Декабрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мәхәббәт - кешенең тормышын төбе-тамыры белән үзгәртергә сәләтле бер хис. Ул килдеме, дөньяга караш та, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың. Җиһанда син һәм ул... Күзгә ак-кара күренми, кеше сүзе дә колакка керми. Тик ахыр чиктә, язмыш барын да үзе теләгәнче үзгәртә, тигезли...
Иң зур бәхетне мин сөю һәм сөенү дип саныйм. Бу хис беркемне дә читләтеп узмый торгандыр. Һади Такташ: “Мәхәббәт ул - иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта”, - ди. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң күп урынны алган мәңгелек проблема. Яратышып өйләнешкән парлар бәхетле, матур тормыш кичерәләр, тормыш ваклыкларыннан өстен булалар. Ләкин күп очракта яшьләр мавыгуны чын ярату белән бутыйлар. Андый бәхет үтеп китүчән була. Шуңа күрә дә мәхәббәт сынаулар аша үтәргә тиеш.
“Мәхәббәт кочагында” төркеменнән.