Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы, Сүклем авылында яшәүче Нәфыйковларның йорт- бакчалары “Яхшы сакланган ишегалды” дип аталган Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Гөлбану апа йортларының ишегалдын тутырып күптөрле гөлләр үстерә. Бакчаларында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, җиләк-җимеш үсә. “Җәй һәм көз буе капка яны хуш ис белән тула, көндез безнең йортыбыз янына килүчеләр сокланып карыйлар. Күп яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп алып, урнаштырдык.
Яраткан җәйге чәчәкләребез дә киләсе язларга, җәйләргә кадәр “йокыда”. Бакчада кышларга калганнары да бар”, - дип сөйләде. Авылга күчкәннән бирле бакчачылык белән мавыга башлаган Гөлбану Нәфыйкова уңыш алу өчен тырышып эшләргә кирәген әйтте: “Лаеклы ялга чыкканнан бирле бу минем яраткан шөгылемә әйләнде. Бакчачылык үзенә игьтибарны җәлеп итә торган шөгыль. Үзең үстергән ризык - үзеңнеке инде, сатып алмыйсың”, - дип фикерләре белән уртаклашты.
Римма УМИТБАЕВА