#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Китапханәче эше

последние и лучшие новости искусства в мире

6-5Буранлы февраль аен ямьләндереп, Төмән районы, Талымхан авылы китапханәчесе Рауза Азанова үзенең матур юбилеен билгели. Хезмәт ветераны менә 28 елга якын туган авылында белем, мәдәният учагында эшли.

Бүгенге көндә информацион технологияләр заманында ул авылдашларын китап уку белән кызыксындыра, моның өчен төрле эш формалары алып бара: түгәрәк өстәл, шигырьләр, иншалар конкурслары оештыру, конференцияләрдә катнашу, китаплар күргәзмәсе булдыру, юбиляр язучылар турында әңгәмәләр һәм башка чаралар.

Мәктәп укучылары, ата-аналар, авыл халкы ике катлы клуб бинасында урнашкан китапханәгә бик теләп киләләр. Күп уку, белемне камилләштерү Рауза Зиннәтулла кызына үзенә дә хас. Нурия апа белән Зиннәтулла абый Речаповлар гаиләсендә бөтен балалары урта һәм югары белемле. Олы кызлары Зөбәрҗәт апа 40 елдан артык Төмән шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшәде, уртанчы кызлары Әлфия апа авыл мәктәбендә 44 елга якын башлангыч классларда укыта. Гаиләдә икенче булып туган малай Зәйнулла абый Ленинград шәһәрендә аспирантурада белем алган, мәктәптә балалар укыткан.

Рауза апа гаиләдә төпчек бала. «Әтием авылыбызда үз гомеренә радист булып эшләде. Беркөнне ул төнлә радионокталарын тикшерергә дип, өйдән чыгып киткән. Радио чыбыклары җилдә буталып калмасын дип, аларны җайлаган. Өенә кайтса, яраткан Нуриясе янында яңа гына туган «нәнә» ята икән. Әтиемнең шатлыгы эченә сыймаган. Түземле, сабыр холыклы хатыны беркемгә мөрәҗәгать итмичә, өендә бала таба», - дип сөйли ул.

Балалар барысы да эш сөючән булып тәрбияләнәләр. 1977 нче елда сигезьеллык Талымхан мәктәбен «5»легә генә тәмамлап, 9-10 нчы классларны Ямбайда укый. Төмән дәүләт университетында белем алып, уку йортларында 14 ел дәвамында яраткан физика фәнен алып бара. Тормышка чыга, ике матур кыз тәрбияләп үстерә. Талымхан авылында мәдәният йорты ачылгач, мәктәптән шунда эшләргә күчә.

Үткән елның соңгы көннәрендә авыл китапханәсендә булдым. Анда бәйрәм бара икән. Районнан методист килгән. 2022 елга йомгак ясап, район күләмендә иң яхшы китап укучы - Умар Бәшировка, авылыбызда иң актив китап укучы - Зөһрә апа Сабировага, волонтер-китапханәче Мәрзия апа Мөхәмәдзяновага Мактау кәгазьләре тапшырды. Ә инде аның улы Азат Мөхәмәдзянов үзенең өч баласы, хатыны Юлия авылыбызда «Иң яхшы китап укучы гаилә» номинациясендә җиңүче булдылар.

Рауза апа Азановага китап яратучылар исеменнән котлаулар булсын, эшендә кызыклы очрашулар, бәйрәмнәр аны шатландырып торсын.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836