Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Уважаемые братья и сестры, сердечно поздравляю Вас с великим праздником - Курбан - байрам-Ид аль Адха!
Праздник Жертвоприношения венчает собой Хадж – паломничество к святым местам Досточтимой Мекки и Лучезарной Медины, к родине Пророка Мухаммада, да благославит его Аллах и приветстует.
Верующие в эти праздничные дни вспоминают историю пророка Ибрахима, мир ему, который является для нас примером покорности Аллаху, молят Всевышнего о прощении и благополучии; угощяют мясом жертвенных животных малоимущих и обездоленных, готовят угощение для родственников, для семьи.
В эти...
Корбан бәйрәменә багышланган чара азан тавышы белән башланды. Җыелган мөселман кардәшләрен, өлкә, шәһәр хакимияте вәкилләрен өлкә мөселманнары диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков шатлык тулы котлау сүзләре, изге теләкләр белән сәламләде. Коръән укылып, дога кылынгач, хәзрәт корбан чалу тарихына тукталып, Аллаһы Тәгаләнең кеше гомеренең кадерен белүе, югары бәяләвенә басым ясап, үзара дус яшәргә чакырды, илебезгә тынычлык теләде. Үзенең чыгышында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев губернатор В.Якушевның җылы сәламнәрен җиткерде һәм Россиянең Азия өлеше...
Төмән шәһәренең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге хезмәткәрләре Яңавыл районында яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларны җыеп хөрмәт иттеләр. Сый тулы өстәлләргә кунаклар утырышкач, алып баручы Наисә Гайнельянова һәм Әлфинур Касыймова тәбрикләү сүзләре белән чараны ачып, иң нәни балаларга сүз бирделәр. Тәрбиячеләре Миләүшә Әбделәхәтова җитәкчелегендә сабыйлар матур шигырьләр сөйләп өлкәннәребезне сөендерделәр. Хөрмәтле кунакларны котлап үзәк директоры Александр Градусов чыгыш ясады, әлеге бәйрәмне шәһәр Думасы депутатлары Николай Моисеев һәм Ришад Зиганшин ярдәме белән...
Өлкәннәр көнен бәйрәм итәргә Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы әби-бабайлары традиция буенча, мәктәп бинасына юл алдылар. Биредә аларны ачык йөз белән мәктәп җитәкчесе Алевтина Манкаева, укытучылар каршы алып, өстәлләр әзерләнгән спорт залына озата тордылар. Халык җыелгач, шәһәр татар мәдәният үзәгенең (җитәкчесе Л.Кәримова) “Сүнмәс хисләр” (Ә.Назыров) ансамбле җырчылары матур җырларын тәкъдим итеп, бәйгеләр, төрле уеннар оештырдылар. Бәйрәм табынына утырышкач, олы буын вәкилләрен шәһәр Думасы депутаты Ришад Зиганшин чын күңелдән котлап үтте. Алевтина Зиннәтулла кызы авылдашларына бәйрәм...
Узган шимбәдә Төмән районы, Ямбай авылы мәчетенә Корбан гаете намазына искиткеч күп халык җыелды. Бәйрәмне Төмән өлкәсе мөселман диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков алып барды. Ул вәгазь сөйләгәннән соң, сүзне җитәкчеләребезгә бирде.
Төмән шәһәр Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Рифкать Насыйбуллин мөселманнарны изге бәйрәмебез белән кайнар тәбрикләделәр. Рифкать Мирхәтәм улы губернатор Владимир Якушевның котлау хатын укыды.
Зиннәт хәзрәт бәйрәм тәртипләре буенча аңлатма бирде. Гает...
Олы Акъяр авылының мәдәният һәм ял үзәгенә килеп кергәндә татар музыкасы уйный. Күңелләргә рәхәтлек, җанны җылыта торган көй яңгырый иде. Җырлаучының таныш илаһи тавышын ишетүгә бер мизгелгә тукталып калырга мәҗбүр булдым. Әйе, Җәмилә Рәхимова җырлый икән, бигрәкләр дә үзәкләрне өзәрлек итеп башкара бит ул. Акъяр авылының клуб мөдире, әле күптән түгел генә шул вазифаны үти башлаучы Фирдания Ихсанова Өлкәннәр көненә бәйрәмчә киенеп килгән авылның әби-бабайларын каршы алды. Концерт залында мул табыннар әзерләнгән. Авылның танылган эшкуарлары, тырыш бөркетләре: Альберт Хәмидуллин, Рафаэль...