#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Фәрит Ермышевны искә алып

последние и лучшие новости искусства в мире

6-8Менә тагын шигъриятебездә зур югалту булды. Күкрәнде авылында туып-үскән шагыйребез Фәрит Ермышев соңгы юлына китте. Ни хәл итәсең? Гүр газапларын күрмәсен, соңгы урыны оҗмах бакчаларында булсын! Илаһи Амин.

Искитәрлек бу авыл - Күкрәнде. Аннан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмады?! Үз вакытында “Яңарыш” редакциясендә миңа Шакирҗан абый Ибраһимов белән очрашырга насыйп булды. «Әдәби Төмән» утырышларында Фәрит Ермышев белән очраштык.

Соңгы мәртәбә Кугалы китапханәсендә булган очрашуда бергә булган идек. Инде Фәритнең шигырьләренә килсәк, шигырьләре эчтәлеге белән генә түгел, ә техник яктан – рифма, ритм бик шома язылган. Мин ышанам, аның шигырьләре җырлар булып килерләр. Бигрәк тә, туган авылына, авылының бай табигатен сагынып язган шигырьләре укучыларны сокландырырлык. Менә мисал өчен «Күкрәндем» дигән шигырендә мондый юллар:

«Сәлам юллыйм сиңа
Сәламнәрем
Аккош канатында язылган.
Кошлар булып кайтам
Күкрәндемә,
Гөлчәчәктәй гомер языма».

Тагын «Сагыш» шигырендә болай язган:

«Никтер боек Кыю күлем,
Нигә болай кайгыра?
Әллә нинди моңлы сагыш
Сеңеп калган ярына...»

Табигать күренеше аша үзенең генә түгел, авыл халкының кичергән моң-сагышын күрсәтә белгән.

Кызганычка каршы, белмим, Фәрит берәр китап чыгарырга җыенган микән? Әллә инде өлгерә алмадымы? Аның иҗат иткән шигырь, хикәяләрен халыкка җиткерү кирәк. Халыкта бер мәкаль бар: «Кеше китә, сүзе кала».

Ә Фәрит Ермышевның татар телендә туган җире, Себер иле турында язган шигырьләре, һичшиксез, бер хәзинә булып тора.

Сәгыйть САГИТОВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836