#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яшәү дәрте мәңге сүнмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

4-69 январь көнне Ялутор районы, Рауды авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шәүкыя Әхмәтҗан кызы Әминова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле көн белән бала-оныклары, туганнары, дуслары һәм күршеләре котладылар. Алар белән бергә әбинең шатлыгын бүлешергә Ялутор районы хакимиятеннән, район, авыл ветераннар советыннан хөрмәтле кунаклар килделәр. Алар әбигә чәчәкләр һәм бүләкләр генә түгел, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын да тапшырдылар.

Бу мизгел әбине аеруча дулкынландырды, хәтта ул шатлыклы күз яшьләрен яшермәде. Аннары Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары юбилярга музыкаль бүләкләрен җиткереп, әбинең яшьлек елларында популяр булган җырларны башкардылар. Бу җырлар аның хатирәләрен яңартып, бераз моңсуланырга да мәҗбүр итте. Әмма мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев һәм аның хезмәткәрләре булган җирдә күңелсезләнеп утырып буламы соң?! Алар кунаклар белән бергә җырлап-биеп, төрле кызыклы уеннар оештырдылар. Әбигә сүз биргәч, ул үзенең җылы хатирәләре белән бүлеште, һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Шәүкыя Әхмәтҗан кызы авылдашлары кебек ук хезмәт кешесе. Олы яшьтә булуга карамастан, бу искиткеч әби яшәү дәртен, оптимизмны саклап кала алган. Ә күпме авырлыклар һәм сынаулар кичерергә туры килгән аңа. Балачагы сугыш елларына туры килеп, 9 яшендә сарыклар, бозаулар, сыерлар көтә. Өлкәннәр белән бергә хайваннарга кышкы азык әзерләп, усак яфракларыннан себерке бәйләгән, колхоз басуларында чүп утаган, урак урган. Гомумән әйткәндә, ул елларда бер генә гаилә дә өйдә утырмаган - барысы да эш белән шөгыльләнгән. Ач-ялангач һәм балачагы авыр физик хезмәттә үтүгә карамастан, Шәүкыя Әхмәтҗан кызы якты һәм игелекле кеше булып кала алган. Әле дә чаялыгын җуймаган бу әбигә 90 яшь тулганына ышанасы да килми. Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәү теләген әбидә яраткан балаларының, 6 оныгының, 11 нәбәрәсенең эчкерсез мәхәббәтләре, кайгырту һәм игътибарлары арттыра. Ә бит Шәүкыя Әхмәтҗан кызы берүзе ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергән, барысына да белем биргән, олы тормыш юлына басарга ярдәм иткән.

- Озын тормыш юлымда крестьян хезмәте мине һәрчак озатып йөрде. Кайда гына эшләмәдем: фермада, басуда, кочегаркада, гомуми стажым 43 ел һәм 9 ай. Хәзер дә, сәламәтлегем буенча 2 төркем инвалид булсам да, эшсез утырмаска тырышам, бакчамда эшлим, ишегалдын һәм өйне җыештыру белән шөгыльләнәм, - дип сөйли юбиляр әби.

Тормышта, авыр хезмәттә чыныккан һәм көчле рухлы Ялутор районының иң өлкән кешесенә сау-сәламәт, иминлекләр белән тагын озак еллар шатланып-сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен дигән теләкләребезне юллыйбыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836