#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңел ярасы...

последние и лучшие новости искусства в мире

“Серле телефон”ым озак тынып торганнан соң, кабат шалтырады. Бу юлы өлкән яшьтәге апа гомер буе эчендә саклап килгән серен миңа чиште.

-Үткән гасырның 70нче еллары. Без, 10ныч сыйныфны тәмамлаган кызлар, совхоз фермасында сыер савучы яки бозау караучы булып эшләп калмас өчен, укырга дип тизрәк Төмән шәһәренә юл алдык, - дип башлады ул сүзен, миндә кызыксыну уятып. - Ни өчендер ул чакта югары уку йорты турында хыялланып та карамадык. 4 кыз һөнәри училище тәмамлап, заводка эшкә урнаштык. Тулай торакта бүлмә бирелгәч, тормышыбыз тагын да яхшырды. Тик үзара мөнәсәбәтләребез генә көннән-көн начарая барды. Арада мин иң тыныч холыклылары, түземлеләре идем. Гомумән, кызлар минем белән идарә иттеләр, мыскыллаган, түбәнсеткән чаклары да булмады түгел. Үзем беркайчан да кеше күңелен сүндерерлек гайбәт, нахак сүзләр сөйләргә тырышмадым.

Шуңадыр да дус кызларымның танышкан егетләре озакламый минем арттан йөгерә башлыйлар иде. Менә шул сәбәпләр минем язмышыма кара тамга салды да инде. Юк, мин аларның берсен дә узындырмадым, дип әйтер идем, әгәр, һич тә көтмәгәндә, Раниянең танышкан егете миңа “күчеп”, арабызда саф мәхәббәт кабынмаган булса. Бүлмәдәш кызлар көнләшеп мине ничек кенә кимсетмәделәр дә, минем турында нинди гайбәтләр чыгармадылар, хәтта Рания әтиемә Рамилнең йөрәк авырулы икәнен дә җиткергән. Билгеле, әти белән әни моны белгәч: “Андый чир белән озак яшәмиләр, ул авыр эшкә дә ярамый, син, кызым, яшь, үз парың табылыр әле. Бала кочаклап, яшьли генә тол калсаң, ничек яшәрсең?!” - дип мине төрлечә битәрләделәр. Һәм теләкләренә ирештеләр дә. Рамил отпускага авылына кайткан арада мин башка егет белән очраша башладым. Тик онытырга күпме тырышсам да, йөрәк түремнән аны йолкып ташлый алмадым. Сагынып елаган төннәрем аз булмады, үземне бары тик бергә булган мизгелләрне кабат-кабат күңелдән кичереп кенә тынычландыра, өметләндерә идем. Кызлар да минем адымымны дөрес дип, хуплап кына тордылар. Рамил эзләп килеп, сөйләшергә чакыргач, кызлар мине бүлмәдә бикләп калдырып, үзләре сөйләшкәннәр. Шуннан Рамил очрашканда читләтеп үтә иде. Бераздан мин аның үзеннән корсакка узган кызга өйләнергә мәҗбүр булганы турында ишеттем. Күңелемдә аның белән корган бәхетле киләчәгем шул минутта ком сараедай ишелде, яшиселәрем килмәде, минем өчен, әйтерсең, тормыш тукталды... Йөрәктәге яралар төзәлә башлады дигәндә, язмыш тагын сынау җибәрде – Рамил минем заводка эшкә урнашты. Шуннан безгә аның белән еш очрашырга туры килде, минемчә, ул махсус рәвештә юлыма чыга иде. Вакыт үтә торды, яшем дә олыгая барды, тик күңелем туачак балаларымның аталары итеп беркемне дә кабул итмәде. Ләкин күрәселәрем әле алда булган икән. 1 май көнне кызлар мине бәйрәм итәргә үзләре белән урманга алып киттеләр. Шашлык әзер булгач, җиргә җәймәләр җәеп, ашарга утырган арада, әллә кайдан Рамил дә безгә килеп кушылды. Элек мәҗлесләр аракысыз үтми иде бит. Төнге сменадан кайтып ашамаган, йокламаган да булгангамы, ике чәркәдән исереп тә киткәнмен. Шулчак Рамил мине бераз җилләтеп килергә дип урман эченә алып кереп киткән. Ул мине көчли башлагач кына һушыма килеп, күпме акырсам-тыпырчынсам да ярдәм итүче табылмады. Урман буйлап елап кичкә хәтле йөрдем, үземә кул салырга да уйладым, тик батырчылыгым җитмәде. Төркем янына килгәч, Раниянең хәйләле, тантаналы карашын әллә кайдан тоеп, мин күп нәрсәне аңладым. Ләкин эш узган иде инде... Соңыннан Әлфия миңа Рамил мине көчләгәнне Раниянең ире агач башына менеп фотога төшергәнен, моны Рамил белгәч сугышканнары, фотоаппаратын ватканын әйтте. Башта Рамилнең бу адымын мине яклап дип кабул иттем, ул бары үзен кайгыртканын акылыма да китермәдем. Минем өчен иң авыр көннәр башланды, Рамилне күралмадым, бу гынамы ни! Бер айдан балага узганымны аңладым. Үзем өчен түгел, әти-әнием, туганнарымның хөрмәтен югалту, аларның йөзләренә кызыллык китерүем бөтен бәгыремне өзде. Нишләргә белмичә, үземне аклар өчен,Рамилне кичереп, аның белән очраша башладым. Хәтта хатыныннан аерып алып үземә өйләндерү турында хәйлә кордым, ләкин ул төрле сәбәпләр табып, хатыны белән улын ташларга ашыкмады. Улыбыз туганын хатыны белгәч, Рамилгә үч итеп, улын балалар йортына тапшырып, яшь егет белән башка шәһәргә китә.  