#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ике ут арасында

последние и лучшие новости искусства в мире

- Сөйгәнем белән берничә ел очрашып йөргәч, мин аның өйләнгән кеше икәнен, кызы үсеп килгәнен белдем, - дип башлады сүзен Гөлия. - Авырлы икәнем ачыкланмаса, бу хакта, бәлки, белмәгән дә булыр идем әле. Илсур аны шул хәтле яхшы яшерә алган, үзем дә шаккаттым. Алданрак белгән булсам, ул кадәр тирәнгә кермәс идем дә бит, шундук араларны өзгән булыр идем. Ә йөрәк астымда яңа җан тибенгәч, нишләргә дә белмәдем. Баланы төшертәм дип баргач, табиблар кире борды. Сәламәтлегемә куркыныч яный, диделәр. Шулай итеп, баланы табарга карар кылдым.

Илсур белән мөнәсәбәтләребез яңа төс алды. Ул миңа гел ярдәм итеп торды. Вакытлыча гына булса да, аның киң җилкәсенә сыенып тору рәхәт иде миңа. Кайчандыр яныма күченеп киләчәгенә ышандым. Үзе дә: “Кызым үсеп җиткәнне генә көтәм, аерылам”, - дип әйтә килде.

Безнең улыбыз туды. Илсур аңа үз фамилиясен бирде. Тик тора-бара, арада аңлашылмаучанлыклар чыга башлады. Гел өйдә качып утыра алмыйбыз бит инде. Минем парлашып, балабыз белән һава сулап паркларда йөрисем, кибетләргә барасым килде. Илсур каршы иде моңа. Чөнки танышларының күреп белүләреннән, хатынына җиткерүләреннән куркып яшәде. “Бераз түзик, миңа тавыш кирәкми. Вакыты җиткәч, балага да, хатынга да ипләп кенә аңлатырмын”, - диде. Ләкин ул “вакыт” кына бик озакка сузылды. Илсур кунак кебек килә дә китә, ә башка вакытта мин ялгыз. Төннәрен мендәремне кочып елыйм. Әле ярый балам бар, дим. Илсурга авыр икәнен дә аңлыйм. Ул бит ике ут арасында яши. Гаиләсен калдырырга намусы җитми, безне дә ташлап китә алмый - мине дә, улын да ярата. Димәк, ул әйткән вакытны гына көтәсе кала.

Көннәрдән бер көнне телефоным шылтырады. Чит номер булса да, алдым.

- Гөлия, исәнме, акыллым, - ди миңа таныш булмаган ханым. - Мин Миләүшә апаң булам, Илсурның хатыны.

Аяк астымда җир убылды мени?! Манма тиргә баттым. Ә менә каршымда басып торса, нишләр идем икән? Уйларга да куркыныч.

- Сезнең очрашып йөрүегезне дә, улыгыз тууны да беләм, - ди бу сөйләвен дәвам итеп. - Ә безнең ике балабыз бар. Икесе дә кызлар.

- Илсур бит миңа бер генә балам бар дигән иде, - дим каушап кына.

Ә Миләүшә тыныч тавыш белән сөйләвен дәвам итте. Берәү булса, чәчкә ябышырга торыр иде, дим үземчә. Ә бу үзен бик сабыр тотты.

- Гөлия, сездән кайткач, ирем бик нык эче авыртуга зарлана. Аның бит ашказаны сау түгел. Өйдә махсус диета буенча ашый ул. Мин аныңча гына әзерлим, аның җаеннан гына торам. Менә берничә рецептны синең белән бүлешим дип шалтыратуым иде.

Тыңлап бетердем дә, артыма утырдым. Миңа оят булып китте. Әле Илсурның гаиләсен бик яратуын, беркайчан да аерылышырга җыенмавын да белдем. Мин бит аның хатыны берни сизенми, белми дип яшәдем. Аңа ишетелмәсен дип, тегендә-монда чыгып йөрмәдек, Илсурның һәр сүзен тыңладым. Гаиләсенең тынычлыгын сакладым, мәҗбүри аерып алу турында уйламадым да. Үзенең беренче адым ясавын көттем. Ә ул күптән инде гаиләсеннән китә алган ләбаса! Тик теләмәгән генә. Үзенә бу хакта әйткәч, Илсур:

- Кадерлем, безгә болай да рәхәт бит. Миңа икегез дә бик кадерле, икегезне дә бик яратам, - диде.

Моңа каршы әйтер сүз тапмадым.

Миләүшә турында көннән-көн ныграк уйладым. Һәм үземдә, ниһаять, аңа шалтыратырга көч таптым:

- Мине гафу итегез инде, алай теләмәгән идем. Баштарак, Илсурның гаиләле кеше икәнен белмәдем. Ә аннары соң иде. Улыбыз үсеп килә. Чит кешегә әти дип дәшкәнче, читкә какмаган үз атасы бар бит, - дидем.

- Сеңлем, мин сине гаепләмим. Башкача булса, күптән тавыш куптарган булыр идем инде. Ә болай, ирем теләсә кем янына йөргәнче, синең яныңа гына бара. Сине тәрбияләп, акчасын биреп торуын да яхшы беләм. Ул ике гаиләне дә алып барырдай хәлдә. Син аны беркайчан да миңа каршы котыртып кайтармадың. Шуның өчен рәхмәтле дә әле мин сиңа. Гаиләбезне таркатмадың. Янымнан чыгып китә, яныма кайтып керә ирем. Балаларны укыта. Ул безнең уң кулыбыз, - диде.

Вәт хатын бу ичмаса, дим. Күпме көч һәм сабырлык анда. Иреңне чит хатын белән бүлеш инде! Бу бит ике гаиләле дигән сүз. Мин килешә алыр идемме моның белән? Юк, билгеле! Әллә ниткән гаугалар чыгарыр, чәченә ябышыр, тәрәзәләрен коеп кайтыр идем! Шул кичне мин Илсур белән ачктан-ачык сөйләшергә булдым:

- Минем сөяркә түгел, хатының буласым килә. Болай яшәп булмый бит инде. Теләмим дә... Карт хатын, яшь хатын... Көлке бит бу! Әле мин бик яшь. Бала янына гына килеп йөри торган, “якшәмбе әти” кирәк түгел безгә. Безнең дә урамда җитәкләшеп йөрисебез килә. Ә кеше күзенә күренергә оялып, куркып, качып яшәү - яшәү түгел инде ул. Бар көчемне җыеп, менә шулай дидем Илсурга. Дөрес бит инде, я ирем булсын, булмаса, юк булсын. Үзе сайласын. Уйлап, бер нәтиҗәгә килергә вакыт бирдем. Ничек тели - шулай була. Минем дә горурлык бар, - дип тормыш хәлен тәмамлады Гөлия.

Лилия САТТАРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836