Чәчәкле, җиләк-җимешле бакча

последние и лучшие новости искусства в мире

41-8Тубыл районы, Сүклем авылында яшәүче Нәфыйковларның йорт- бакчалары “Яхшы сакланган ишегалды” дип аталган Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Гөлбану апа йортларының ишегалдын тутырып күптөрле гөлләр үстерә. Бакчаларында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, җиләк-җимеш үсә. “Җәй һәм көз буе капка яны хуш ис белән тула, көндез безнең йортыбыз янына килүчеләр сокланып карыйлар. Күп яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп алып, урнаштырдык.

Яраткан җәйге чәчәкләребез дә киләсе язларга, җәйләргә кадәр “йокыда”. Бакчада кышларга калганнары да бар”, - дип сөйләде. Авылга күчкәннән бирле бакчачылык белән мавыга башлаган Гөлбану Нәфыйкова уңыш алу өчен тырышып эшләргә кирәген әйтте: “Лаеклы ялга чыкканнан бирле бу минем яраткан шөгылемә әйләнде. Бакчачылык үзенә игьтибарны җәлеп итә торган шөгыль. Үзең үстергән ризык - үзеңнеке инде, сатып алмыйсың”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума