#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күпкырлы талант иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

26-14Туган телем – татар теле
Рухи байлык халкыма.

Моңаяммы, сызланаммы,
Куанаммы, үкенәмме –
Сөенәмен телемә мин,
Таянамын халкыма.

(С.Бекенин).

Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның чираттагы китабы дөнья күрде һәм ул шушы сүзләрдән башлана. Физика, математика, химия фәннәреннән гомер буена балаларга белем биргән укытучының күңелендә яшеренеп яткан иҗат чишмәләре олыгайган көннәрендә бәреп чыгар да, берничә китап иясе булырга насыйп булыр дип кем уйлаган. “Сөенәм телемә, таянам халкыма” – диеп исемләнгән шушы китап та соңгысы булмас, Аллаһы боерса.

Сөнгатулла абый әле сафта, нык, көчле ихтыярлы, тик рухи чишмәләре генә саекмасын. Берсеннән-берсе кызыклы, тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләре татар халкына, туган телгә, аналарга, олылар көненә, табигатькә, мәхәббәткә, күренекле кешеләргә, дус-туганнарына һәм Сөнгатулла абыйның якыннарына багышланган. Китапның икенче бүлегендә җыр-поэзия урын алган. Сөнгатулла абый күпкырлы иҗат иясе буларак (композитор, җырчы, шагыйрь, скрипкачы) бөтен хис тойгыларын, эчке дөньясын, кичерешләрен халкына җиткерүгә ирешә. Мәсәлән: илһам дулкыны белән шигырь юллары языла, күңел түрләреннән моң алынып көй чыгарыла, шул җырны Сөнгатулла абый үзе җырлап, үзе скрипкада уйный.

Кайгы-сагышларга җырым дәва,
Шатлыклар да мине җырлата.

Җыр-күңел шөрепләренең мае,
Җырсыз яшәп булмый дөньяда.
Менә шулай җырлыйм һәр тарафта
Җырлар – минем очар канатым.
Беркемгә дә сәер тоелмасын,
Бу дөньяны җырлап яраттым”,

- дип яза автор. Шулай ук: җыр халыкның тормыш агышын бизи, кешеләрнең күңелен күтәрә, дәртләндерә, кирәк чакта тынычландыра. Кеше күңелендә яшәргә дәрт, яхшы ниятләргә һәм бәхеткә өмет, киләчәккә ышаныч һәм күңел тынычлыгы тудыра. Сөнгатулла абый язган шушы юлларны укыгач, ни дәрәҗәдә аның җыр яратуын аңлыйсың. Шулай ук китапны такмаклар бизи. Өченче бүлектә юбилейларга шигырьләр һәм соңгы битләрдә истәлекле фоторәсемнәр тупланган. Безгә, укучыларга, Сөнгатулла абыйның яңадан-яңа китапларын сөенеп каршы алырга гына кала. Эх, элекке замандагыча, яшьләр, балалар телне белсәләр икән? Җирле шагыйрьләребезнең китаплары мәктәпләрдә, дәресләрдә кулланылса икән? Менә шул вакытта шигырьләр, җырлар киләчәкле була. Ә бүгенгә Сөнгатулла абый кебек талант ияләренә уңышлар гына телисе кала. Аларга илһам килеп торсын, бервакытта да моңаймасыннар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836