#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өзелеп яратма икән...

последние и лучшие новости искусства в мире

Рамилә кызын шулай итеп бер үзе үстерде. Әти-әниләре булышты, әлбәттә. Иске эшеннән китте. Декреттан соң анда чыкмады. Ул эшен Динар белә иде, тапмасын өчен күчте. Динарга эзләсә дә аны табарлык бөтен юлларны кисте. Үзе һаман да өзелеп яратты шуны, үзе үч итеп юлларны кисте. Мендәргә капланып елаган көннәре күп булды. Чөнки ул аны үтереп сагына иде.....

Ярый әле Динарасы аның гел копиясе. Аны ярата, сөя. Икесе өчен дә яратты ул аны. Динар итеп тә, кызы итеп тә.

Шулай бер көнне паркта Динара белән йөргәндә, ул Динарны күрде. Ләкин ерактан гына. Элеккечә матур, матур итеп көлә, янында курчак кебек бер кыз. Машинасын да алмаштырган ахрысы. Рамилә куакларга кача-поса гына күзәтте аны. Динара белән күренәсе килмәде. Алар күргәнче дип, икенче яктан китеп тә барды ул. Күзләреннән мөлдери-мөлдери яшьләре тәгәрәде. Әллә нишләп шул кыз урынында булып, Динарны сөясе, яратасы килеп китте аның. Димләгән егетләргә дә кияүгә чыкмады бит ул. Динарны күңеле белән көтте. Әти-әниләре орышыплар бетерделәр үзен. “Без мәңгелек түгел. Без дә булмасак нишләрсең. Башлы-күзле итеп калдырасы килә бит, кызым”, - дип.

- Әнием, миңа аннан башка беркем дә кирәкми.. Күңелем белән аңласам да, йөрәк аны көтә.

Шулай итеп, йөрәге көтеп яши бирә торды Рамилә. Кызы балалар бакчасын да йөреп бетерде, аннары мәктәпне тәмамлады. Үз шәһәрләрендәге медицина университетына укырга керде. Инде барсы да яхшы дигәндә, әбиләрен озаталар. Әтисе Сабир бабайга гел читен кала. Күрмәмешкә салышса да, Рамилә аның акрын гына тәрәзәгә карап елаганын гел күрә. Читендер шул. Гомер иткән якын кешесе бит. Рамиләнең дә күзләре гел юеш йөри.

Бер көнне эштән иртәрәк китә ул. Чөнки әтисе авыртып кала иртән. Кан басымы белән интегә бит. Подъезд төбенә җиткәндә, ул аны күрә. Аны! Динарны! Матурлыгы каядыр югалган. Күзләре дә көлеп янып тормый. Тоныкланып калганнар.

- Исәнме, Рамилә!

- Исән әлегә, Динар. Каян таптың мине?

- Дөнья киң, танышлар бар, табыштылар инде. Ничек хәлләрең? Кыз тапты диделәр сине. Кем исемле?

- Динара исемле.

- Минем исемгә якын итеп куйгансың. Миңа охшаганмы соң?

- Нәрсә кирәк сиңа, Динар? Һәм нәрсә булды?

- Әни авырта. Кыйммәтле дарулар алабыз. Менә азрак акча җыя алырмын микән диеп чыккан идем.

- Алдашасың бугай бит, Динар? Күзләрең йөгерә.

- Юк алдашмыйм. Билләһи! Өйгә кертмәссеңме? Үтереп эчәсем килде.

- Әйдә кер инде. Ләкин тыныч кына яме. Әтием авыртып тора.

- Ярар. Ә Динара кая? Күрәсем килгән иде.

- Ул укуда. Табибә булырга укый.

Динарны кухняда калдырды да, үзе әтисе янына кереп китте. Кан басымнарын үлчәп, даруларын эчертеп чыкты. Кухняда чәй дә кайнап өлгерде. Динар авызын пешерә-пешерә тиз генә чәен эчте дә, китү ягын карады.

- Кая ашыгасың? Хәзер Динара кайта. Минем бераз җыйган акчам бар иде. Хәзер бирәм яме диеп залга кереп, алып чыкты Рамилә.