Рамил белән бер гаилә булып яши генә башлагач,  улының балалар йортында булганын белеп, аны ул үзебезгә алып кайтты. Ләкин мин баласын бер дә кабул итә алмадым, аның һәр хәрәкәте нервымны чыгарды. Әнисез булса тагын бер хәл иде, ә көндәшемнең, өстәвенә тагын үз әнисенә кирәкмәгән баланы ни өчен мин тәрбияләргә тиеш соң, дип уйладым. Иптәш кызларым да минем сүзләрне дөрес дип таптылар, төрле киңәшләр биреп тордылар. Рамил, әлбәттә, бу хәлгә озак түзә алмады, улын җитәкләп үз бүлмәләренә кайтып китте. Ул да үтә горур булды. Бәлки, иң авырткан җиренә кагылгангадыр! Әмма мәхәббәт хакына бераз түзсә ни булган! Югыйсә, ул да мине ярата иде бит! Яшь чак – җүләр чак инде! Бераздан Рамил тагын өйләнде, ә без улым белән икәү яшәдек. Тик ул безгә юлны онытмады, ялгызлыктан, аны яратканымнан, мин дә каршы килмәдем. Ике гаиләгә яшәгәнен яңа хатыны да белгәч, өйгә килеп, күршеләремнән сорашып, эшемә барып әхлаксыз тормыш алып барганым турында гаризалар язып йөрде. Әллә бер дә гарьләнмәдем, дисезме? Гайбәт, мыскыллы караш, түбәнсетүләрне бик авыр кичердем, ләкин язмышыма язган кешемнән бөтенләйгә аерыласым килмәде шул. Яраттым! Ансыз тормышымның мәгънәсен, киләчәген күрмәдем. Урынымда башка хатын-кыз булса, хәйлә белән иргә дә, үги балага да ярарга тырышыр иде, ләкин минем тәрбиям ике йөзле булырга кушмады. Әйтергә теләгән сүзем шул: кеше язмышына, хәтта әти-әнигә дә керешергә ярамый икән. Һәркем киләчәген үзе сайласын, үзе абынган, еламый, диләр бит. Ә мин гомер буе үземнең бәхетсезлегемдә кешеләрне гаепләдем. Шуңа да күп ялгышлыклар җибәреп, олы гөнаһлар, каргышлар алдым. Шулар өчен Ходай күп сынаулар да бирде. Үги бала карарга теләмәгәнемәдер, бердәнбер улымны машина суктырып, ике ел урын өстендә  ятты. Йөрәк пәрасенең сызлану-газап чигүләрен күрү кайсы анага җиңел дип беләсез! Шөкер, улым исән-имин аякларына басты. Бераздан бер яхшы күңелле кеше белән тормыш корып яшәп кенә киткәндә, Ходаем күпсенепме әллә, аны үз янына алды, миңа бүтән бала да бирмәде. Менә шулай миңа хатын-кыз бәхетен татырга насыйп булмады... Иптәш кызларымның да тормышлары минекеннән аерылмады. Күрәсең, минем дә күз яшьләрем төшмичә калмагандыр. Раниянең ирен яшьли генә паралич сукты, уллары наркоман булып, артык доза кулланудан үлеп китте. Әлфиянең дә гомере исерек ир белән, кыерсыту-кыйналулар белән узды, шул сәбәпле балага да уза алмады. Хәзер инде барыбыз да олыгайдык, мин дин юлына басып, биш намазымны башкарам. Һәр намазымда Аллаһы Тәгаләдән белеп һәм белмичә кылган гөнаһларымны кичерүен бар күңелемнән үтенеп ялварам. Шөкер, картлыгым тынычлыкта, оныкларым арасында үтә. Рамил дә йөрәк чире белән бүгенге көнгә хәтле исән-сау яши. Тик гаилә бәхетен ул да татымады, гомерен сөяркәләр белән буталып уздырды. Хәзер хатыныннан, бала-оныкларыннан да хөрмәт күрми. Яшь чакта дөнья куып, ахирәтне уйламыйбыз шул. Әйтерсең, безгә беркайчан да, бернәрсә дә булмас шикелле. Кеше тормышына керешеп, яшәргә өйрәтеп, берәүне хуплап, ә икенчесен хурларга үзебезне хаклы дип санап, Ходай рәнҗешен алабыз. Ни өчен ул адәм баласына авырулар, сынаулар җибәрә дип беләсез? Бу ялган дөньяда бер нәрсә дә эзсез үтми. Көнләшү, кешене түбәнсетү, гайбәт сөйләү, кемгәдер этлек эшләү, тәкәбберлегебез бумеранг кебек барыбер үзебезгә әйләнеп кайта икән. Шулчакта җан әрнүенә бернинди дәва табалмыйча түзеп яшәүләрнең нинди газап икәнен белсәгез иде! Байлык, чибәрлек, дәрәҗәле эш урыннары - берсе дә җан тынычлыгы, гаилә бәхетенә, балаларның иминлегенә тормый икән! Мин, Раббымның бер бәндәсе, бу сүзләрне яшьләребез колагына җиткерер, ялгыш адымнардан саклар, безнең гөнаһларны кабатламасыннар өчен дип сөйләвем иде, - дип уфтанганнан соң, Нурия апа саубуллашып телефонын сүндерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836