Декабрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Ни өчен француз хатынының туфли үкчәсе ашалмый соң, ә рус хатынының бик тиз туза? Чөнки француз хатыны атлаганда аны бер яктан ире, икенче яктан сөяркәсе тотып бара. Ә рус хатынның бер кулында – сетка, икенчесендә – Светка, алдында аның – 5 еллык план, ә артында – исерек Иван.
* Кыйный – димәк, ярата, диләрме соң? Бар күңелең белән берне бир үзенә! Акылыңнан шашып яратканыңны тойсын әле бер!
* Ир-атның төрле “әкияте”н тыңлап хатын-кыз үзенең романын булдыра. Тик герое гына анда син булмаячаксың...
* Хөрмәтле ир-атлар, әгәр дә сез вакыт үтү белән хатыныгызның матурлыгын күрми башлыйсыз икән, бу һич тә башка ир-атларның да күрү сәләтләре начаррая дигәнне аңлатмый шул.
* “Без гомергә бергә булачакбыз!” – дигәнем саен ирем елый. Ул шундый нечкә күңелле кеше инде...
* Акыллы хатын беркайчан да ирен көнләми. Чөнки ул белә: акыллы ир аны беркайчан да ташламаячак, ә ахмакны ул үзе ук тотып тормаячак.
* Җәмгыять транспортында чын ир-атлар һәрвакыт күзләрен йомып утыралар... Чөнки басып баручы хатын-кызларга карап утырасы бик авыр аларга.
* Табибның: “Туегызга хәтле төзәлер әле” дигән сүзе 80 яшьлек әбине бик гаҗәпләндерде, шул ук вакытта күзләрендә ялкын кабызды...
Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).