- Рәхмәт, Рамилә! Безне бер авырлыктан коткардың! Рәхмәт!

Динар чыгып югалды. Динара кайтмый торгач, шалтыратыйм әле диеп сумкасын ачса, андагы телефоннан да, кошелектагы акчадан да җилләр искән.

- Вәт юләр дә инде син, Рамилә. Бер сатты бит инде ул сине. Бала белән үзен чагыштырды. Ә син һаман аңар ышандыңмы? Телефонсыз да, җыйган акчасыз да калдың. Рамиләнең күзләренә яшь килде. Ләкин тиз тыйды үзен. Үзе гаепле ич. Димәк сәрхүшкә, әллә инде наркоманга әйләнгән бу.

Ярар, миннән чыгасы акча булгандыр. Эшләп торам, телефонны да алырмын. Кызы кайтып керде.

- Әнием, мин сиңа шалтыратам, ә анда бер абый алды. Телефоның кая?

- Урлаганнар автобуста, кызым, кошелекны да, телефонны да.

- Ләкин ул абый, мин синең әтиең Динар, ди бит. Син дә әтине Динар исемле дигән идең. Әни, мин бала чага түгел, сөйлә миңа, әйдә. Кухняда чәй эчә эчә бәйнә-бәйнә барсын да сөйләде кызына Рамилә. Әтисенең нинди кеше булуы бик мөһим иде Динарага. Ул чирканмады.

- Әнием, ул авыру булса, аны дәваларга кирәк.

- Бүтән күренмәс диеп уйлыйм. Чөнки җыйган акчаны да алып китте.

- Ялгышасың, әнием. Андый кешеләр алар тагын киләләр.

Дөрес булды. Бер айлар вакыт үткәндер, Рамилә эштән кайтуга идәндә Динар йоклап ята иде. Элекке матур, горур Динардан бер граммы да калмаган. Рамилә уятты.

- Рамилә, кума, зинһар! Барыр җирем юк. Мин авыру. Мине дәваларга кирәк. Мин риза дәваланырга. Салыгыз гына. Мине һаман да яратасың бит. Күзләреңнән күренә.

- И Динар, Динар... Әйдә өйгә. Тавышланма яме. Әти авырта. Кызым кайткач сөйләшербез.

- Рамилә, гафу ит мине. Телефонны да....

- Динар, барысын да беләм, искә төшермә. Динара кайтсын. Сөйләшеп клиникага салырбыз. Ә хәзер залга кереп ятып тор.

Динара кайткач, ашыгыч ярдәм чакырып, Динара үзе әтисен алып китте сәрхүшләрне дәвалый торган хастаханәгә. Салып кайтты.

- Әни, салдым. Дәваланганнан соң үзеннән тора инде. Әнием, һаман да яратасың икән бит син аны. Ничек яратып карап торганыңны күзләреңнән күрдем.

- Әйе, балам, яратам. Синең атаң бит.

Рамилә һәр көнне диярлек Динар янына йөрде. Тәмле әйберләр пешерде. Ул бара алмаса, Динара китә иде. Динар өч ай ятты клиникада. Аннары өйгә алып чыктылар.

- Динар, әти-әниең кая?

- Алар миннән баш тарттылар. Чөнки өйдән барлык нәрсәне ташый башладым. Ишектәге замокны алмаштырдылар. Ә менә сез баш тартмадыгыз. Рамилә, яшьлек ялгышымны төзәтергә рөхсәт итче!

- Итәм! Ләкин эчеп кире үз хәлеңә кайтсаң, кирегә юл юк!

- Юк, юк! Эшкә керәм, Аллаһы боерса. Кайда алсалар, шунда эшләргә дә риза.

Динар сүзендә торды. Эшкә урнашты. Рамилә белән язылышып, бергә тора башладылар. Өзелеп яраткан кешесе белән бик бәхетле иде Рамилә.

Ничә еллар үтсә дә, йөрәге алдамады, Динарны көтте һәм көтеп алды бит. Яраткан кешеләрегездән баш какмагыз икән ул.

Алсу ШӘЯХМӘТОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836