача телевидениедән күргән,  радиодан гына ишеткән идек. Монда ике егетнең (А.Саможиков, О.Чебодаев) җырлавын тыңлап шаккаттык.

Сәхнәгә “Читiген” драма һәм этник көй хакас театры директоры Виталий Казанчаков чыкты.

  - Енисей елгасы буенда яшәсәк тә, бик күп еллар элек атлар белән  Иртеш, Түре елгалары янында гомер кичерүче татар дусларыбызга кунакка барганбыз. Инде менә гасырлар узганнан соң кабат “тимер атларга” утырып яныгызга килдек. Шушы концертны оештырган өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Маргановага рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итәргә язсын, - дип Фәүзия Фәиз кызына Рәхмәт хаты һәм хакас кул осталары ясаган курчак тапшырды. Кунакларны каршы алуда булышлык күрсәтүе өчен Максим Сәгыйдуллинга, интернет аша “Ция” җырының сүзләрен, көен җибәргәне өчен Луиза Сөрмәтовага Рәхмәт хатлары, сувенирлар бүләк итте. Луиза ханым кунакларга үзенең себер татарлары фольклоры тупланган җыентыгын тапшырды.

Төмән тамашачысы кардәшләр белән бәйләнеш өзелмәс, киләчәктә дә шушындый күркәм концертны кабат күрергә язсын дигән өметтә калды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836