#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шәүкәт Гаделша - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат

последние и лучшие новости искусства в мире

8-5Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге үтенече белән Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты якташыбыз Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) кандидатурасын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комиссиясенә тәкъдим итә.

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туган актив хәбәрчебез, дустыбыз кандидатурасын Тукай премиясен алуга кандидат итеп билгеләүне хуп күрәбез.

Шәүкәт Гаделша исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аның саллы эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләре һәр «Шигърият» сәхифәсендә урын ала.

Газета редакциясе каршында «Әдәби Төмән» түгәрәге оештырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары актив катнашты. Ул Себер җиренә әдәби десантлар оештыручы һәм башкаручы иде. Аның белән бергә без олуг язучылар Вахит Имамов, Газинур Морат, Нияз Акмал, Рафис Корбан, Рифа Рахман белән иҗади очрашулар үткәрдек, Тубыл районнарына һәм шәһәренә чыктык. Без танылган якташыбыз белән горурланабыз һәм аның ярдәме өчен шагыйрьгә рәхмәт белдерәбез.

Милләте өчен җаны-тәне белән борчылучы, туган ягын өзелеп яратучы якташыбыз турында күп язылды. Бүген шул язмалардан, истәлекләрдән өзекләр тәкъдим итәбез.

Әтиемнең тормыш юлы

Минем әтием – Шәүкәт Гаделша иҗаты Себернең гүзәл табигатенә – урманнарына, искиткеч үсемлекләр дөньясына, хайваннарга, табигать күренешләренә, себер халкының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә багышланганы мәгълүм. Үзе дә шул халык арасыннан чыгуына шагыйрь бик нык горурлана. Табигатькә гашыйк һәм бәйле булуы тиккә түгел икәнлеге ачык күренә.

Шәүкәт Гаделша 1949 елны Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында крестьян гаиләсендә туа. Шагыйрь гаиләдә алты баланың иң өлкәне була. Сугыштан соңгы авыр елларда әтисе Гаделша Гишам улы тырышып көтү көтә. Әнисе – Фәрхия Алим кызының күрү сәләте начар булганга, эшли алмый. Гаиләләре ярлы яши, акчалары гади әйбер алырга да җитми, кием турында әйтәсе дә юк. Әтиемнең исендә калганнар буенча, балалар гаиләдә мәктәпкә гел яланаяк, берничә ел гел бер киемдә йөргәннәр. Шуңа да карамастан, шагыйрь балачагын һәрчак җылы һәм сагынып сөйли, гаилә тату яшәде дип искә ала.

Бала вакытында Шәүкәт Гаделшаның яраткан шөгыле урман була: анда яшәүчеләрне һәм урманда барган вакыйгаларны күзәтү. Сеңелесе Гөлҗиһан Вайнның исендә калганнары буенча, абыйсы гел урманга бара, анда көнозын йөреп җиләк-җимеш, гөмбә җыя, 4 чакрым ераклыкта урнашкан Тәүде елгасында балык тота.

Туган якның табигатеннән алынган күренешләр шагыйрьнең хәтерендә мәңге саклана һәм аның илһамының чыганагы буларак, иҗатында чагылыш табалар. Табигатьтә ул гомер чишмәсен, яшәүнең мәгънәсен, дөнья белән бәйләнешне, гармонияне күрә.

Шәүкәт Гаделша иҗатында себер поэзиясенең үсү кануннары, себер фольклоры традицияләре, әдәби традиция ачык чагылган үзенчәлекле, уникаль шагыйрь.

Шулай ук аның хезмәт эшчәнлеге чорында төп яраткан эше - электрлаштыру була. Сөйгән хезмәтенә күпме энергия биргәнлегенә шаккатырга гына кала. Үз һөнәренең остасына шуның кадәр әверелә ки, хәтта бик күп белгечләр тәҗрибә алырга янына баралар. Ул һичкемне кире борып җибәрми. Татарстанда электрлаштыру өлкәсендә иң яхшы белгечләрнең берсе булып санала. Казан вертолет, Казан медик-корал заводларын, ТЭЦ-1не, Казан сөт комбинатын, М.Вахитов исемендәге химия комбинатын, кошчылык фабрикасын, торак йортларны, мәктәпләрне, сәүдә-күңел ачу үзәкләрен һәм башка объектларны электрлаштыруда катнаша.

Әтием бөтенләй ниндидер материаль байлыкка бәйле түгел. Табигать аңа юмартлык, киң күңел, акыллылык, шәфкатьлелек, үткен йөрәк биргән. Чамалы таләпчән, гади, намуслы кеше, мин аны гел игътибар белән тыңлыйм, сүзләренә колак салам. Һәрчак һәр кешегә булышырга омтыла. Исән чакларында Киндерле авылында яшәгән энеләрен яратты. Гомере буе аларны сагынып һәр ел туган авылына кайтып йөрде, шатланып ярдәм итте.

Гаилә тормышында гомере буе җәмәгате - әнием Наилә Михайловнага рәхмәтле. Әтинең уенча, нәкъ әнинең булышлыгы белән аның тормышы яңа яшәү мәгънәсен ала, тәртипкә килә.

Табигатькә мәхәббәт турында әйтсәк, әти – табигать баласы. Үземне күпме беләм, ул гел табигатькә чыгарга тырышты. Аның иң яраткан шөгыльләре – сунарчылык, балыкчылык, бакчачылык. Сунар сезонында өйгә һәрчак үрдәкләр, кыр тавыкларын, кышын куяннар тотып кайта иде. Шулай ук исемдә: диссертация эшемне эшләгәнемдә җиң сызганып бик теләп миңа булышырга кереште. Мин моның өчен аңа рәхмәтле. Әгәр әти ярдәм итмәсә, диссертация тикшерүләрем килеп чыкмас иде. Фәнни эшемнең төп мәсьәләләренең берсе булып Татарстан Республикасында табигать экосистемасындагы кыргый үсемлекләрне җыю иде. Төрле районнарның урманнарына барып үсемлек, туфрак өлгеләрен җыйдык. Әти бу мизгелләрдә тыныч, канәгать, гармонияле була иде. Дару үләннәренең исемнәрен кызыксынып өйрәнде. Мондый экспедицияләргә барулар аңа табигатькә чыгарга, кабат балачактагы урман дөньясына кайтырга мөмкинлек бирде.

Мәдинә СИБГАТУЛЛИНА,
АН РТ экология һәм җир асты байлыкларын
файдалану проблемалары институты хезмәткәре,

биология фәннәре кандидаты.

Казан шәһәре.

Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) туган телне һәм әдәбиятны саклау эшенә, яшьләрне эстетик һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә

Хәзерге вакытта шагыйрьнең иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр. Аның иҗаты һәм биографиясе турында мәгълүматлар әсбапларга, энциклопедияләргә, белешмәләргә, мәгариф программаларына кертелгән. Аның иҗаты лингвист һәм әдәбият белгечләрен җәлеп итә. Әсәрләренең теле өйрәнелә, аның иҗаты өчен хас булган сүз куллану закончалыклары, төп темалар һәм мотивлар билгеләнә. Иҗаты буенча ике кандидатлык һәм бер докторлык диссертацияләре якланган.

Хәзерге вакытта шагыйрь Казанда яши. Актив рәвештә шигырьләр яза, алар «Яңарыш» газетасында да дөнья күрәләр. Төмәндә Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Шаукат Гаделша – певец родной земли, гордость татарского народа. Жизнь замечательных людей” (Күренекле шәхесләр) исемле китап бастырылды.

Яшь галимә Лилия Фәизова – «Себер татар шагыйре Шәүкәт Гаделша иҗатының үзенчәлекләре» дигән кандидатлык диссертациясен яза һәм яклый. 2008 елда аның Казанда шагыйрьнең барлык әсәрләренә тирәнтен анализ ясауга багышланган «Язмышының дәръясы – Казан-Төмән арасы» фәнни китабы дөнья күрә. Лилия Харис кызы татар шагыйренең туган табигатен сурәтләүдәге яңалыкны ассызыклый. Шагыйрь хәзерге татар поэзиясендә Себер темасын үстерде, ул берничә мотив аша ачыла. Шәүкәт Гаделшаның пейзаж лирикасында зур фәлсәфи мәгънә бар. Доцент Лилия Харисовна фикеренчә, тормыш мәгънәсе, үткән, бүгенге һәм киләчәк турында уйлану шагыйрь иҗатын киң колачлы, тирән мәгънәле итә.

Казан дәүләт университетында Тубыл педагогия институты доценты Флера Сәйфуллина «Төмән төбәгенең татар әдәбияты: тарих һәм хәзерге заман» докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Автор искитмәле иҗатның бай катламына зур игътибар бирә, аны гомумроссия шигъри киңлегенең югары траекторияләренә чыгара.

Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) турында хәзер әдәби тәнкыйтьчеләр тулы һәм ышанычлы тавыш белән сөйли башлады, алар арасында Казан университетының әдәбият белеме профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина да сизелерлек урын алып тора.

Язучылар даирәләрендә урнашу бик авыр булган Казанга Шәүкәт Гаделша Себердән килә. Бернигә дә карамастан, аның табигый таланты үзенә юл ача, бу турыда ТР фәннәр академиясе академиклары, Казан университеты профессорлары һәм Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтының татар теле, әдәбияты һәм укыту методикасының яшь тикшерүчеләре игътибары сөйли.

Бик тыйнак кеше һәм язучы Шәүкәт Гаделша иҗаты буенча күпсанлы тәнкыйть әдәбияты турында сөйләгәндә, без аның турында энциклопедияләрдә, белешмәлекләрдә, уку әсбапларында басылган эшләрне игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Шәүкәт Сибгатуллин Габдулла Тукай премиясе белән бүләкләнергә лаек дип саныйбыз, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары һөнәри осталык белән аерылып торган, авторлык стиле үзенчәлегенә, яңалыкка һәм оригинальлегенә ия булган Шәүкәт Сибгатуллин иҗатының югары дәрәҗәдә булуы Россия Федерациясе галимнәренең әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрендә анализланган һәм дөньякүләм фәнни әйләнешкә кертелгән.

Хәнисә АЛИШИНА,
Татарстан Республикасының фәннәр академиясе академигы,
Төмән дәүләт университетының филология

фәннәре докторы,профессор. Төмән шәһәре.

Себер татарлары әдәбияты: үсеш тарихы

(Өзек)

...1970 елларда әдәбиятка килгән чорында ук, Гаделша борынгыдан килгән мәҗүси аһәңнәрне кабат яңгыраткан, үзенчәлекле, кабатланмас талант буларак кабул ителә. «Себер татары» шигырендә кулланылган топос шагыйрьнең туган җирен дә, шунда яшәгән халыкның атамасын да белдерә; әсәрдә берничә штрих-сызык белән бик гади һәм, бер үк вакытта, үзгә холык-фигыльле, дөньяга үз карашы булган себер татары образы тудырыла. Киң күңеллелек – бу халыкның төп сыйфаты итеп тәгаенләнә:

«Бирәм соңгы серәнкәне,
Соңгы телемемне.

Күрәм кеше күңелләрен –
Тыңлап күңелемне.

Кызганмыйм да, үкенмим дә –
Рәхәтләнеп калам.
Себер татарларын шулай

Яраткан бит Аллам».

[Гаделша: 2004. 123 б.]

Гаделша әсәрләрендә геройның туган җирен сагыну, җирсү хисләре алар каршында үзен гаепле итеп тою хисе белән үрелгән. Шагыйрьнең лирик герое һәрвакыт эчке каршылыкта яши: туган якларын сагыну, аның рәнҗетелгән, рәхимсез файдаланылган табигате хакында өзгәләнү хисе туган ягыннан аерылганлык, язмыш алдында көчсезлек белән үрелеп, сызлану, әрнү хисе тудыра.

Себер табигатенең кире кайтару мөмкинлеге югалган гүзәллеге шигырьләрдәге хисләрнең сәбәбе булып тора: балыксыз күлләр, тапталып, ергаланып беткән тайга, ташландык татар авыллары һ. б.

Шуңа да лирик герой табигать белән бергә-бер сөйләшә («И табигать, бүген мин...», «Чак кына аңлый алсам мин...», «Сусарларны куып булмый...», «И, бөҗәк», «Аккошларым» һ. б.), туган җирен, аның тарихын-бүгенгесен, табигатен һәм кешеләрен – бербөтен тере җан иясе итеп күзаллый («Хәзинә», «Күңел елый», «Булмас бүтән уңай вакыт», «Ни диим» һ. б.). «Бармы ирләр?» шигырендә тарихи шәхес Күчем хан образы милли идеал дәрәҗәсенә күтәрелә. Аерым бер шигырьләрдә Себер топосы– ил топосы югарылыгына куела. Күпчелек очракта мондый янәшәлекләр татар милләте язмышы өчен борчылу булып аңлашыла. Шагыйрь милләттәшләрен, ваемсызлыктан ваз кичеп, Күчем ханнар мисалында, туган җиренең байлыкларын сакларга, табигатен талауга, рәхимсез файдалануга каршы көрәшкә чакыра.

Гаделша иҗаты төбәк сүз сәнгатендә себер татарларының психологик портреты, яшәешенең мораль-этик кануннары, әйләнә-тирәгә, аеруча табигатькә үзгә мөнәсәбәте үзәккә куелу турында сөйли. Халык иҗаты җәүһәрләре, төбәкнең бай тарихы һәм шәхесләре, кабатланмас мифологиясе дә, сурәтләү чараларына күчеп, оригиналь колорит тудыруга хезмәт итә. Болар себер төбәге татар әдәбиятындагы дөнья сурәтенең үзенчәлеген күрсәтә.

Флера СӘЙФУЛЛИНА,
профессор. Казан шәһәре

* * *

Шәүкәт Гаделшаның табигатьне яратуы, олылавы, үзен шул табигатьнең бер баласы итеп каравы барлык шигырьләрендә дә күренә. Мәсәлән, «Язның бер көне», «Бәхет», «Бал корты йөземдә», «И, табигать бүген мин...», «Озын җыр», «Чак кына елый алсам мин», «Тигәнәккә бәрелеп», «Черкине сагынам» һ.б. Автор лирик героеның тормышка мөнәсәбәтен антропоморфизм фәлсәфәсе билгели, нәкъ менә шушы шагыйрь иҗатында табигать белән якынлык фәлсәфә дәрәҗәсенә күтәрелә. «Антропоморфизм – табигатьтәге җансыз әйберләргә һәм күренешләргә, күк җисемнәренә, хайваннарга һәм үсемлекләргә кеше сыйфатларын күчерү, аларны кеше кебек үк яши, сөйләшә, фикерли һәм хис итә дип күз алдына китерү», - диелә Азат Әхмәдуллинның «Әдәбият белеме сүзлегендә. Ш. Гаделшаның лирик герое өчен табигать сердәш тә, дус та, киңәшче дә. Ул анда гына чынлап юаныч таба, кайгыларын тарата, шатлыклары белән уртаклаша ала. Шуның өчен җаны кебек кадерле аңа табигать.

Ләкин лирик герой шул ук вакытта табигатьнең аны кабул итмәвеннән куркып яши. Чөнки җир йөзе кешеләрдән күп зыян күргән, ә табигать аңа моны гафу итә алырмы, юкмы?

И табигать үги балаң
Булып торам янәшә...

Син миннәнме, мин синнәнме
Кайсыбыз соң читләшә.
(«Чак кына аңлый алсам мин»).

Шәүкәт Гаделша өчен Себер ягы иң кадерле, иң газиз як. Шуңа да аның герое туган якларыннан аерылуына бик кайгыра. Себердә аның балачагы, яшьлеге калган. Балачактан бирле сеңеп килгән гадәтләре шушы төбәк белән бәйләнгән. Автор Себер татарларының кунакчыллыгын, юмартлыгын, бай күңелле булуын сагына, шул ук вакытта халкының язмышы өчен борчыла.

Тәүде, Тубыл, Тура, Иртеш якларында
Учак ягып бераз ятканым бар.

Дулкыннардан, камышлардан, яфраклардан
Ишеттем мин бер үк ачы моң – зар.
(“Күңел елый”).

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Россиянең атказанган укытучысы,

филология фәннәре кандидаты.

Төмән районы, Шыкча авылы.

* * *

Шәүкәт абый Сибгатуллин туган ягын бик тә ярата, сагына торган нечкә күңелле табигать баласы ул. «Тормышның төбеннән күтәрелде...», - дип әйтеп була аның турында. Туган ягына еш кайта иде ул. «Яңарыш»ны да яратып укыды, кызыксынып күзәтте. Киңәшләрен бирде, ярдәм кулын сузды. Якташларына, мәктәпкә татар телендәге газетаны яздырып торды. Үз иҗатын яратучылар белән очрашулар оештырды, ярсып-ярсып телне саклау, яклау кирәген аңлатырга тырышты. Редакциягә дә танылган шагыйрьләрне алып килде, халык, студентлар, укучылар белән очрашулар гөрләп үттеләр. Тарихны бик яхшы белә ул! Илен, гаиләсен ярата. Хәзер дә иҗат чишмәсен корытмый. Казан шәһәрендә яшәп, күңелен биләп алган уй-хисләрен шигырь юлларына сала.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, озак еллар Казанда яшәүче, «Яңарыш» газетасының якын дусты, ярдәмчесе, ифрат талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның «Табигать баласы» исемле китабында бастырылган шигырьләренә анализ ясыйбыз. Бу шигырьләр 2012-2014 елларда язылган. Шагыйрь аларда Көнбатыш Себер татарларының тормышының һәм табигатенең үзенчәлекле булуын, тереклек дөньясының матурлыгын кабат дәлилли, үзенә генә хас образлар аша тасвирлавын дәвам итә. Туган як табигатенә яңа образлар кертә, философик фикерли.

Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин – минем авылдашым. Аның иҗатына соклануым, сәләтенә хәйран калуым көннән-көн арта. Мондый уникаль, үзенчәлекле шагыйрьнең якташым булуына чын күңелдән горурланам. Шушы шигырьне укыгач, Төмән - Түбән Тәүде трассасы күз алдыма килә. Чыннан да ул шома, машиналар да шуадыр... Юлыбыз төзек, заманча ясалган, югары сыйфатлы. Башка регионнарда яшәүче шоферлар өчен көнләшерлек.

Астан, өстән укмашалар
Авыртулар йөрәгемдә.
И туган як, китүемнең
Юктыр, бәлки, кирәге дә.

Шушы юлларны укыгач, күзгә яшь килә. Бу мизгелдә шагыйрьнең нинди халәт кичергәнен тоясың. Еракта яшәүче кешегә туган туфрактан аерылу никадәр авыр икәнлеге күренә.

Шәүкәт Гаделша «Яңарыш» газетасының якын дусты, ярдәмчесе. 1998 елдан бирле аның шигырьләре газетада басыла. Унбиш елдан артык Түбән Тәүде районының татар мәктәпләрен, авылдашларын «Яңарыш»ка яздырып килә. Туган ягына сагынып кайтып, Коръән ашлары үткәреп, авылдашлары белән аралашып, иҗат итәр өчен илһам алып китә. Ул шигърияткә үз йөзе, үз аһәңе булган, Көнбатыш Себер татар тормышының һәм табигатенең кабатланмас үзенчәлекләрен шагыйрәнә гәүдәләндереп, бүгенге татар поэзиясен яңача образлар, сурәтләр белән баетучы талантлы шагыйрь. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның җиде китабы дөнья күрде («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006; «Иман капка ачканда», 2011).

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836