#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туй теләкләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Төн җиткәч, 3 юлчы кунып чыгар өчен бер йорт ишегенә килеп шакыйлар. Хуҗа ишеген ачып:

- Сез кем буласыз? – дип сорый.

- Без – Сәламәтлек, Мәхәббәт һәм Байлык. Кунып чыгарга безне үзегезгә кертсәгезче? – диләр болар.

- Кызганычка каршы, өебез бик кечкенә, ятып ял итәр өчен бер генә буш урын бар. Рөхсәт итсәгез, мин башта өйдәгеләр белән киңәшләшеп алыр идем, - дигән дә хуҗа ишекне япкан. Сырхауланган әнисе Сәламәтлекне кертергә әйткән, кызы - Мәхәббәтне кертүен үтенгән, ә хатыны Байлыкны кертергә кушкан. Алар бер карарга килә алмыйча бәхәсләшкән арада, хәлдән тайган юлчылар өметләрен өзеп башка йортка таба юл алганнар. Әйдәгез, дуслар, хөрмәтле кияү белән кәләшкә йортларында сәламәтлек, мәхәббәт һәм байлыкка һәрвакыт урын табылсын дигән теләгебезне җиткерик

* * *

Борын-борын заманда бер яшь пар мәхәббәт серен белергә телиләр. Алар китаптан бәхетле гомер кичерер өчен бик бәхетле кешенең күлмәк кисәген ертып алып, аны кадерләп сакларга кирәк дигән ырымны укыган булалар. Ләкин бик бәхетле кешене аларга озак эзләргә туры килә. Берсенең - акчасы, икенчесенең - баласы юк, ә өченчесе Ходайдан сәламәтлек ялвара икән. Ниһаять, ир белән хатын бөтен ышанычларын югалтып кайтыр юлга чыккач, яшел аланчыкта ваемсыз җырлап эшләп йөргән кешене күреп алалар. Ул үзен бик бәхетле кеше дип ышандыра. Яшьләр үзләренең үтенечләрен белдергәч ул: “Күлмәк дисезме? Минем бит күлмәгем юк!” – дигән. Әйтергә теләгән теләгем шул: кияү белән кәләш бәхетне читтә эзләп йөрмичә, булган бәхетләрен кулда нык тотсыннар иде!

* * *

Бик гүзәл, акыллы принцесса озак кияүгә чыга алмыйча интеккән. Чөнки ул егетләргә шундый шарт куя. Ул шарт буенча кыз елга бер мәртәбә беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, әйтмичә 3 көнгә югалып торырга тиеш. Принцессага өйләнергә теләүчеләрнең саны күп була, ләкин әлеге шартны ишетүгә, барысы да теләкләреннән ваз кичәләр икән. Вакыт үтә торган, шулай да кызның шартына күнгән кияү табыла. Өйләнешеп бәхетле генә бер ел, ике ел яшиләр икән, ә өченче елны ире түзмәгән, хатыны кайда югалып тора икән дип, аның артыннан күзәтеп баган. Хатыны иртән торып чыгып китә. Кара урман эченә килеп кергәч, җиргә орына да, еланга әйләнеп, агачка уралып ысылдарга тотына... Теләгем шул: безнең хатыннар да шулай елга бер мәртәбә генә чыжылдасыннар иде, тик аны да өйдә түгел!

* * *

Кияүнең әтисе:

- Улымның беренче мәртәбә балалар бакчасында сугышып, ертык киемдә кайтканы әле дә хәтеремдә. Ул чакта мин аңа ачуланып: “Бу хәл соңгы кабат булсын!” – дидем. Берничә ел үткәч, ул мәктәптә укыганда беренче “2”ле билгесе алып кайтты. Шулчакта мин аны әрләп: “Бу соңгысы булсын!” – дидем. Ә бүген улым беренче мәртәбә өйләнә. Мин аңа бары тик шуны әйтәсем килә: “Кара аны, улым, бусы бары тик соңгысы булсын!

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836