#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаеклы ветеран укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

21-2Төмән районы, Салаирка авылында туып-үскән Мәүзия Бикчәнтәева (Назыйрова) мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Авыр, катлаулы чорга туры килә аның балачак һәм яшүсмер еллары. Тормыш, көнкүреш җиңелләрдән булмаса да, ул тырышып укый. 1957 нче елны педучилищены тәмамлагач, юллама буенча, август аенда Ялутор районы, Кактамак авылы мәктәбенә эшкә урнаша. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренче укучыларына белем, тәрбия биргән Мәүзия апа 39 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Таләпчән укытучы укучыларына тирән белем бирә.

Бала күңелен аңларга тырышып эшләгән укытучы дәресләрен кызыклы итеп, өстәмә күрсәтмә әсбаплар, материаллар кулланып алып бара. Мәүзия Бикчәнтәеваның хезмәтенә югары бәя бирелә - ул Мәгариф отличнигы исеменә лаек була. Эшләгән елларында күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Педагогик хезмәт ветераны, укытучылар коллективында да хөрмәт казанган кеше.

Үзе дә укытучы булып эшләгән килене Алисә Бикчәнтәева: «Минем тормыш иптәшем Винерны да әбисе укыткан. Мәүзия Гәрәй кызының тырыш хезмәтен, тормыш юлын искә алуларын оныклары да тыңлап һәм күреп үсәләр. Үзе сайлаган һөнәргә, хезмәтенә тугры булган укытучы укучыларын мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Укыткан балалары мәктәптән иманлы, белемле, инсафлы булып чыкканнарын күреп, сөенеп яши ул.

Ветеран укытучының укучылары арасында укытучылар да бар. Инде аларның да күпчелеге лаеклы ялда. Гөлфия Вәлиуллина, Аягөл Ильясова, Гөлнур Хисәметдинова укытучы апаларына шалтыратып хәлен белеп торалар. Мәүзия апа кайбер укучыларының әти-әниләрен дә укыткан укытучы.

Ул олы яшьтә булса да үз-үзен карап, улларына, киленнәренә киңәшләр биреп, аларны якты йөз белән каршы алган иң дә якын, хөрмәтле кеше. 86 яшендә барган Мәүзия апа бүген дә безгә киңәшләре белән ярдәм итә. Үрнәк ветеран укытучы бик пөхтә, тырыш кеше дә.

Ул әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яши, өлкә газетабыз «Яңарыш»ны укып яңалыкларны белә.

Ветеран укытучының тормыш юлы сокланып, аны хөрмәт итеп сөйләрлек. Әхтәр Бикчәнтәевка тормышка чыгып, гаилә корып өч ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның бергә үткән матур гомер юллары да һәркемгә үрнәк булган, горурланып искә алырлык. Гаиләдә балаларына дөрес тәрбия биреп, тормышта үз урыннарын табып яшәүләрендә дә әти–әниләренең рольләре зур. Хезмәт сөйгән, йорт эшләренә дә уңган булган уллары Зиннур, Илдар, Дамир әти-әниләре сыман ачык йөзле, итагатьле, тырыш кешеләр. Бүгенге көндә хөрмәтле әниебез, әбиебез Мәүзия Бикчәнтәева улларының, киленнәренең, 6 оныгы, 9 оныкчыгының уңышларына сөенеп яши», - дип сөйләде.

Бәхетле хезмәт ветераны Бөек Җиңү көнен дөньяга тынычлык теләп, якыннарының ихтирамында, укыткан укучыларының хөрмәтендә шатланып гомер кичерә.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836